суббота, 3 марта 2012 г.

Татар зыялылары тавышын кемгә бирәчәк?


Русия президентын сайлауга санаулы көннәр калып барганда Азатлык радиосы татар зыялыларының кемгә (һәм ни өчен) тавыш бирәчәге белән кызыксынды.
4 мартта үтәчәк Русия президенты сайлауларына бер атнадан азрак вакыт калып барганда татар зыялыларында президент намзәтләренә карата төрле фикер хөкем сөрә. Азатлык радиосы сораштырган казаннарның кайберләре кемгә тавыш бирәсен ачыктан-ачык белдерә, кайберләре үзе якын күргән намзәтнең исемен әйтми генә аның башкарган эшләрен бәяли. Кайбер зыялылар сайлау турында сөйләшүдән баш тарта.

​​Фәндәс Сафиуллин: "Тавышымны Прохоровка бирәм"
Президент сайлавына һичшиксез катнашачагын әйткән җәмәгать эшлеклесе, дәүләт думасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин, теләсәң дә, теләмәсәң дә, сайлауда катнашмау мөмкин түгел, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бары тик тавыш бирүдә генә катнашмау мөмкин. Сайлауга бармыйча, тавыш бирүдә катнашмыйча, син кемгәдер юл ачасың һәм кемгәдер юлны биклисең, дип белдерде ул.
​​Фәндәс Сафиуллин биш кандидат арасыннан Михаил Прохоровка тавыш бирәчәген әйтте. Моны халкымның һәм Татарстанның киләчәге ягыннан файдалы булачагына ышанганым өчен әйтәм, дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, калган дүрт кандидат белән чагыштырганда Прохоровта Татарстанга, татар халкына каршы кабул ителгән кануннар кабул итү гөнаһы юк.
"Сез яклаган кандидат татар халкы, Татарстан халкы өчен ниләр эшләргә вәгъдә итә?" дигән сорауга җавап итеп ул, аның башкалар белән чагыштырганда зыянга эшләмәгәне эшләвенә караганда өстенрәк, дип белдерде.
Калган дүрт кандидат 2007 елда 309нчы санлы канунны кабул итүдә катнашты. Бу Татарстан һәм татар халкына карата эшләнгән гөнаһларның әле берсе генә, дип белдерде Фәндәс Сафиуллин.
Прохоровның хәйриягә ел саен бер миллиард сумын тапшырып торуы белән дә күңелемә якын килә, ди элеккеге депутат.
Аның фикеренчә, Прохоров дәүләт сәясәтендә иң беренче чиратка мәдәниятне куя. Мин 20 елдан артык, әгәр халык иң беренче чиратта үзенең мәдәниятен, мәгарифен, әхлагын кайгыртмый икән, ул халыкның XXI гасырда язмышы өзеләчәк, дип әйтеп киләм. Ә мәдәниятне өстен куя торган кандидат минемчә башкаларга карата да явыз була алмый, дип белдерде Фәндәс Сафиуллин.

Искәндәр Сираҗи: ”Бу сайлауның нәтиҗәсен күпләр чамалый”
​​Журналист һәм җәмгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи сайлауга катнашачагы турында әйтсә дә, кемне сайлаячагын төгәл генә белдермәде. Бу эш һәр кешенең шәхси фикере, сере булырга тиеш дип саный ул.
Аның фикеренчә, бу сайлауны уздырмаган булсак, яраган булыр иде. Чөнки кем, кемгә тавыш бирсә дә, аның нәтиҗәсе барыбер барыбызга да бик яхшы билгеле инде, ди ул.
Искәндәр Сираҗи, үзе сайлаячак кандидатны энергияле, кызык фикер йөртә торган кеше, тәкъдимнәренең шактый перспективалы булганга күрә үзенә якын күрә.

Туфан Миңнуллин: ”Путин 309 канунны кире алса, өй саен йөреп аны үгетләргә дә ризамын”

Татарстан дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин да сайлауга катнашачагын, әмма кемгә тавыш бирәчәге турында әйтмәде.
​​Миңнуллин кандидатларның барысына карата да үзенең дәгъвасы булуын белдерде.
Әйтик, Зюганов белән Жириновскийның президент булып сайланасылары килми. Аларга кандидат булып йөрү күбрәк ошый. Чөнки алар штаттагы кандидатлар, ди ул.
Сайланганнан соң ил белән җитәкчелек итәргә кирәк, ә ул бик авыр эш, дип белдерә депутат.
Туфан Миңнуллин Прохоров кандидатына тукталып исә, мин аның ни өчен президент булырга теләвен аңламыйм, дип әйтте.
Зюганов, Жириновский, Мироновның өчесен дә беләм, ә Прохоровны аңламыйм. Путин исә табигый. Үземнең Путинга карата дәгъвам булса да, аның ил белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе бар дип саныйм. Әгәр Путин 309нчы канунга куйган имзасын кире алса, мин өй саен йөреп аны сайларга үгетләр идем. 309нчы канунга кул куюы, минем аңарга карата булган мәхәббәтемне беразга киметте, ди ул.
Туфан Миңнуллин, бу кандидатларның берсенең генә дә татар халкы янына килеп татар халкы яшәргә тиеш дип әйтәчәгенә ышанмыйм. Бу кандидатлар Русиянең нигезендә гомер буе яшәгән милләтләр булуын аңласалар, алар өчен бик әйбәт булыр иде. Бер генә халыкны аерып алып, аны мактау, ул Русиянең файдасына түгел, дип белдерде Туфан Миңнуллин әңгәмә ахырында.

Хатип Миңнеголов: ”Сәясәттә үзгәрешләр кирәк”
Әдәбият галиме Хатип Миңнеголов сайлауга кагылышлы үз фикерен белдерүдән баш тартмады. Әмма сайлауга катнашачагын, шулай да кемгә тавыш бирәчәген әлегә әйтмәячәген белдерде.
​​"Сез исемен әйтмәсәгез дә, эчегездән билгеле бер кандидатны ни өчен якын күрдегез?" дигән сорауга ул, сәясәттә бер үзгәреш булсын өчен бу кандидатка тавыш бирергә уйладым, дип җаваплады.
Миңнеголов сүзләренчә, үзе өстен күргән кандидатның киләчәккә ачык програмы бар, барыр юлын ачыграк күрә һәм ышанычлырак.
Хатип Миңнеголов фикеренчә, президентка кандидатларының берсендә генә дә татар халкы өчен мактанырлык програм юк. Аларның берсеннән генә дә, милләтләр һәм аларның мәнфәгатьләрен саклау турында әйткән сүзләрен ишетмәдем, ди ул.
Галим фикеренчә, шушы сайлау вакытында без татарлар, кандидатлар алдына икътисади һәм башка мәсъәләләр белән бергә милли таләпләрне дә тиешенчә куя белмәдек. Бу җитәкчелеккә дә, халыкка да карый, җәмәгать оешмаларына да кагыла, ди ул.
Мисал өчен, мәктәпләребездәге региональ компонентны бетерү мәсьәләсен генә алыйк. Бу канунны кискенлек белән куюның нәкъ вакыты иде кандидатлар каршысына. Куймадык. Бердәм дәүләт имтиханнарын бары рус телендә генә тапшыру мәсьәләсе. Моны да кандидатлардан сорамадык. Шушының кебек башка мәсьәләләрдә дә нинди фикердә торуларын кандидатлардан сорарга иде, әмма соралмады, яисә соралса да, мин ишетмәдем, дип белдерде ул әңгәмәне йомгаклап.

Фәнзаман Баттал: ”Концертта бер генә артистның биеп торуы тамашачыны туйдыра”

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнзаман Баттал сөйләшүне , сайлауга бу юлы һичшиксез барам, чөнки хөкүмәт кешеләренең бернәрсә дә эшләмәве мине тәмам туйдырды, дип башлады. Алдаулы тормыш бетсен өчен мин бөтенләй башка кешегә дә тавыш бирергә дә ризамын, ди ул.
Баттал сайлауда кемгә тавыш бирәчәген яшерми. Мине Путин күп алдады. Жириновский уйный торган бер артист кына. Миллиардер егетебез Прохоров сәясәткә хәзер түгел. Шул ук вакытта Мироновка да ышанычым юк. Миңа хәзерге хакимиятне алыштырырдай кеше кирәк. Сәер тоелса-тоелыр, мин тавышымны Зюгановка бирергә уйлыйм. Чөнки ул Путин белән ярыша алырлык бердәнбер кандидат, дип белдерде Фәнзаман Баттал.
​​"Бу кандидатны ни өчен үзегезгә якын күрдегез?" дигән сорауга Баттал, Зюгановның барлык милләтләрне дә тигез күрергә дигән сүзе булды. Һәм моның белән беррәттән, миңа бөтенләй икенче төрле тормыш кирәк, шуңа күрә Зюгановка тавыш бирәсем килә, дип җаваплады.
Хәзерге хакимияттә, 20 елдан бирле халыкның акчасын үзләштереп баеган капиталистлар утыра, дип белдерде Фәнзаман Баттал.
Аның фикеренчә, Зюганов теге вакыттагы коммунистлардан түгел. Аның хәйран күп тәҗрибәсе дә бар. Аннан соң хәзерге вакытта Путин тудырган торгынлык, алдау һәм тормышның алга бармавы мине бигрәк тә туйдырды. Чөнки концертта нинди генә әйбәт артист бертуктамый биеп торса, ул да кешене туйдыра. Шуның кебек хәзер хакимият тә мине туйдырды, дип белдерде язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнзаман Баттал.
Президент сайлавына карата фикерләрен белешү максатыннан “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, архивчы һәм җәмәгать эшлеклесе Дамир Шәрәфетдиновка шалтыраткач, алар сайлау турында сөйләшергә теләмәүләрен белдерделәр.
Райнур ШАКИР
Азатлык

Комментариев нет: