четверг, 29 марта 2012 г.

Чаллы имамнары һәм милли активистлар барс сынына мөнәсәбәтен белдерде


Болгар җиренә барс сыны куелу турында мәгълүм булгач, Татарстан дин әһелләре беренче мәлне фикер белдерүдән тыелып торды. Хәзер инде кайбер имамнар тарафыннан да бу күренешкә бәя бирелә башлады. Чаллы ТИҮе дә “саклаучы” сынына карата үз сүзен әйтте.
Болгарда сын кую ниятенә карата фикерләрен сорап без Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге мәчетләрдә имамлык итүче дин әһелләренә мөрәҗәгать иттек. Сын кую вазгыятенә үз фикерләрен әлегә әйтергә теләмәгән имамнар барлыгы да күренде, кайберләре бу юнәлештәге сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Шулай да без мөрәҗәгать иткән имамнарның күпчелеге үз фикерләрен әйтте.
“Әлбәттә, Болгар ислам белән бәйле. Шуңа без мондый урыннарга сыннар куюга каршы. Потлар анда булырга тиеш түгел”, диде Чаллы имам мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.
“Бу сынны Болгарга кую – мөселманнарны мәҗүсилеккә чакыру булып торадыр. Гомумән, бу мөселманнар кабул итә алмый торган күренеш. Бу гамәл мөселманнарны фикерләшүгә дә этәрде. Исламга каршы гамәлләрдә алар һәрвакыт сүзләрен әйтә. Алар бу очракта тискәре карашта”, дигән мөнәсәбәтен җиткерде Чаллының Туфан мәчете имамы Равил хәзрәт Нуруллин.
“Шәригатебез мондый эшләргә каршы килә. Татар халкы ислам динен кабул иткәндә дә потлар, сыннар җимерү күренешләре булмаган. Димәк, халкыбыз тәңречелек чорында да потлар, сыннар куймаган, потлар ясау дин белән генә түгел, халкыбыз белән бәйле түгел. Мөфтиебез Илдус хәзрәт дөрес әйтте, бу – тыела торган әйберләрнең берсе. Сын куюны кабул итәргә ярамый”, дип саный Чаллыдагы Ак мәчет имамы Рөстәм хәзрәт.
“Болгарда ел саен мөселманнар, имамнар җыела. Биредә зиярәт, дога кылына. Рухыбызны пычратып ниндидер сыннар кую – кире тәэсир ясый торган гамәлдер. Без моңа каршы. Әлбәттә, сын куелган очракта да бирегә килүчеләр саны кимемәс, музей буларак анда башка төбәкләрдән, чит илләрдән килүчеләр булыр. Мин мәсьәләнең рухи ягын күз алдында тотам. Бу пот куела икән, мәртәбәле имамнар бирегә килмәскә мөмкин, ә халык килер”, дигән уй-кичерешләре белән бүлеште шулай ук Чаллыдагы Сөембикә мәхәлләсе мәчете имамы Рәис хәзрәт.
“Безнең диния назәрәте рәисе бу уңайдан фикерен әйтте. Без бу мәсьәлә буенча дини яктан, имамнар буларак бәя бирәбез. Моңа безнең фикер билгеле – сыннар кая гына куелса да, ислам моңа каршы. Исламны кабул иткән җиргә сыннар кую-куймау аеруча мөһим нәрсә. Башлыкларыбыз игътибарлы булыр, хата эшләрдән, каршылык уята торган күренешләрдән ерак булырлар, халык фикерен аңлап эш итәрләр дигән ышаныч бар. Аларның халык файдасына эшләгән эшләре зур, аны тагын да күбәйтерләр дип, файдалы эшләр көтеп калабыз”, дип белдерде Әлмәт каласы имамы Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәт.

Чаллы ТИҮе дә Болгарда сын урнаштыруга каршы

Чаллы ТИҮе, бертуган Кашаповлар моннан 20 еллар чамасы элек Болгар җиренә сәфәр оештыруны башлап җибәрде. Алар ярдәме белән биредә дистәләгән мең кеше сәяхәт кылып кайтты. Ун елдан артык бу чара “Болгар сәфәре” исеме астында барды.
“Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең барс сынын Болгарга куйдыру фикере халык арасында низаг тудырды. ТИҮнең соңгы җыенында мөселманнар да катнашты. Алар Коръәнгә нигезләп, бу гөнаһ эш диделәр. Бездә булган зур сөйләшүдә сынны куйдырмау өчен бертавыштан карар кабул ителде. Сын кую шөгыле белән Шәймиев зур ялгышлык эшли. Хәзер сынны куярга кирәк диючеләр дә бар. Ләкин алар бик аз. Алар исламнан, тарихыбыздан, сәнгатебездән ерак торучылар”, дигән фикерен әйтте Рәфис Кашапов.
Фикер әйтүчеләр Болгарга “саклаучы” сынын куюга каршы икәнен күрсәттеләр. Бәлки имамнар арасында сын урнаштыруны яклаучылар да бардыр. Тагын берничә имамга мөрәҗәгать итсәк тә, алда әйткәнебезчә, алар аңлатма бирүдән тыелып торалар.
http://www.azatliq.org/content/article/24531715.html

Комментариев нет: