воскресенье, 16 февраля 2014 г.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк


Чаллы Татар иҗтимагый үзәге игълан иткән “Кем мин һәм кайдан минем тамырларым” дигән шәҗәрә конкурсы тәмамлануы турында хәбәр иткән идек. Үткән шимбәдә Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Зәмһәрир салкыннар торуга карамастан, билгеләнгән вакыт якынлашуга, 84нче лицей-интернатка бер-бер артлы кунаклар җыела башлады. Белем йортына беренче килүчеләр кызыксынып, вестибюльдәге стендларны, балаларның кул эшләрен карыйлар, сурәткә төшерәләр. Шундыйларның берсе, Казаннан килгән Энҗе апа Даутова белән сөйләшеп алдык. Бәйгедә кызы Лилия Янбаева катнашкан, дүртенче урынны алган икән. Энҗе Нурмөхәммәт кызы үзе нәселләре турында “Даут и потомки” дигән китап язган. Ул “Татар мохиты” оешмасы, Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы. “Гомер буе милли хәрәкәттә катнашып яшәдем. Чаллының иҗтимагый үзәге, аның активистлары белән һәрдаим элемтәдә яшим, Чаллыга еш киләм, – ди Энҗе Даутова. – Пенсиядәге рус теле укытучысы мин. Пенсиядә булсам да, Казанның качаклар фондында эшлим. Иҗтимагый эшләрдә катнашам”.
Чыгышы белән Питрәч районының Татар Казысы авылыннан булган Наилә Якубова Казанның 70нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта икән. “Нәселебездә бик танылган кешеләр булмаса да, барысы да тырыш, хезмәт сөючән, җиргә береккән кешеләр. Шәҗәрәбезне өйрәнгәндә шуны ачыкладым, нәселебез Зөфәр Хәйретдинов нәселенә тоташа”, – ди Наилә ханым. Алга китеп булса да әйтим, бәйгедә ул 5нче урынны алды.
Лицейның матур итеп бизәлгән актлар залында бүләкләнүчеләр, чакыру буенча килгән мөхтәрәм кунаклар – халкыбыз язмышына битараф булмаган милли җанлы кешеләр җыелган. Бүләкләр тапшыру тантанасы да гаҗәеп зәвыклы һәм әзерлекле оештырылган.
Дога белән башланып китте ул. “Мәдәният елын шушы чара белән башлап җибәрү бик тә зур мәгънәгә ия. Гаилә тарихын, буыннар чылбырын өйрәнү – изге эш. Биредә җыелган җиңүчеләр генә түгел, бәйгедә катнашкан һәркем мактауга лаек. Рәхмәт барыгызга да”, – дип бәйрәмне ачып җибәрде Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе, лицей-интернат директоры Шамил Закиров.
2013 елның августыннан бөтен дөнья татарлары өчен игълан ителгән шәҗәрә конкурсында дөньяның төрле илләренә сибелгән татар милләте вәкилләреннән 4 яшьтән алып 70 яшькә кадәр 200дән артык кеше катнашкан. Эшләрне тикшереп, бәя биргән мәртәбәле жюри иң яхшы 15 хезмәтне сайлап алып, авторларын бүләкләүгә тәкъдим иткән.
“Милләтебезнең тамырларын, тарихыбызны белергә тиешбез. Тарихын, динен, телен белмәгән милләтнең киләчәге юк. Татар кешесе үзенең нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш. Бәйгене шуның өчен оештырдык та. Туганлык җепләрен эзли-эзли конкурста катнашучылар тарих битләрен актардылар, халкыбызның тарихы белән таныштылар. Эшләр Америкадан, Финляндия, Франция, Төркия, Казахстаннан, кыскасы, дөньяның милләттәшләребез яшәгән бик күп илләреннән килде. Бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Без аны дәвамлы булыр, дип уйлыйбыз”, – диде бәйгене оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов.
Җиңүчеләргә бүләкләрне бәйгенең иганәчеләре һәм шәһәребезнең мөхтәрәм кешеләре тапшырды. “Зәмһәрир салкыннарда милләт учагында җылынырга мөмкинлек биргәннәре өчен оештыручыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Күңелдә дә җылылык. Нәсел тарихын өйрәнү – милләт тарихын, ислам тарихын өйрәнү дә ул”, – диде бүләкләнүчеләрне котларга сәхнәгә күтәрелгән күренекле язучы, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әһеле Фәүзия Бәйрәмова.
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның төрле районнарында, Башкортстанда, Чувашиядә, Самара өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Төркия башкаласы Әнкарәдә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Билгеле, чит илләрдә яшәүчеләр бәйрәмгә килә алмаганнар. Аларга бүләкләрне почта аша юллаячаклар. Җиңүчеләр рәтендә Чаллыдан Ләйсән Мөхәммәтханова (шулай ук бишенче урын) да бар. Конкурска җибәргән хезмәтендә ул әнисе ягыннан ун буынның нәсел шәҗәрәсен эшләгән. Үзе – унынчы буын вәкиле. Ләйсән Гали Акыш исемендәге 84нче лицейны тәмамлап, читтән торып икътисад, идарә һәм хокук институтының икътисад бүлегендә укый. “Олимпийский” спорт комплексында бухгалтер булып эшли.
Бишенче, дүртенче урыннарны алучыларга дипломнар, истәлек бүләкләре һәм 3-5 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Өченче урынга лаек Башкортстанның Мәләвез районыннан килгән Ләйсән Таһирова – 20 мең, икенче урынга чыккан Әнкарә шәһәрендә яшәүче Фәнил Гарифуллин – 30 мең, беренчелекне алган Әлмәт районында яшәүче 70 яшьлек Атлас Сафуанов 50 мең сум премиягә лаек булды. 1-3нче урынны алучыларга шулай ук диплом һәм истәлек бүләге белән бергә, шәһәребезнең күренекле шәхесләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим үзләренең китапларын да бүләк иттеләр.
“Татар телен саклау һәм үстерү турында рус телендә үткәрелгән киңәшмә-җыелышларның кирәге юк. Безгә сүздән китеп, бары тик татарча сөйләшергә генә кирәк, – диде Айдар Хәлим залда утыручы милләттәшләргә мөрәҗәгать итеп. – Татар милләтенең горурлыгын кире кайтара торган бәйрәм бу. Шәҗәрә бәйгесе дин кануннарына туры килми дию дөрес түгел. Дин тарихы ул – нәсел тарихы. Нәселең юк икән, динең, телең юк”.
Үзенең чыгышында Айдар ага әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткән лицей-интернат директоры Шамил Закировка, үтә зәвыклы бәйрәм оештырган лицей коллективына, укытучыларга, укучыларга залда утыручыларның барысы исеменнән чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Илнең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләрнең аралашуы лицей-интернат ашханәсендә оештырылган күркәм табын артында дәвам итте. Уртак темалар, сөйләшер сүзләр күп иде.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, шәҗәрә бәйгесен оештыручылар аның дәвамлы булачагын вәгъдә итәләр. Күренекле мәгърифәтче галимебез Ризаэддин Фәхреддин дә: “Һәр милләт кешесе үзенең үткәнен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын”, – дигән бит.
Илгизә ЛОТФУЛЛИНА. http://shahrichalli.ru/tt/component/k2/item/2894-%D2%AFtk%D3%99nen-belm%D3%99g%D3%99nne%D2%A3-kil%D3%99ch%D3%99ge-yuk.html

Комментариев нет: