среда, 29 мая 2013 г.

Айдар Фәйзрахманов: Безгә карап милләтебезгә бәя бирелә

Айдар Фәйзрахманов: Безгә карап милләтебезгә бәя бирелә
Кешене белергә теләсәң, аның белән өч көнлек юлга чык, диләр безнең халыкта. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, шулай ук Татарстан фольклор музыкасы ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм аның коллективы белән сәфәребез Төркия башкаласы Әнкарага булды.

Айдар абый үзен эзләнүчән иҗатчы буларак күптән танытты инде. Ә менә ТӨРЕКСОЙ оештырган чарада катнашу барышында мин аның кешелек сыйфатларына да игътибар иттем.

- Айдар абый, Төркиядә традицион Яшьләр һәм спорт бәйрәме узды. Татарстан сәнгатен танытучы, илче коллектив итеп сезне сайлаганнар. Моның хикмәте бармы?

- Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамблен унөч ел дәвамында җитәклим, коллективның сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Бу инде ансамбльнең бүгенге халәте, киләчәге, репертуары өчен дә җавап бирәм дигән сүз. Фольклор дигәч, татар халкының җыр мирасын, төрле бию, кием, гореф-гадәтләр үрнәкләрен барлап, аны сәхнәләштереп, яңадан халыкка кайтаруны аңларга кирәк. Аны башка халыкларга күрсәтү бурычы да йөкләнә. Безнең ансамбль шул юнәлештә эшли. Һәм, чыннан да, шактый эш башкарыла.

Фольклор материалы дигән әйбер ул безнең көнкүрешебездә күренеп ята дисәк тә, аны табып, сәхнәгә яраклаштырырдае күз алдында түгел, аны архивларда казынып табарга кирәк. Фольклорчы галимнәребез тарафыннан тупланганмы, китапларга кертелгән материалмы, ун елдан артык “Җырлыйк, әле” тапшыруын алып бардым, анда да бу юнәлешкә игътибар итә идем.

Безнең ансамбль татар халкының җырларын, биюләрен - чын мәгънәсендә иҗатын чагылдыра торган һәм республиканың әйдәп баручы сәнгать коллективларының берсе. Шуңа күрә чит илләргә чыкканда безгә мөрәҗәгать итәләр дә. Һәр барган җиребезгә кабат-кабат чакыралар. Бу күренеш ансамбльнең никадәр профессиональ дәрәҗәдә икәнен раслый торган әйбер. Чит илләргә еш чыгуыбыз да шуңа бәйле. Без - бию, җыр, төрле музыка уен коралларында уйнаучы уналты кешедән тупланган төркем. Кеше аз булгач, матди чыгымнарның да кимрәк булуы табигый бит инде. Болар Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Г.Тукай исемендәге филармония һәм Татарстан хөкүмәтенең безгә карата мөнәсәбәтендә дә чагыла. Кая гына барсак та, безне югары сәнгать коллективы итеп кабул итәләр.

Татар сәнгатенә карата уңай мөнәсәбәт чит илләрдә көннән-көн үсә бара. Әле яңа гына барып кайткан фестиваль дә моңа бер дәлил булып тора. Төркиядә Яшьләр һәм спорт фестивале зур масштабта беренче тапкыр үткәрелде. Әнкара каласында узган бу фестивальдә 25 илдән җыелган төркемнәр арасында Татарстаннан килгән Татар фольклор ансамбле иң дәрәҗәле төркемнәрнең берсе иде. Башкортстаннан Ф.Гаскәров ансамбле, Дагыстаннан, Кабарда-Балкар, Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстаннан килгән төркемнәр - болар барысы да профессиональ, югары дәрәҗәдәге бию төркемнәре. Шулар белән бер сафта үзебезнең татар сәнгатен күрсәттек. Һәм кайда гына чыгыш ясасак та, бик җылы кабул итәләр. Шәхсән үзем моңа бик шатланам, чөнки синең хезмәтеңә тамашачы тарафыннан, бигрәк тә үз милләтеңнән булмаган тамашачы тарафыннан ихтыяҗ барлыгы безгә алга таба да җиң сызганып эшләргә дәрт бирә. Эшләгән эшебезнең кирәклеген аңлап, якты хисләр белән янәдән үзебезнең Татарстаныбызга кайтык. Әле тагы Төркиягә чыгып китәргә әзерләнәбез. Бу юлы Искешәһәр дигән калада милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашырга.


- Яшьләр һәм спорт фестивалендә сәнгать коллективларының да катнашуын ТӨРЕКСОЙ оештырды. Татар мәдәниятын пропагандалауда ТӨРЕКСОЙ саллы өлеш кертә дигән сүз...

- Әлбәттә, ТӨРЕКСОЙ юнәлеше буенча без сигезенче тапкыр Төркиягә барабыз. ТӨРЕКСОЙның, гомумән, төрки халыкларын туплауда һәм аларны бөтен дөнья күләмендә күрсәтүдәге роле бик зур. Шушындый зур дәрәҗәдә безгә игътибар итүләре, халык иҗатына булган мөнәсәбәттән, аны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү, пропагандалаудан киләдер. Төркиядә мондый эчтәлекле фестивальләр ел дәвамында оештырылып тора. Мондый фестивальләрне безнең Татарстан илендә дә уздырырга мөмкинлекләр бик күп. “Яңарыш” программасы нинди эшләр башкара?! Халык иҗатын чагылдырган фестивальләрне дә ачып җибәрергә мөмкин булыр иде. Безнең җирлек, тарихыбыз моңа бик туры килеп тора. Бездә су юллары да бар.

- Киләсе ел Казан ТӨРЕКСОЙның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Димәк төп чаралар да башкалабызда уза дигән сүз.

- Әйе, безгә - татарларга мөнәсәбәт елдан-ел яхшыра бара. Татар халкын дөнья күләмендә танытып баручы чаралар - Универсиада, 2018 елдагы футбол чемпионатының узуы да – спорт тормышы күренешләре. Яшьләр һәм спорт бәйрәме дидем бит. Югары спорт белән югары сәнгать арасында бик зур урталык бар. Югары сәнгать ул – үзенә күрә спорт, югары спорт – үзенә күрә бер сәнгать. Төркиядәге фестиваль ябылышында Кытайдан килгән спортчылар төркеме, ушуга таянып сәнгати чыгыш тәкъдим иттеләр. Андый спорт  хәрәкәтләрен күпләребез киноларда гына күрә идек. Бразилиядән килгән төркемнең шулай ук спорт белән сәнгатьне аралаштырып ясаган номерларын күреп шулай ук исем китте, бик күңелле булды. Хәтта Универсиадага шушындый коллективларны чакырсаң икән, дип хыялланып та куйдым. Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан андый коллективларны Казанга да чакырганнардыр дигән өметем юк түгел.

Казан каласы төрки дөньяның башкаласы итеп сайланган икән, бу юнәлештә бездә шактый эшләр башкарылыр әле. Казаныбызны бөтен төрки дөнья күләмендә генә түгел, Европа күләмендә күрсәтергә вакыт җиткәндер. Хәзер инде килеш-кыяфәте дә, тарихы да, биредә яшәгән халкы да бөтен шушы таләпләргә туры килеп тора.

- Соңгы сәфәрегездә 25 илдән килгән коллектив белән бергә төрек биюе башкардыгыз. Аны режиссер Арман Нурмөхәмәтулы куйды...

- Мондый уртак номер белән чыгыш ясауны мин үз гомеремдә беренче тапкыр күрәм. 300гә якын кешенең бер юлы сәхнәгә чыгып (һәркайсы үз милли киемендә) бер юлы, бер сулышта хәрәкәт итүе шаккатырган бер күренеш булды. Шул мизгелдә алар бер музыка халәтендә яшәделәр, уртак хис дөньяның төрле почмакларыннан килгән артистларны бер гөлләмә итеп туплады, бәйләде, туганлаштырды.

- Айдар абый, сезнең ансамбль яшьләрдән тора. Шуңадырмы, сез аларга аталарча мөнәсәбәттә. Әле менә Төркиягә чыкканда да һәрберсен кайгыртып, һәрберсенә аерым мөнәсәбәт күрсәттегез. Яшьләрегез талантлы, төрле уен коралында да уйныйлар, җырлыйлар да, бииләр дә... Коллективка ничек шундыйларны гына туплап бетерәсез?


- Ансамблебезнең кыйммәте дә бәлки шундадыр инде. Ил күләмендә әйдәп баручы төркемнәр безгә уңай мөнәсәбәт белдерә. Алар әйтүе буенча, сәнгать дөньясында, бүгенге көндә дөнья күләмендә нәкъ менә шундый стильдә чыгыш ясаучы ансамбльләр аз. “Сез башкача эшлисез икән, сезне күзәтүе кызыклы, сез башкаларга охшамагансыз”, - дип әйттеләр. Бу, әлбәттә, җиңел эш түгел, берничә юнәлешне беръюлы укытучы югары уку йортлары да юк. Яшьләрне шәхсән үзебезгә монда килгәч камилләштерергә туры килә. Биюче булып килә икән, без аны җырларга, уен коралында уйнарга өйрәтергә тиеш булабыз. Җырчыларның хореографиясен шомартабыз.

Яшьләр белән көн саен диярлек педагогик эш алып барырга да кирәк бит әле, чөнки алар төрлесе төрле тәрбия алган балалар. Физик яктан да, рухи яктан да чагыла ул. Узган фестивальгә профессиональ төркемнәр чакырылу сәбәпле, тәртип ягы да көчле иде. Монда эчүчелек, тәртипсезлек булмады. Өйдә дә бит тәртип булмаса, әйбәт булмый. Фестиваль барышында да тәртип булу аны тагы да югары дәрәҗәгә күтәрде. Ә тәртип хезмәттән килә, дип саныйм. Үземнең коллектив белән кайда гына чыксак та, гел: “Сез үзегезнең кайдан икәнегезне онытмагыз, сезгә карап татар милләтенә һәм илебезгә бәя бирелә!” - дип әйтә киләм балаларга. Төркия Президентының безнең вәкилне кабул итүе дә, ТӨРЕКСОЙның генераль секретаренең безнең белән очрашуы да - бөтенесе дә Татарстанга карата булган ихтирам һәм игътибар. Бу күренеш белән мин бик горурланам һәм моңа бик рәхмәтлемен. Алга таба да шушы юнәлештә эшләргә насыйп булсын иде дим.

Мөршидә КЫЯМОВА (Казан-Әнкара-Казан)

Комментариев нет: