Фотода: Гамил Камалетдинов.
Сез “җәһәннәм биюен” туктатуны сорап Илсур Метшинга хатлар юлларга тәкъдим иткәнсез 2012, №7 (22февраль, «Безнең гәҗит», http://beznen.ru/basma/2012-7/cehennem-biyue/).
Әмма мәчетләребездәге, мөселман зиратындагы хәлләрне, Альберт Салихов кебек бәдбәхетләрне күкләрдән җиргә төшерүләрне мөселманнар үзләре хәл итсә яхшырак булмас идеме икән? Ни дисәңдә Метшин “тегеләр” кешесе бит инде ул, шулай булгач ай-һай карга күзен карга чукырмы икән?
Мөфтиләр алышынган вакытта, шәһәребезнең (Чаллы) күп еллар “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы булып эшләгән, чит илдә төпле белем алып кайткан, дөрес гакыйдәле, дистәләгән китаплар авторын, үзе чит илдә чагында, вакытлыча дигән сылтау белән алыштырмакчы булдылар. Әмма мөселманнарның нык торулары, чигенмәүләре аркасында, яңа мөфтинең мәкерле планнары барып чыкмады. Кызганычка каршы Әлмәт мөселманнары, кирәк вакытта оеша алмадылар, Наил хәзрәт Сәхипҗановны яклап кала алмадылар.
460 ел буе чит кавем басымы астында яшәгән татар халкы гаять зур югалтуларга дучар булды, Г. Исхакый әйткәнчә инкыйразга якынлашты. Иң аянычы шунда, татар халкы бер йодрыктай берләшә ала алмый торган төрле катламнарга, төркемнәргә аерылды. Бу уңайдан мин татар халкын шартлы рәвештә 5 төркемгә бүлеп карар идем.
1 нче төркем: Аллаһка тулысынча буйсынучылар һәм Аңа гыйбадәт кылучылар. Аның изге китабы Коръәни Кәримне кабул итеп алучы һәм шуның буенча яшәп күрсәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. үрнәгендә яшәргә тырышучы мөселманнар. Исламның дошманнары тарафыннан авыр сынауларга дучар ителсәләр дә түземлек һәм ныклык күрсәтүчеләр.
2 нче төркем: Параллель дөньяда яшәүчеләр. Кая безнең Мәккәбез диеп адашып йөреп, ахырда кыйблаларын Мәскәүдә табучылар, боларның табыну объектлары Рәсәйнең тагут законнары, патшалары, акча, ялтыравыклы калайлары (орден, медаль). 3 көнлек дөнья рәхәтлекләренә чумып яшәп үз-үзләрен белепме-белмичәме Аллаһның ләгънәтенә дучар итүчеләр. Андыйлар кыямәт көнендә Аллаһның гадел хөкеме каршына баскач: э-э-эх ник мин белмәдем, ышанмадым икән, белгән булсам мин дә изге эшләр эшләгән булыр идем, мәңгелек җәһәннәм утыннан исән-имин котылыр идем дияр. Әмма инде соң булыр шул, андагы тәүбә файдасыз.
3 нче төркем: Битарафлар (обыватель).
Бүген дә көн үтеп китте, иртәгә өчен ишәк кайгырган дигән гыйбарә белән яшәүчеләр. Андый бәндәләргә динебез дә, милләтебез дә, телебез дә кирәк түгел. Ашарга, йокларга, телевизор булса шул җиткән.
4 нче төркем: Айга бер, кайда бер намаз укучы “мөселманнар”. Елына 2 тапкыр мәчеткә Рамазан гаетенә, Корбан гаетенә баручылар.
5 нче төркем: Монафыйклар.
Түбәтәй кияләр, сакал үстерәләр, намаз укыйлар. Татарстан ваххабитлар оясы, Татарстан мөселманнары хәлифәт төзергә җыеналар дигән коткы таратып, империя этләрен котырталар. Гарәп илләрендә төпле белем алып кайткан, дөрес гакыйдәле мөселманнардан дошман ясарга тырышалар. Безгә гарәп дине кирәкми, безгә әби бабайларыбызның традицион диннәре кирәк диеп саташалар. Без дөньяви дәүләттә яшибез, шуңа күрә аның кануннары буенча яшибез, шәригать кануннары буенча түгел диләр.
Бу хатны интернет челтәрендә укыган һәр милләттәшебез үзенең кайсы төркемгә кергәнен чамалар.
Болай төркемнәргә бүленгәч, берләшү мөмкинчелеге калмаган икән милләттәшләребезгә – дигән тойгы калмасын иде. Һәммәбезгә үзебезнең яшәү мәгънәсе турында фикерләп һәм шул сәбәпле иманга килеп, үз тормышыбызны тамырдан үзгәртеп, Исламга килергә, бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхеткә ирешергә язсын. Мөселманнар булып берләшик, дин кардәшләребез булып яшик.
Гамил Камалетдинов. Чаллы.
P. S. Бу хат шәһәребезнең Татар иҗтимагый үзәгенең гомумшәһәр җыелышында 27 февральдә укылды һәм бертавыштан хупланды.
Комментариев нет:
Отправить комментарий