среда, 28 марта 2012 г.

Мулла Батыршаның (Абдулла Алиев) үлеменә 250 ел тула!


2012 елны "Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге - татар халкының милли кахарманы БАТЫРША елы дип игълан итте!
Татар халкының бөек каһарманы БАТЫРША, Ислам дине, азатлык өчен көрәшкә халкыбызны күтәргән, ул батырларча шахит булла.
XVIII гасырда Рәсәй Империясенең мөселманнарны чукындыру, миссионерлык сәясәте бик көчле үткәрелү нәтиҗәсендә халыкның баш күтәрү очраклары күп була. Батыршаның яшәү чоры нәкъ шул елларга туры килә һәм дә шул вакыйгалар аның тынгысыз күңеленә нигез сала. Батырша үз вакыты өчен бик яхшы белемгә ия булган, берничә мәдрәсәдә укыган, мулла булган. Һәм аңа шул халык күтәрелүләренең оештыручыларының берсе булырга язган. Халык күтәрелүе ул теләгәнчә һәм әзерләгәнчә узмаса да, дәүләт тарафыннан бастырылса да, нәтиҗәләре күзгә чагылып тора!
Нәкъ менә 1755 елдагы Батырша күтәрелеше ул вакытта бик көчле була, татар-мөселманнарны чукындыру эшләрен туктата, ислам динен, милләтебезне юкка чыгарудан саклап калу мөмкинлеге бирә! Аннан тыш, нәкъ менә Батырша төркичелек идеяләрен күтәреп калдыра. Үз милләтенең тарихын яхшы белгәнгә, ул татарларга төрки халыклар белән берләшергә, бер-берләренә теләктәшлек күрсәтергә кирәк икәнлеген яхшы аңлаган! Батырша татарларның милли бәйсез дәүләте өчен көрәш алып барган! Шуның белән беррәттән, Батырша социаль гаделсезлеккә дә каршы чыккан.
1757 елның уртасында аны мәңгегә Шлиссельбург крепостена япканнар. 1762 елның 24 июнендә, богаулары эленгән килеш, ул, балта тотып, патша сакчыларына ташланган, аларның дүртесен юк иткәннән соң, үзе дә батырларча һәлак булган!
Милләтебез өчен шактый күп эшләгән ул шәхесне искә алу, аның турында хәтерне милләттәшләребезгә, алдагы буыннарга тапшыру өчен 2012 ел БАТЫРША елы дип игълан ителде!
Быел бөтен татар дөнъясы Батыршаның 250-еллыгын үткәрә. Яр Чаллы татар иҗтимагый үзәге 2012 елның 9 апрельдә 18.00 сәгатьтә (ад: Яңа Шәһәр, 18/06) Батыршага багышланган фәнни-тарихи кичә үткәрә. Ошбу кичәгә Яр Чаллыдан һәм Татарстан шәһәрләреннән тарихчыларны, язучыларны, журналистларны, студентларны, мәктәп балаларын чакырабыз. Шулай ук 24 июнендә, Батыршага багышлап зур кичә үткәрергә җыенабыз.
Яр Чаллы ТИҮ рәисе Рафис Кашапов

Комментариев нет: