пятница, 1 февраля 2013 г.

Чаллыда бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре ачылачак


Яр Чаллының  район Башкарма комитетларында  бушлай юридик
ярдәм күрсәтү үзәкләре ачылачак.
Әлеге үзәкләрдә гражданнарны һәр сишәмбе 16.00 - 18.00
сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.
Бушлай ярдәм телдән һәм язма рәвештә, гаризалар, дәгъвалар
һәм хокукый характердагы башка документларны төзеп бирү рәвешендә күрсәтелә ала.  
Искә төшереп үтәбез, район Башкарма комитетлары түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Автозавод районы Башкарма комитеты: Яңа шәһәр, 49/09, тел.: 56-50-71
Комсомол районы Башкарма комитеты: ГЭС бистәсе, 8/7, тел.: 70-12-08
Үзәк район Башкарма комитеты: Яңа шәһәр, 3/08, тел.: 38-17-77 

Комментариев нет: