вторник, 2 июля 2013 г.

БАЛАЛАР САБАНТУЕ


Якшәмбе көнне, ягъни 25 нче июньдә авылыбызда дин сабаклары алучы балалар өчен махсус Сабантуй үткәрелде. 
Бу бәйрәмнең оештыручысы – Түбән авыл мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров. Ул үзенең шәкертләренең көчен рухи яктан гына түгел, фи­зик яктан да сынап карарга бул­ган. Ибраһим хәзрәт­нең Сабан туе үт­кәрү теләген авыл җирлеге башлыгы Лилия Са­фина да хуплады. Авылдашлар: Айдар Садриев, Илдар Шаһидуллин, Айдар Шәрә­фиев, Хәйдәр Гарифуллин, Рөстәм Сайранов спонсорлык ярдәме күр­сәттеләр. Бәйрәмдә шулай ук Кече Кайбыч мәчетендә дин сабагы алучы балалар да бар иде. Сабантуйда капчык киеп йөгерү, чүл­мәк вату, кашыкка йомырка куеп, авызга кабып йөгерү һәм башка кызыклы уен­нар үткәрелде, әмма иң кызыгы “Хәзинә тап” дип аталган уен булгандыр. Балаларның бөтенесе дә бу уенда теләп катнашты. Кулларына металл эзләгеч тотып, хәзинәне табарга теләүчеләр күп булды, шулай да бәхет иң җитезләргә һәм иң өл­гер­­ләр­гә генә елмайды. Соңыннан барысы да тәмле шашлыктан авыз итте. Сабантуе күтәренке рухта үтте.

Комментариев нет: