четверг, 29 марта 2012 г.

Татарстан Республикасы президенты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге Комиссиясенең рәисе Р. Н. Миңнехановка


Ачык хат

Бөтентатар иҗтимагый үзәге күренекле татар язучысы һәм тарихчы Ф. Бәйрәмованы 2012 елга Тукай бүләгенә тәкъдим иткән иде. Ф. Бәйрәмова татар тарихын өйрәнү һәм язу өстендә армый-талмый әшли. Татарның тарихи төбәкләрендә сәяхәт итә, архивларда эшли. Аның периодик матбугатта чыккан татар тарихына багышланган күпсанлы язмалары аерым бүләккә лаек.Татар тарихына багышланган тарихи романнары татар дөнъясында танылган, берседә кибет киштәсендә ятмый.
Ф. Бәйрәмов күренекле язучыгына түгел, ул татар халкы өчен җан атып йөрүче кеше. Ул Чиләбе өлкәсендә “Маяк” комбинатында булган авария нәтиҗәсендә агуланган татар авылларының фаҗигасе турында беренче язып чыкты. Аның фидакарьлеге аркасында ул авылларны агуланган җирләрдән күчерә башладылар.
Без Тукай бүләгенә “Күчем-хан” һәм “Батырша” романнарын тәкъдим иттек. Бу зур күләмле һәм тирән эчтәлекле әсәрләрдә татар тарихының фаҗигале вакыйгалары тәсвирлана. Аларның әдәби дәрәҗәсен Татарстанның танылган язучылары бик югары бәяли.
Әмма ләкин 13 мартта басылган Тукай бүләгенә кандидатлар исемлегендә Фәүзия Бәйрәмова кертелмәгән. Бу аңлашылмый торган хәл. Ф. Бәйрәмованың татар әдәбияте өчен күрсәткән хезмәтләре бик зур, ул һичшиксез Тукай бүләгенә лаеклы әдип. Кемгәдер аның иҗтимагый эшчәнлеге ошамый икән, бу мәдәниятле җәмгыяттә гаделсезлекнең һәм башбаштаклыкның сәбәбе була алмый. Татарстан Конституциясендә «хокукый демократик дәүләт» дип язылган. Безнең һәм Сезнең максатыбыз шундый дәүләт төзү. ХХ1 гасырда кешене сәяси карашлары өчен кыерсыту хурлык, оят! Бу аяныч вакыйга турында Сез белмисез, дип уйлыйбыз. Бу мәсъәләне Конституциясенең ышанычлысы буларак, гаделлек һәм демократия рухында чишәрсез дип ышанабыз.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы.
22.03. 2012 ел.

Комментариев нет: