понедельник, 1 декабря 2014 г.

Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Хөрмәтле Дәүләт Шурасы депутатлары!

Т



Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе
Ф. Х. Мөхәммәтшингә
Татарстан Дәүләт Шурасы депутатларына
                                                        Күчермә: Татарстан прокуроры И. С. Нафиковка

         Татарстан Дәүләт Шурасы 26 ноябрьдә “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында канун проектын тикшерде. Биредә Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре ял көненә туры килгәндә, гадәти ял көнен башка көнгә күчермәү турында сүз бара. Кайнар  бәхәсләрдән соң канун проекты беренче укылышта кабул ителде.
         Татарстан дәүләтенең  4 көн бәйрәм көне бар: 30 август- Бәйсезлек Көне- Дәүләт Суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне, Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәре. Бу бөек бәйрәмнәрне “кыскарту” турында фикер кайдан килеп чыккан соң? Мәскәүдә, Дәүләт Думасында “Рәсәйдә ял көннәре артык күп” дип сөйләшүче депутатлар бар иде, әмма ләкин бу сүзләр генә булып калды. Әллә Татарстан хөкүмәте бу тәкъдим белән чыкканда  Мәскәүгә ялагайланырга теләгән микән? Соң Рәсәй бәйрәмнәрен “кыскартыгыз”, Рәсәй Дәүләт Думасына тәкъдим белән чыгыгыз, нигә Татарстан дәүләтен  кыерсытасыз?
        Татарстан  хөкүмәтенең бу тәкъдиме оят һәм хурлык хисләре уята. Соңгы елларда Татарстан дәүләтчелегенә туктаусыз һөҗүм бара.  “Латиницаны” тыю,  1992 елгы Татарстан Конституциясен җимерү, 309-нчы Федераль Канун,  Татарстан Президенты вазифасын юк итү һәм башкалар... Бу хурлыклы тәкъдимне шушы һөҗүмнең дәваме дип, бәялибез.
      Татарстан хөкүмәтенең тәкъдиме Татарстан Конституциясен тупас рәвештә боза. Татарстан хөкүмәте һәм Дәүләт Шурасы депутатларының  игътибарына! Конституциянең 50 маддәсе: “ 5. Һәркем ял итәргә хокуклы. Хезмәт шартнамәсе буенча эшләүчегә федераль канунда билгеләнгән эш вакыты озынлыгы, ял һәм бәйрәм кәннәре,ел саен түләүле ял гарантияләнә.”  Аңламаучыларга аңлатабыз: бу тәкъдим федераль канунны боза, шуңа күрә кабул ителергә тиеш түгел.
        Татарстан Конституциясен тупас рәвештә бозу, Татарстан дәүләтенең бәйрәмнәрен танымау очраклары соңгы вакытта күбәйде. Кайбер җитәкчеләр,”бу – федераль учреждение” дигән канунсыз сылтау табып, рәсми ял көнен эш көне дип игълан итәләр,
Татарстан җирендә яшәүчеләр Татарстан канунын үтәргә тиеш икәнен аңларга теләмиләр. Шул бөтен әхлаки һәм дөньяви кануннарны бозучы җинаятьчеләрнең берсе – КНИТУ- КАИ җитәкчесе Альберт Гыйльметдинов. Ул 2013 елның 15 октябрен - Корбан бәйрәме көнен Казан авиация институтында эш көне булырга тиеш дип, әмер чыгарган. РФ һәм Татарстан кануннарын бозучыларны Татарстан Прокуратурасы нигәдер кисәтми, җавапка тартмый. Татарстан Конституциясен, “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” канунын санга сукмаган җитәкчеләр  җавапка тартылмады, алар эшләреннән куылмады.
          Яңадан сайланган Дәүләт Шурасы хөкүмәтнең канунсыз, Татарстан дәүләтенең дәрәҗәсен төшерә торган тәкъдимнәрен кабул итеп, беренче сынауны үтмәде дип, бәялибез.  Дәүләт Шурасы депутатлары -Татарстан халкының вәкилләре һәм  яклаучылары. Икътисадта хәл мөшкел булган шартларда, халыкның күпчелеге хәерчелектә яшәгәндә бу вәзъгыятне үзгәртү юлларын эзләү – аларның бурычы. Мәсәлән, Татарстанда чыгарылган  табышның 80% Мәскәүгә китеп бара. Бу хәлне үзгәртү турында нәрсә уйлый икән  халыкны яклаучылар?
     Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Хөрмәтле Дәүләт Шурасы депутатлары!
 Таләп итәбез:
1.Татарстан дәүләтенең дәрәҗәсен төшермәскә, бу хурлыклы канун проектын кире кагырга.
2. Татарстан Конституциясен, «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” Татарстан Республикасы Канунынын бозган өчен җитәкчеләрнең җаваплылыгы турында Дәүләт Шурасы карары кабул итергә.
3. Татарстан Прокуратурасы  “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” канунны бозучыларны җаваплылыкка тартырга тиеш.

Халык җынында кабул ителде.
                              
 1 декабрь 2014 ел.          Бөтентатар иҗтимагый  үзәге рәисе                         Ф. В. Зәкиев. 
Бик якшы, тулысынча кушылабыз ТИҮ тәкъдименә, һәм өстәмә бер пункт язарга.
1. Иктисади бәйсезлекне таләп итәргә!
М. Миначев, ХД "Ватан" фиркасы лидеры Мәскәү.

Комментариев нет: