вторник, 20 марта 2012 г.

Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия


1992 елның 21 мартында үткәрелгән Татарстан дәүләт бәйсезлеге турында референдумның 20 еллыгы турында Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Белдерүе
Моннан 20 ел элек, 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклап референдум үткәрелде. “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде. Бу 1990елның 30 августында “Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларацияны” һәм 1992 елның 6 ноябренда “Татарстан Конституциясен” кабул итүгә тиң бөек вакыйга. Татарстан Конституциясе референдум нәтижәләре нигезендә кабул ителде. Ул халыкнын ихтиярын чагылдыра, шуна күрә аның төп нигезләмәләрен халык үзегенә үзгәртә ала. Әмма ләкин 2000-2005 елларда Татарстан дәүләтенә каршы жинаять оештырылды. Татарстан халкыннан сорамыйча, Конституциягә шундый күп үзгәрешләр кертелде ки, бу хәлне “Татарстан дәүләтен һәлак итү” дип бәяләргә була. Нәтиҗәдә Россия кәгазьдәгенә “федератив дәүләт”, чынбарлыкта ул “унитар дәүләткә”, империягә әверелде.
2000 елда Татарстан дәүләтенә, Конституцияга һөҗүм башлангач, нигәдер беркемдә сораулар бирмәде: Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елда кабул ителде. Ун ел Татарстан Конституциясе Россия Коонституциясенә каршы килмәде, ничек ул хәзергенә ярамый башлаган? Ничек Федератив демократик дәүләттә ( РФ конституциясе, 1-нче маддә) “туры китерү” үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш. “Туры китерү” үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнә. Татарстан дәүләтен җимергәндә кая иде соң безнең Дәүләт Шурасы, кая иде “Конституциянең гаранты”? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады? Татарcтан халкы Конституциядагы үзгәрешләр аркасында дәүләтсез, җирсез, милексез калды.2002 елдаә яңа редакция дигән булып икенче конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.
Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге таләп итә:
- 1990 елда кабул ителгән “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларацияга” , 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып, Татарстан Дәүләт Шурасы1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш. “Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты ” , «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия» , «Жир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке» - дәүләтнең нигезе булган бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.
- "Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында " яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итергә.
- Татарстанда сәяси фиркалар оештыру мөмкинлеген кире кайтарырга.
- Татар халкына каршы этноцид турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итергә.
-Россия халыкларының дәүләтчелеген, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итергә.
ХХ1 гасырда яшәүгә карамастан, Татарстанда феодал, авторитар сәяси төзелеш хөкүм итә. Демократия, гадел сайлаулар, cәяси көндәшлек,сүз иреге, көчле оппозиция булмаса бер мәсьәләнедә чишә алмыйбыз.Безнең түрәләр Конституцияне гамәлгә ашыру турында, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмыйлар,чөнки алар халык алдында җаваплылык тоймыйлар. Халыкның алар урынына яңа кешеләр сайларга мөмкинлеге юк. Татар халкы зур ул, аның сәләтле, укымышлы уллары һәм кызлары бихисап. Аларга хакимияттә эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Татарстанда егерме ике ел инде хакимият алмашынмый. Уяныгыз, татарлар, ХV1 гасырдан калган сәяси төзелешне алмаштыруны замана таләп итә! Татар халкы финнардан я латышлардан ким түгел, безнең дә заманача Европа дәүләте төзерлек көчебез бар.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең җыенында кабул ителде.
19 март 2012 ел.
Дөрес: Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Нуриәхмәт Галишан

Комментариев нет: