четверг, 23 мая 2013 г.

Талдан үрү илледән артык авыл кешесен эшле иткән


Талдан үрү илледән артык авыл кешесен эшле иткән
Балтач районының Яңгул авылында талдан үреп эшләнгән җиһазлар җитештерүче фабрика бар. Район авылларын саклап калуга зур өлеш керткән бу “сәнгать йортын” бүген Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә бик яхшы беләләр.

Фабриканың төп хуҗасы - Ринат Нурисламов. Аның ярдәмчеләре исә – тал белән эшләүнең алыштыргысыз осталары, әлеге үсемлекнең үзенчәлекләре турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер Рәшит Хәсәнов һәм Альфред Рәхмәтуллин. Моннан бер ел чамасы элек нәкъ менә алар өчесе талдан җиһазлар үрү белән шөгыльләнә башлый. Әлеге эшчәнлек тиз арада танылу ала. Осталар җитештергән уникаль җиһазлар белән кызыксынучылар, аларга ихтыяҗ артканнан-арта. Бу исә фабриканың киңәюенә, эшче көчләр артуына китерә.

Авылларны сакларга... фабрика булыша

Бүген фабрикада 50гә якын хезмәткәр эшли. Аларның барысы да Балтач районы халкы. Анда Яңгулдан гына түгел, ә районның башка авылларыннан һәм, хәтта, Балтачның үзеннән дә килеп эшләүчеләр бар икән. Һәрберсенең үз вазифасы. Кемдер тал җыю, әлеге үсемлек үсә торган урыннарны чистарту белән шөгыльләнсә, алтын куллылар исә әзер тал чыбыкларыннан төрле җиһазлар үрү белән мәшгуль.


Төп чимал буларак Кама, Нократ һәм, әлбәттә инде, Яңгул авылы буйлап сузылган Шушма елгасы яр буйларында үскән тал агачлары файдаланыла. Аларны җыю исә көз көне башланып, иртә язга кадәр дәвам итә. Шунысы мөһим, бу эшне башкарганда аеруча игътибарлы булу кирәк. Җиһаз ясау өчен теләсә-кайсы тал чыбыгы бармый – алар күп дигәндә 5 ел үскән булырга тиеш. Тармакланып үскән ботаклар исә җиһазларның ныклылыгын киметә икән.

Җиһазлар өчен чимал туплау табигатьне чистарта

Тал җыючылар җәен эшсез утыра икән дип уйлый күрмәгез. Җәй айларында алар өчен аеруча кызу эш чоры башлана – тал агачлары үсә торган урыннарны чистартып, тәртипкә кертәләр. “Тал ботаклары нык, чыдам һәм сыйфатлы булсын өчен аларны карап, кадерләп үстерү мөһим. Моның да үз тәртибе, кагыйдәләре бар”, - дип сөйләде осталарның берсе. Нәтиҗәдә, алар мебель өчен яраклы таллар үстереп кенә калмый, ә табигатьне чистартуга да зур өлеш кертә.


Бу фабрикада ясалган барлык җиһазларның да кулдан эшләнгән булуын ассызыклап узу кирәк. Әзер ботакларны бергә кушып ялгау, бер үк зурлыкта ясау бик күп вакыт һәм осталык сорый торган эш. Осталар мебель ясау эшен төрле кәнәфи, кәрзин, вазалар җитештерүдән башлаган булсалар, хәзер исә офислар өчен уникаль кул эшләнмәләре ясау белән мәшгульләр.

Халык экологик чиста продуктка тартыла

Шунысын да билгеләп узу кирәк, тал эшләнмәләре белән кызыксынучылар саны көннән-көн үсә. Казан һәм Чаллы гына түгел, ә Магнитогорск, Самар, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург кебек Россиянең башка төбәкләреннән дә сатып алучылар бар икән. Фабрика җитәкчеләре талдан үрелгән мебельгә ихтыяҗ артуны халыкның үз сәламәтлеге турында кайгырта башлау һәм, шуңа күрә, экологик чиста продуктка тартылуы белән аңлата. Җиһазлар үрү өчен әзерләнгән тал чыбыкларының берсе дә химик матдәләр белән эшкәртелми, дип ышандыра осталар.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: