воскресенье, 3 февраля 2013 г.

Татар халкының киләчәге бармы?

 
    Бу сорауны моннан йөз ел элек тә куйганнар, бүген дә милләт язмышы турында сорау көнүзәк мәсьәлә булып тора. Казан ханлыгы чорында, татар үз дәүләтләре һәм үз каннунары белән яшәгәндә, милләт алдында мондый сорау тормаган, халык язмышы турыдан-туры ил, дәүләт язмышы белән бәйле булган. Дәүләтләр кулдан киткәч, татар халкы чит дәүләт, чит милләт, чит дин аягы астында калгач,  ул гасырлар буе исән калу, җан саклау өчен көрәшкән, форсат чыккан саен, үзенең бәйсезлеге өчен яуга күтәрелгән. Россия империясе үзе яулап алган халыкларны христианлаштыруны үзенең төп максаты итеп куйган, ул моны изге эш эшлим, дип башкарган, тарих алдында торган миссиясе дип уйлаган. Ул моңа өлешчә ирешкән дә, төньяк халыкларының, фин-угырларының күпчелеге, хәтта төрки халыкларның да бер өлеше җәберләүләргә түзә алмыйча чукынган, христиан динен алган, аннан инде урыслашкан. Көчләп чукындыру фаҗигасе татар башыннан да үткән, татарларның да бер өлеше башта христиан динен алырга мәҗбүр булган, аннан инде алдагы буыннар урыс милләте составына күчкән. Юкка гына олуг галим Лев Гумилев: “Каждый второй русский – потомок крещенных татар”, дип әйтмәгән бит...
   Әмма чукынмаган татарлар ислам диненә теш-тырнаклары белән ябышканнар, күпме генә кыссалар да, телне дә, динне дә бирмәгәннәр. 18 гасыр тоташы белән татарларның көчләп чукындыруга каршы көрәшеннән тора, бу көрәш 19 гасырда да дәвам итә, бары тик 1905 елгы беренче революциядән соң гына империя үзенең корыч кулларын татар бугазыннан ычкындырып торырга мәҗбүр була, анда татар кайгысы калмый. Татарлар ул арада, форсаттан файдаланып, үзләренең сәяси партияләрен төзеп өлгерәләр, милли газеталар чыга башлый,  мәчет-мәдрәсәләр төзелә, көчләп чукындырылганнарның бер өлеше яңадан ислам диненә  кайта. Үз дәүләте булмаган шартларда да, татарлар милләт булып оешу һәм исән калуның юлларын эзли башлыйлар. Татар шуңа күрә 1917 елгы февраль буржуаз революциясен  дә рухланып каршы алган, шул форсаттан милләт өчен нидер эшләп калырга тырышкан – Милләт Мәҗлесен төзегән, Милли идарә корган, Идел-Урал дәүләтенә нигез салган, үзенең гаскәрен булдырган...
   Әйе, татар шушы вакытта аякка басып өлгергән булса, үз бәйсез дәүләтен торгызган булса, бүген безнең алдыбызда “Милләтнең киләчәге бармы?” дигән сорау тормас иде. Әмма гасырлар буе, хәтта ки Алтын Урда чорларыннан башлап, татарны үзенең төп дошманы итеп санаган урысларның, Мәскәүнең агы-кызылы, коммунисты-анархисты яңа аваз салган Идел-Урал дәүләтенә, Милләт Мәҗлесенә, бу эшнең башында торган татар зыялыларына, дин әһелләренә каршы тиңе булмаган мәкерле көрәш башлап җибәрәләр, аларга үзебезнең коммунистлар һәм большевиклар да килеп кушыла, башкортлар аяк чала. Гаяз Исхакыйлар, Садри Максудилар нигез салган яшь татар дәүләте гражданнар сугышы ялкынында янып юкка чыга...
   Совет чорында исә татар эш атына, идеология корбанына әйләнә, халыкта милләт кайгысы калмый. Дин, милләт, дәүләт дип әйткән өчен генә төрмәләргә утыртыр, атып үтерелер вакытлар җитә.  Милли элита, югары белемле белгечләр, язучылар, галимнәр, дин әһелләре, милли байлар шул вакытта юк ителә, чит илгә качып өлгергән татар зыялылары гына милләт һәм дәүләт өчен көрәшне дәвам итә... СССР заманында, бигрәк тә сугыштан соң, милли телләрдә укырга рөхсәт ителсә дә, Татарстаннан читтә урыслаштыру сәясәте ачыктан-ачык алып барыла, Хрущев заманында, 1963/64 уку елларында исә читтәге бөтен татар мәктәпләрен, кан елатып, бары тик урысча укытырга мәҗбүр итәләр. Коммунистлар үзләренең программаларында интернациональ позициядә торган кебек булсалар да, ахыргы максат барыбер барлык халыкларны урыслаштыру, бер коммунистик урыс милләтенә әйләнү була. Әгәр СССР вакытында таралмаган булса, безне генә түгел, үзбәк-казахларны да урыслашып бетү көтә иде...
   Әйе, татарлар СССР таралудан да милләт өчен файдаланып калырга тырыштылар – узган гасырның 80нче еллары азагында  көчле  татар милли хәрәкәте барлыкка килде, милли оешмалар, милли партияләр төзелде, шулар басымы астында, республиканың статусы үзгәртелде, Татарстан Декларацияле, Конституцияле, референдумлы, татар теле дәүләт теле дип игълан ителгән ярым бәйсез дәүләткә әйләнде. Шулай булгач, без нигә, “Милләтнең киләчәге бармы?” дигән сорау куябыз соң, читтән караганда, Татарстанда булса да татар милләтенә сакланып калу өчен шартлар тудырылган бит?
    Әйе, читтән караганда ул шулай, әмма якынрак килеп карасаң, Татарстанда да татар халкының шактый зур проблемалары барлыгын күрәсең. Беренчедән, югарыда санап кителгән бәйсезлек актлары  кәгазьдә генә калды, аларга реаль эчтәлек салынмады, хәтта татар теле дә Татарстанда чын мәгънәсендә дәүләт теле булып китә алмады. Икенчедән, бу вакыт эчендә Мәскәү дә тик ятмады, татарларның йомшак урыннарын ныклап өйрәнеп, милләт өчен иң кадерле булган нәрсәләргә берсеннән-берсе көчле кизәнүләр ясады, бу ударлар мәгариф һәм дин өлкәсенә туры килде. Мәктәпләрдә ана телендә белем бирүне тыя торган 309нчы федераль закон, БДИ (ЕГЭ)не бары тик урыс телендә генә бирү мөмкинлеге, татарларга үзләре өчен җайлы булган латин әлифбасына күчүне тыю, шактый мәчет-мәдрәсәләрнең ябылуы, мөселманнарны эзәрлекләүләр, бер гаепсезгә төрмәләргә утыртулар, дини китапларны тыюлар тагы милләтнең тез астына китереп сукты.
   Милләт чайкалып куйды, әмма аумады... Ул арада Россия Президенты Владимир Путин “Россия дәүләтенең милли сәясәт стратегия”сен имзалады, милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән бу программа Президент Указы белән инде гамәлгә керде. Әйе, урыс шовинистларының, чиркәү әһелләренең күптәнге хыяллары дәүләт җитәкчеләре белән тагы тәңгәл килде – Россиядә бары тик бер милләт, бер тел, бер дин калырга тиеш, ул – урыс милләте, урыс теле һәм христиан дине. Ә башка милләтләргә ни кала? Башка милләтләргә шушы урыс милләте һәм мәдәнияте тирәсендә тупланырга, диелгән, ягъни, без барыбыз да, алар язганча, урыс коды – урыс тарихи хәтере тирәсендә берләшергә тиеш икән, урыс матрицасын милләт өчен өлге итеп алырга тиеш булабыз... Ул гына да түгел, бу стратегия-программа буенча алда федераль субъектларны эреләндерү көтелә, бу исә иң беренче чиратта милли республикаларга кагылачак һәм аларны башка өлкәләр белән кушып, гадәти губерняларга әйләндерү белән тәмамланачак.
   Татарстан җитәкчеләренең бу урыс стратегиясенә каршы көрәшерлек акыллары да, көчләре, теләкләре дә юк, алар халыкны бөлгенлеккә төшерә торган универсиадалар, ат чабышлары, машина узышлары, мал һәм җан бүлешүләр белән мәшгуль, аларның үзләренә һәм байлыкларына тимәсәләр, алар кытай астында кытай булып яшәргә дә риза. Ә милләт өчен борчылырга тиешле милли оешмалар ни эшли? Татар конгрессы кебек ярым рәсми оешмалар Татарстан җитәкчеләреннән узып берни әйтмәячәкләр, алар өчен дә оешма  ябылмасын да, аларга кагылмасыннар... Ә Милли Мәҗлес, Татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләре берлеге кебек халыкчан оешмалар бүген үзләре авыр хәлдә, алар эзәрлекләнә, хөкем ителә, теркәлүдән төшерелә, урамнарга куып чыгарыла... Шушы шартларда да хакыйки милли хәрәкәт халыкка дөрслекне җиткерергә тырыша, милләтне яклап, төрле чаралар уздыра, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итә, суд юлларында йөри, татар халкының теле, дине, бәйсезлеге өчен көрәшен дәвам итә.
   Әйе, Татарстанда эшләр менә шулай тора, Мәскәүнең бөтен усаллыгы һәм мәкере бүген Татарстанга, татарлар өстенә юнәлтелгән, бүгенге көндә Идел-Уралда татар милләтенең киләчәге хәл ителә. Ни өчен Идел-Уралда? Чөнки аннан читтә инде милләт юк, аерым татаралар һәм аларның вакытлы оешмалары гына бар. Үзем күргәннәр һәм йөргәннәр буенча әйтә алам – Сахалиннан Уралга кадәр арада татарларның 80-90 проценты урыслар белән катнаш гаиләләрдә яши, бу гаиләләрдә урыс теле, урыс мәдәнияте, урыс ризыгы, урыс киеме, урыс тормышы өстенлек итә. Татар җанлы бер уч кеше мондагы вәзгыятьне үзгәртә алмый инде, биредә өченче, дүртенче буын катнаш гаиләләр яши. Аларны аркан белән тартсаң да татар тормышына алып килеп булмаячак, чөнки аларга урыс арасында урыс кебек яшәү җайлырак, чөнки аларның йөкләре дә бик авыр - балалары, оныклары, туганнары, кода-кодагыйлары барысы да урыслар. Бу кешеләр милләт өчен юк инде, җан җәрәхәте, кисеп ташланган әгъза...
   Әйе, татар милләте алга таба нигездә Идел-Уралда гына сакланып кала алачак, һәм бөтен көчне дә шушы төбәкләргә бирергә кирәк. Милләт сакланып калсын өчен аның   тупланып яшәве, бер телдә сөйләшүе, бер диндә булуы һәм шуларны сакларлык үз дәүләте булу кирәк.  Идел-Уралда болар чагыыштырмача бар, без борынгыдан төрки-татар җирләре булган үз туфракларыбызда яшибез, без әле хәзергә бер телдә - татар телендә сөйләшәбез, мең ел буенча бер дин – ислам динен тотабыз. Әмма безнең шушыларны сакларлык, үстерерлек, халыкны яклый алырлык үз бәйсез дәүләтебез юк. Безнең арка терәгебез юк. Без үзебезне басып алучылар урнаштырган кыргый тәртипләр һәм кешелексез кануннар буенча яшәргә мәҗбүрбез. Без Россиянең уртасында, аждаһа авызында утырып калдык, ул безне чәйнәмичә генә йотып җибүрү өчен барысын да эшләячәк.  Без бу дөньяда япа-ялгыз. Россиянең агрессиясеннән куркып, безне якларга беркем дә килмәячәк. Безнең телебез, динебез Россия өчен озак мәшәкать булмаячак, читтәге татарлар мисалы моңа ачы гыйбрәт булып тора.
   Мондый шартларда безгә нишләргә, ничек милләт буларак сакланып калырга соң? Иң беренче эш итеп, хәлебезнең ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген, киләчәкнең милләт өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын халыкка аңлатырга кирәк. Уйнап-көлеп, кикереп һәм сикереп йөри торган вакытлар үтте, үтте, туганнар, хәлләр бик җитди тора! Бер милли хәрәкәт һәм татар зыялылары гына татар халкы өстенә килгән бу афәтне җиңә алмаячак. Һәр татарның тел өчен, дин өчен, дәүләт өчен алар кебек көрәшә башлаулары кирәк. Әгәр татар үзе татар булып калырга теләсә, динебезнең кадерен белеп, Аллаһ кушканча яшәсә, каһарман бабаларыбыз кебек, дәүләтле булырга омтылса, аны бернинди Мәскәү дә, бернинди урыс та җиңә алмаячак!  Әле бу дөньяда көчле милли рухны, ныклы иманны, ирекле булырга омтылуны  җиңә алучылар юк.
   Безгә барысын да яңадан башларга туры киләчәк, чөнки үлчәүгә МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ салынган. Әгәр Татарстан җитәкчеләре һәм алар тирәсендәге эреле-ваклы түрәләр моны аңламыйлар икән, милләтне саклап калу буенча ашыгыч чаралар күрмиләр икән, алар юлдан китәргә тиешләр. Бүгенге көндә татар түрәләренең күпчелеге, шул ук президентлары, мөфтиләре, депутатлары, конгресслары белән, Мәскәү кулында курчак, үз халкына каршы корал итеп кулланыла. Кирәкләре беткәч, аларны чыгарып атып, башка куркак һәм куштан татарларны табачаклар.  Яки 17нче елдагы хәлләр кабатланачак – Мәскәү яклы татаралар һәм милләт яклы татарларны бер-берләре белән бәрелештереп, соңыннан ике якны да юк итәчәкләр. Шуларны көтеп утырыйкмы. әллә Мәскәү тирәсендә түгел, үз милләтебез тирәсендә берләшә башлыйкмы?
   Тарих шаһит, югарыда саналган мисаллардан үзегез дә күрдегез, Россия төрмәсендә кол хәлендә яшәгән татарлар анда ниндидер үзгәрешләр булганда гына милләт өчен нидер эшләп кала алганнар. Димәк, бүген дә безнең өчен Россиядә демократик үзгәрешләр булу кирәк, бик кирәк! Безгә үзебез ябылган төрмәне саклап калу өчен тырышудан туктарга кирәк, безгә азат булу өчен, бу төрмәнең җимерелүе кирәк! Һәм ул җимереләчәк тә, чөнки кеше каны өстендә төзелгән, милләтләрнең хокукы бозылган, аларны юк итү сәясәте алып барган илнең киләчәге юк. Шушы хәрәбәләр астында калып юкка чыкмас өчен, безгә бүгеннән үз юлыбызны сайларга, үз кыйблабызны табарга кирәк, бу юл – азатлык юлы, бу юл – иман юлы, бу юл – татар юлы...
   Әйе, Россия империясе татар милләтенә каршы 460 ел буе юк итү сәясәте, геноцид политикасы алып барды, без бу юлда бик күп корбаннар бирдек, әмма исән калдык. Бер төрле йомшак милләт булса, бу кадәр газаплардан, бу кадәр җәбер-җәзалардан, бу кадәр кимсетелүләрдән күптән юкка чыкан булыр иде инде, комга әйләнер иде... Әмма заманында көчле дәүләтләр тоткан, Тын океаннан алып Каф тауларына кадәр җирләрдә бердәнбер хуҗа булган, дөньяга Атилла, Чыңгыз хан кебек җиһангирларны биргән, мең еллык мәдәнияте һәм әдәбияте булган, мең ел буе Бер Аллаһка табынган татар милләте үзенең тарихи хәтерендә боларның барысын да саклый, кемлеген белә, шушы хәтле җәбер-золымнар астында да мөселман булып, татар булып кала бирә. Әмма Россия, праваслау чиркәү 21 гасырда да татарга карата урта гасырлар алымнары белән эш итәргә омтыла, аның теленә, диненә карата инквизиция чаралары куллана, аның максаты бер – Россиядәге барлык милләтләрне дә тиз арада руслаштыру һәм христианлаштыру. Ул инде моны хәзер яшереп тә тормый. Без дә ни теләгәнебезне, нәрсәгә омтылганыбызны яшермик – без бу дөньяда Татар булып, Мөселман булып, үз бәйсез Дәүләтебездә  яшәргә телибез, һәм бу шулай булачак та, иншаллаһ! Мәскәү һәм рус милләте безнең бу табигый теләгебезгә, мәңгелек хыялыбызга, азатлыкка омтылышыбызга чик куярга тиеш түгелләр, моңа аларның хаклары юк!
   Мин ышанам – халык үз алдына бөек максатлар куйса гына милләт булып сакланып кала алачак, ә коллыкта яшәгән халыкның иң зур максаты – азатлык, бәйсезлек, ирек, булырга тиеш. Шундый тырыш, булдыклы, мәгърифәтле, чиста, матур татар милләтенең кяфер колы булып юкка чыгуын тарих гафу итмәс, Аллаһ кичермәс... Тел, милләт, дин – ул Аллаһтан зур амәнәт, һәм бу изге байлыкны без, татарлар, кыямәт көнгә чаклы сакларга тиешбез.  Һәр татар менә шулай уйлаганда һәм шушыларны тормышка ашыру өчен көрәшкәндә генә, милләтебезнең киләчәге бар, иншаллаһ, ул барыбер бәйсез һәм бәхетле булчак, ата-бабалар җирендә дәүләт тотып, иман-әхлак белән, татар булып мәңге яшәячәк!

                                    Фәүзия Бәйрәмова,
                   Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
                                   2013 ел, 2 февраль.
  

1 комментарий:

Анонимный комментирует...

Кадерле миллэтэшлэр!
Бу МЭРЭЖЭГАТЬ--хэр татар эендэ булырга хэм яттан белергэ тиешле кирэкле мэкалэ!Ходай ярдэм итеп -таралса иде хэр авыл эйлэренэ дэ.
Илдар абый Ханов хэр жаннын гармониядэ булуына омтыла.
Лэкин -туган тел, туган ил,ата- баба жире-тэшенчэлэреннэн башка- жан гармониядэ була алмый!
Изге ата-баба жиребезгэ бетерелу яный!Халыкча эйтсэк-Приволжский край ясап калдырсалар-халкым,шунда да дэшми яшэп ятарсын микэн?
Чиплар тагып кол буласын гына кала--шуннан сон! Булыр сон!