– Ринат абый, сезне укучыларыгыз «Сират күпере», «Утлы таба өстендә», «Кенәри – читлек кошы», «Ак кыялар турында хыял», «Алланың кашка тәкәсе» әсәрләре аша белә. 1989-1999нчы елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазифаларын башкардыгыз, бер үк вакытта Русия Югары Советы депутаты булдыгыз. Әдәбияттан ничек кинәт сәясәткә кереп киттегез?
– Барысы да кешенең үзеннән тора. Кемнедер рәнҗетсәләр, сәяси ялгышлык булса, битараф кала алмадым. Язучы ул өстәл янына утырып, сандугачлар сайравы, чәчәкләр матурлыгы турында кыштыр-кыштыр язучы гына түгел, ул гомер-гомергә җәмгыятьтәге җитешсезлекләргә үз мөнәсәбәтен белдереп баручы булган. Ләкин сәясәт тирәсендә тешләкләнеп, карьера хакына теләсә кемне юкка чыгарырга әзер кешеләр дә була. Өер белән йөри алар. Менә шул кешеләр белән бервакытта да уртак тел таба алмадым. Бүгенге көндә мин депутат түгел, соңгы ун ел эчендә ул хакта хыялланмыйм да, омтылмыйм да. Чөнки беләм, хәзер депутат булып әллә ни эш кырып булмый. Язучы, журналист буларак күбрәк эш күрсәтергә, фикереңне күбрәк кешегә җиткерергә мөмкин. Депутат булсаң, синең койрыгың кысылган. Шул төркем, шул партия фикереннән әз генә үзгә фикер әйтсәң, сәясәт тирәсеннән чыгып ычкынасың.
– Сез 1990нчы елларда, милли күтәрелеш вакытында, Мәскәүдә идегез. Анда торып, татар халкы өчен ниләр эшли алдыгыз? Үкенечкә калган вакыйгалар булдымы?
– Нәрсәдер эшләнде, бәлки, нәрсәдер эшләнмәгәндер… Ул вакытта Мәскәүдәге чыгышларда Татарстанны гаепләргә, яла ягарга тырышу бар иде. Мин, кагыйдә буларак, аларга каршы чыга идем. Русия белән бөтенләй талашып бетмәвем Татарстанда кайберәүләрнең эчен пошырды. Казан вокзалына кайтканда, шигарьләр белән: «Чит ил парламентында нәрсә калган сиңа?» – дип каршылаганнарын хәтерлим. Ирек мәйданында зур митингларда йодрыклар белән төйделәр, төкерәләр иде. Чит ил парламенты дигәннәре – Мәскәүнеке, Русиянеке инде. «Башта Русия чыннан да чит ил булсын, Татарстанга беренче булып кайтып китәчәкмен», – дип җаваплый идем. Ә Мәскәүгә килеп керсәм, минем ярлык – «милләтче», чөнки анда һәрвакыт Татарстанны яклыйм.
Бүгенге Татарстаныбыз – шул вакытта берникадәр адымнар ясау нәтиҗәсе. Әгәр Мәскәүнең «ә» дигәненә «җә» дип торган булсак, бүген Оренбург, Пенза һәм башка төбәкләр хәлендә утырып кала идек. Ул елларда Татарстанны тулысынча суверенлыкка тартып кереп, Мәскәү белән каршылыкка куярга теләү бик көчле иде. Әлеге максат белән чит ил агентуралары – Америка һәм Япония дә эшләде, үз сәясәтләрен тартып кертергә тырыштылар. Русияне җимерү һәм милли республикаларга ваклап бетерү күп илләрнең теләге иде. Бүген Украинада барган хәлләр дә шул максатка хезмәт итә, Русияне ваклыйсылары килә, чөнки безнең илнең табигый байлыкларын бөтен дөньяныкы дип, барлык илләрнең дә аннан файдаланырга хокукы бар дип саныйлар. Украинадагы баш күтәрү дә халыкның үз теләге түгел, аларны шушы хәлгә җиткерделәр, махсус «тәрбияләделәр». Андагы бүгенге сәяси партия лидерлары да саф украиннар, славяннар түгел. Ә ике гади славян кешесен сугыштыру – Русиянең икътисадын үстерүдән туктату, бүлгәләү өчен тагын бер яхшы форсат.
– Казанда урыс белән булышып яту безнең тарлыктан да килә кебек.
– Әйе. Дүрт класс белемле әтием бервакыт, авылга кайткач: «Улым, телевизордан тыңладым мин сине. Син урысны сүгәсең дә сүгәсең. Ә беләсеңме, 1943нче елда ике аягым, кулым сынып, танкта янган вакытта мине Тверь өлкәсеннән бер урыс егете күтәреп, аркасына салып алып чыкты. Әгәр ул мине шул вакытта коткармаган булса, син тумас та идең», – диде миңа. Мин шушы әйберне искә төшергән саен уйланам. Тикшерә башласаң, тормыш үзебезгә генә калса да, Татарстан ерак китмәс иде бит. Төрки халыклар, гомумән, хан астында басылып яшәргә күнеккән. Игътибар итеп карагыз, элекке советлар берлегендәге төрки милләтләрнең һәркайсында шәхес культы. Үзбәкстанда Ислам Кәримов – хан һәм диктатор, Казахстанда Нурсолтан Назарбаев хакимиятне беркемгә дә бирми һәм бирергә дә җыенмый, Башкортстанда Мортаза Рәхимов 30 ел утырды, бездә дә булды хәлләр… Ә алар янәшәсендә ничек? Чуашта андый хәл булмады, марида да юк, әрмән белән грузинда да хакимият алышынып тора. Төрки дәүләтләрдә булган җитәкчегә баш иеп яшәргә омтылыш бар, бу безнең канга сеңгән.
– Сез җитәкчелек турында «Алланың кашка тәкәсе» дигән китап язган, шул сәбәпле Татарстаннан китәргә мәҗбүр булган кеше…
– Ул китап һәм аның турында мәкалә басылганнан да күп газап кичердем. Татарстанда китапларымны 15 ел бастырмадылар, газета-журналлар минем турыда бары тик начар әйбер генә язды, бер юньле сүз әйтмәделәр. Хәтта ун ел буена татар матбугатын укырга курыктым, чөнки анда исемем чыкса, бары яман яктан искә алырлар иде. Дөньяда булган бөтен гаепне миңа ташлаучылар булды. Бергә дус-тату яшәгән кайбер каләмдәшләрем дә мине милләткә каршы эшләүче кеше дип язып чыкты.
Әмма шул командада булган кайбер район башлыклары Мәскәүгә килсәләр, яныма керәләр, җитәкчелекнең икенче-өченче дәрәҗәдәге кешеләре дә ачык йөз белән исәнләшәләр иде, чөнки мин җинаять эшләмәдем. Алар минем хаклы булуымны беләләр. Ләкин рәсми төстә бу хакта әйтә алмыйлар, урыннарын һәм мөмкинлекләрен югалтудан куркалар. Кешеләр бер-берсенә нык бәйле бит. Һәркайсының күбрәк алып, күбрәк файдаланып каласы килә. Эштән китсәләр, кадерләре бетәчәген, берәүгә дә кирәкләре калмаячагын яхшы аңлыйлар. Хакимият артык вертикаль тоташканга шулайдыр бу. Берәүнең язмышы 1-2 кешедән тора. Бу яктан Европа илләре үрнәк, анда демократия зуррак.
– Димәк, Казаннан китсәгез дә, шушы 15 ел эчендә Татарстан белән элемтәне өзмәгәнсез, шулай бит?
– Һәрвакыт ике арада йөрдем: Мәскәүдә ике атна яшәсәм, монда кайтып ун көн торып китәм. Казандагы йортымны алганга 17 ел инде, биредә ял итәм, әсәрләремне бары тик шушында яздым. Дусларым белән дә элемтәне өзмәдем. Китапларымны Мәскәүдә үз акчама чыгарып, Татарстандагы китапханәләргә, очраган бер кешегә бушлай өләшәм. Мәскәүдә китап кибете ачуга өлеш керттем, «Заман» китап нәшриятым бар, бөтен дөнья татарларына тарала торган «Татар дөньясы» газетасы чыгарам. Әсәрләремне сораучылар күп, чит илләрдә тәрҗемә итеп тә бастыралар. Моның өчен акча табу проблемасы юк: Мәскәүдә теләсә кайсы эшмәкәр минем китабымны зур тиражда чыгарырга әзер.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Комментариев нет:
Отправить комментарий