понедельник, 20 мая 2013 г.

АШЫГЫЧ ХӘБӘР!


23-25 майда, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Диния нәзарәте берлектә, дин әһелләренең чираттагы форумын уздыра. 13-24 майда "Ислам һәм татар дөньясы" дип аталган коцепция тикшереләчәк һәм кабул ителәчәк. 25 майда Болгарга бару планлаштырылган. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, 25 майда Болгарда Шәймиев ясаткан шайтан сынын кую планлаштырыла икән, һәрхәлдә, узган елгы форумда мин һәм Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов моңа каршы чыгыш ясаган идек, "Болгарда андый сыннар куйдырмаска", дип резолюция дә кабул ителде. Быел без тагы бу теманы күтәрмәсен, диптер, мин дә, Мөкатдәс хәзрәт һәм тагы шундый хакимият өчен"ышанычсыз" берничә кеше форумга чакырылмаган. Җәмәгать, бу форумда үз сүзебезне кистереп әйтергә без юк, шайтан сынына каршы кемнәр көрәшер?! Мөселманнарны яклап кем сүз әйтер?Аллаһ хакы өчен, үз сүзегезне әйтегез, Шәймиевның ул шайтан сынын Болгарда куярга ирек бирмәгез!!!
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

20 май, 2013 ел.

Комментариев нет: