суббота, 18 мая 2013 г.

Без аларны беркайчан да онытмабыз - Мы их никогда не забудем!


           Алар, үз ирекләрен чикләп, үзләренең һәм туганнарының тормышларын куркыныч астына куеп, татар милләтенең киләчәге өчен үз-үзләрен аямыйча татар милли азатлык хәрәкәтендә  батырларча көрәштеләр. Татарстан дәүләт җитәкчеләре аларны инде күптән онытылар, ә татар халкы аларны беркайчан да онытмыячак! Без, татарлар, татар милләтенең үз милли аңын үстерүдә зур өлеш керткән шәхесләребезгә югары бәя биреп аларны хөрмәт итәргә тиешбез. Ватанпәрвәрләребез көрәше һәм батырлыклары турында китаплар бастырылырга, кинофильмнар төшерелергә, аларның исемнәре белән урамнар һәм мәйданнар аталырга тиеш, шул ук бер вакытта ялгыз калган туганнарына ихтибарлы булу да бик мөһим.
           “Татарстанның асыл батырларына багышланган хәтер китабында” без татар халкының  түбәндәге лаеклы уллары һәм кызлары исемлеген мәңгеләштерергә тиешбез:
Марат Мөликов, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Вафирә Гизәтуллина, Әбрәр Кәримуллин, Равил Фәхретдинов, Фәрит Хәбибуллин, Гаяз Малихов, Илдар Хаҗиев, Ирек Диндәров, Сания Сабитова, Нәфис Гәфиев, Габдрахман Җәләлетдинов, Йосыф Җомангулов, Вәсил Мәрдәнов, Рахмай Хисмәтуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Илхам Әминов, Рәшит Хафизов, Рәшит Гәлиәкбәров, Саимә Гәлләмова, Исламия Гильфанова, Шамилә Гәлиуллина, Рәсмия Кутдусова, Хәлисә Фәрхетдинова, Рәфыйк Җәләлетдинов, Вил Хәсәншин, Шәүкәт Таштабанов, Рәфис Әшәрәфуллин һ.б.
Югарыда күрсәтелгән шәхесләр Татарстан Республикасының татар милли иҗтимагый-сәяси тормышында актив булдылар. Татарстанның патриотлары буларак, халкыбызның бәйсезлеге, иреге өчен ялкынлы көрәш юлында булдылар. Алар тарихи дөреслекне булдыру, татар халкының дәүләтчелеген торгызу, Ислам динен, татар телен тергезү өчен үзләренең сүзләре, гамәлләре белән актив көрәштеләр. БТИҮ, Милли Мәҗлес, “Иттифак” партиясе, ТЯБ “Азатлык”, “Идел-Урал” оешмасы, “Суверенитет” комитеты, “Халык фронты” иҗтимагый оешмасы үткәргән корылтайларда, митингларда, пикетларда, ачлыкларда һ.б. чараларда катнаштылар.
2013 елның 30 маенды Яр Чаллы шәһәрендә ТИҮ мөселман кафесендә иншАллах хәтер кичәсе үткәрәчәк. Шунда ук, безнең арадан киткән югарыда күрсәтелгән көрәшчеләр истәлегенә дога укылачак, ошбу чарада 50-60 кеше булыр дип уйлыйбыз.
Яр Чаллы ТИҮ рәисе – Рәфис Кашапов.
Они, рискуя своей свободой, своей жизнью, своими родными, не щадя себя, боролись за будущее татарского народа. Власти Татарстана их забыли уже давно, но татарский народ их не забудет! Мы, татары, должны отдать дань уважения памяти тех, кто сыграл огромную роль в формировании национального самосознания татарского народа. О деятельности и героизме патриотов Татарстана должны издаваться книги, сниматься кинофильмы, присваиваться их имена улицам и площадям, также должно быт внимание их одиноким родным, это очень важно.
В «Книге доброй памяти героям Татарстана» мы должны увековечить имена следующих достойных сыновей и дочерей  татарского народа:
Марат Мулюков, Исхак хазрат Лутфуллин, Вафира Гизатуллина, Абрар Каримуллин, Равиль Фахретдинов, Фарит Хабибуллин, Гаяз Малихов, Ильдар Хазиев, Ирек Диндаров, Сания Сабитова, Нафис Гафиев, Габдрахман Залялутдинов, Юсуф Жимангулов, Василь Марданов, Рахмай Хисматуллин, Кадыр Сибгатуллин, Ильхам Аминов, Рашит Хафизов, Рашит Галиакберов, Саимя Галлямова, Исламия Гильфанова, Шамиля Галиуллина, Расмия Кутдусова, Халиса Фархетдинова, Рафыйк Залялетдинов, Виль Хасаншин, Шаукат Таштабанов, Рафис Ашарафуллин и т.д.
           Выше перечисленные уважаемые личности активно проявляли себя в общественно-политической жизни Татарстана. Будучи патриотами Татарстана, ярыми борцами за суверенитет и независимость нашей Родины, словом и делом отстаивали историческое право татар на государственность, возрождение Ислама, восстановление татарского языка, участвуя в курултаях, митингах, пикетах, голодовках и других мероприятиях, проводимых ВТОЦ, Милли Меджлисом, партией «Иттифак», СТМ «Азатлык», организацией «Идель-Урал», комитетом «Суверенитет», общественной организации  «Народный фронт».
В городе Набережные Челны в мусульманском кафе 30-ого мая 2013 года ТОЦ иншАллах проведет вечер памяти, где будет прочитан дуа в честь выше указанным борцам, на данном вечере ожидается участие около 50 – 60 человек.
Председатель Набережночелнинского отделения ТОЦ - Рафис Кашапов.
http://tatar-centr.blogspot.ru/2013/05/blog-post_6902.html

Комментариев нет: