пятница, 19 июля 2013 г.

Каюм Насыйри йортында җанга рәхәт

    Каюм Насыйри йортында җанга рәхәт
Универсиада көннәрендә Казан каласы музейларыннан халык өзелеп тормады. Шәһәр кунаклары бик теләп ядкарьханәләргә йөрде, татар тарихы, аның шәхесләре белән танышты.

Шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан ике катлы агач йорттан гыйбарәт булган Каюм Насыйри музеена килүчеләр дә бөтендөнья студентларының 27нче җәйге Уеннары вакытында гадәти көннәрдәгедән күбрәк булды.

Башка музейлардан аермалы буларак, биредә кунакларны гөлбакча каршы ала. Андагы чәчәкләр, дару үләннәре, пешкән чияләр, мөгаен, читтәгеләрнең күзенә чалынмый калмагандыр.


Татарның бөек мәгърифәтчесе, ХIX гасырның атаклы педагогы, энциклопедист-галим Каюм Насыйри соңгы унбиш ел гомерен нәкъ шушы урындагы нигездә уздырган. Унөченче гасырдан алып төзелгән шәҗәрәсен төзүне дә ул биредә башкарып чыга, үзенең тугыз бабасын күрсәтә. 1888 елда аның шифалы үләннәргә багышланган  “Гөлзар вә чәмәнзар” исемле китабы дөнья күрә.

Болардан тыш, Каюм Насыйрины без татар терминологиясенә нигез салган галим, тарихчы-этнограф, беренче татар журналисты, язучы-әдип буларак та хөрмәт итәбез. Сүз уңаеннан шунысын да өстик: атаклы якташыбыз җиде телне мөкәммәл белгән.


Музей хезмәткәрләре биредә Каюм Насыйри рухын саклау өчен барысын да эшли. Мәгърифәтче кебек үк йорттагы мич кашагасына һәр ел саен дару үләннәре элеп киптерәләр. Читтән килгән кунакларга күчтәнәч итеп тә биреп җибәрәләр икән әле. “Мәсәлән, артышны бөерләре авырткан кешеләргә бирәбез”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәшидә Сафиуллина.


“Әле бүген генә Владимирдан килгән кунакларны каршы алдык. Монда аура бик уңай икән, дип күңелләре тулып биеп үк алдылар. Сокландырганы шул: татар галименең шәхси тормышы белән генә кызыксынып калмыйча, һәрбер хезмәтенә кагылышлы сораулар бирәләр. Шәҗәрәләре хакында, менә бу стенага эленгән уен кораллары турында да сорау арты сорау яудыралар. 1876 елдан дөньяви мәктәптән киткәч, Каюм бабай Иске татар бистәсе балаларын үз йортында укыта башлый, китаплар сата, фәнни хезмәтләр тәрҗемә итә. Тормышын шул хисапка алып бара”, - ди Рәшидә ханым.

Владимир студентлары хаклы: Каюм бабай йортында тынычлык, ниндидер бер илаһи бәрәкәт тоемлана, аннан чыгып китәсе килми. Нариманов урамы чатындагы курчак өе кебек музейга керсәгез, сез дә ул хисне кичерерсез. Моннан тыш, күренекле мәгърифәтченең тормыш юлы хакында бай мәгълүмат та ишетерсез.


Музейны киңәйтү, заманчалаштыру буенча да шактый күп идеяләре бар җитәкчелекнең. Әмма яшерен-батырын түгел, бүген дәүләткә генә салынып ятып булмый - замана башка. Шуңа да музей советы Каюм бабайның якташларын, хәлле милләттәшләрне, милләтпәрвәр шәхесләрне, чит ил татарларын хезмәттәшлеккә чакыра.

Мөршидә КЫЯМОВА, автор фотолары

Комментариев нет: