вторник, 2 июля 2013 г.

Узган елны да шулай булды, быел да шулай булырга охшаган

Бүген, ягъни, 2013 ел, 2 июль көнне Чаллы шәһәренең тикшерү комитеты (СК) өлкән тикшерүчесе Иванов Алексей Михайлович миннән сорау алды (допрос). 2012 елның 25 июлендә мөселманнарны яклап һәм универсиадага каршы кабул ителгән белдерүләр өчен, фсб әләге белән, миңа каршы җинаять эше ачарга җыеналар. Казан "экспертлары" (ике урыс) инде тикшереп, бәя биргән, имеш, бу белдерүләрдә милләтара һәм динара ыгы-зыгыга чакыру бар, алар нәфрәт уяталар икән... Узган җинаять эшендэге сценарий буенча барса, алда - тентүләр, сорау алулар, судлар көтә, дигән сүз... Болар Рамазан аенда мөселманнарны шулай газапламасалар, тыныч йоклый алмыйлар инде. Узган елны да шулай булды, быел да шулай булырга охшаган, 100 ел элек тә шулай иде, йөз елдан соң да татар язмышы шундый булырмы?! 

Fauziya Bayramova https://www.facebook.com/fauziya.bayramova

ПЕРЕПОСТ СРОЧНО ! БЕЗЗАКОННИКИ ИЗ ПРОКУРАТУРЫ НАБ. ЧЕЛНОВ ПРЕКРАТИТЕ ПРЕСЛЕДОВАТЬ МАТЬ ТАТАРСКОГО НАРОДА ФАУЗИЮ БАЙРАМОВОЙ. ВАША БЕЗЗАКОНИЕ НЕ ПРОЙДЕТ ! О БРАТЬЯ И СЕСТРЫ ВСЕ ВСТАНЕМ НА ЗАЩИТУ ФАУЗИЮ АХМАДИЕВНУ БАЙРАМОВУ!!!

Комментариев нет: