среда, 1 мая 2013 г.

Әлфия Миңнуллина: Елама, көрәш - әти шулай дия иде...


Әлфия Миңнуллина: Елама, көрәш - әти шулай дия иде...
Әсәрләре ничәмә еллар сәхнә тоткан, халык телендә “туры Туфан” дигән исем казанган, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай бүләге иясе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның бакыйлыкка күчүенә бер ел тула.
Шул уңайдан Intertat.ru укучыларына аның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова белән эксклюзив әңгәмә тәкъдим итәбез. Сөйләшүебез иҗат һәм драматургия турында гына түгел...


- Әлфия апа, бу ел сезнең өчен шактый катлаулы ел булгандыр. Кыз балага әти кешене югалту җиңел сынау түгел. Туфан абыйның нинди сыйфатларын искә төшерәсез, соңгы күрешүләрегез ничегрәк булды?

- Әти хакында сүз кузгатуга, күзгә яшь килә башлый. Әти хакында, бигрәк тә үлгән вакыты турында сөйләшү бик читен. Соңгы елны Казаннан читтә яшәдем, телефоннан аралашып тордык. Казанда чакта да, икебез ике өйдә яшәгәч, алай ук еш аралаштык дип әйтә алмыйм. Әтинең гел эше күп булды, миллион вазифасы бар иде. Еш күрешергә вакыт тапмады. Шуңа күрә кайсы вакытта ул үлмәгән дә шикелле. Берәр нәрсә искә төшә дә: “Әй, туктале, әтигә шалтыратып, сорыйм әле”, дип уйлап куям. Кылт кына аның юклыгы искә килеп төшә дә йөрәк кысылып куя.

Ә соңгы көннәрендә берничә көн генә күрешеп өлгердек. Мин узган елның 26 апрелендә Казанга кайттым. 1 май төненнән икенче майга ул инде китеп барды. 26 апрельдә Дәүләт Советында чыгыш ясаганын вокзалдан машинада кайтышлый ишеттем. И дулкынланып, дулкынланып сөйли, тавышы карлыккан. “Тагы чәпәде инде бу!” - дип уйлап кайттым. Ахыры ничек тәмамланыр икән дим, азрак куркыта да бит инде, шәхсән мин үзем аның шикелле кыю түгел, куркаграк. Әни янына кайттым, ә әти Тукай бәйрәменнән йөреп кайтып керде. Кыяфәтенә игътибар иттем - көл төсенә кергән иде. Ә кыш аенда кайтуымда ул миңа: ”Мин китсәм, кинәт китәм”, - дигән сүзне әйткән иде. “Даруларыңны эчәсеңме соң?” - дип сорадым. “Эчәм, эчәм, даруларымны да эчәм, операциягә дә кереп чыгармын әле”, - диде. 27 апрель көнне Арчада булды, туган ягына кайтып килде. Мин тиз-кинәттән авырып киттем. Якын кешең үләр алдыннан бер зәхмәт килеп ала диюләре хак икән. Шуңа да Нагорныйга бармаган идем. Андагы йорты – җан дәвасы иде инде аның. 29 апрельдә Нагорныйга китеп бардылар, мин кызым Диләрәләрдә калдым. 30 көнне әтинең сеңлесенә туган көнгә барганнар, ә 1майда ул көне буе тавык кетәклеге төзегән. Төнге унберләр тирәсе, кызыма шалтыратты. Тавышы карлыккан. Ул төнне һич онытасым юк. Диләрәләрнең эте улый, кечкенә Сәйдәне йоклатып булмый, күңел бәргәләнә, шомлы төн. Җитмәсә үзем дә көч-хәл белән генә атлыйм. Диләрәләр төнге өчләрдә кайтып керделәр. Әти үлгәндер инде, дим уйлап куйдым. Сүз белән әйткәнче, күңелем сизеп алган иде инде. Үлем вакытын сәгать төнге берләргә куйдылар.

- Әлфия апа, Туфан абый үлем турында сөйли идеме?

- Әти, гомумән, үлем турында сөйләргә яратмады. Әти батыр, шул ук вакытта куркак иде. Аның шундый кызыклы ике сыйфаты янәшә булды. Ул кешенең дәрәҗәсенә карамыйча, курыкмыйча йөзенә бәреп фикерен әйтә алды, ә менә мәеттән курка иде. Самолетта очудан, үзе генә калудан, караңгыдан бик курыкты. Дуслары бер-бер артлы китә башлады, Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт абый Галиев, Аяз абый Гыйләҗев иң якын дуслары иде бит. Фирдәвес апа Әхтәмова үлеме аны бик тетрәндерде. Аны соңгы юлга озатырга да бармыйча булдыра алмый, андый хушлашуларны авыр кабул итте. Шамил Зиннурович вафатын да авыр кичерде. Әнигә: “Безнең Фирдәвес тә китте, аның артыннан кем китәр инде?..” - дип әйткән дә булган. Шулай килеп чыкты: үзенә китәргә язган булган икән.


- Туфан абыйның языла торган, бәлкем язылып беткән, әле халыкка чыкмаган әсәрләре бармы, булса аларны нинди язмыш көтә?

- Аның языла башлаган берничә пьесасы бар. “Сәхнә” журналының җаваплы сәркатибе Земфира Гыйльметдинова белән бу әсәрләрнең киләчәк язмышы турында уйланабыз. Ә менә тулысынча язылып тәмамлаганнары юк. Кайсы бер пәрдә язылган, кайсы катнашучылар исемлегеннән генә тора.

Әтинең иҗат итү стиле бик кызыклы иде бит. Ул берюлы берничә әсәр яза. Мәсәлән, “Әлдермештән Әлмәндәр”не язган вакытта, параллель рәвештә берничә әсәр язды. “Ай булмаса, йолдыз бар” һ.б. Берничә театрда аның пьесалары куелып бара иде. Башкортстандагы театрлар белән дә бик актив эшләде. Олыгайгач , тизлеге кимесә дә, шул ук эш алымы калды. Соңгы елларда публицистиканы күп яза башлады. “Кызыл тышлы дәфтәрләр” - алар башта ничектер көндәлек, шәхси әйбер сымак башланып киткән иде, аннан соң үзенә күрә бер публицистик жанр формасына керде. “Миңһаҗ маҗаралары”н кызыксынып язды.

Язган әсәрләре бөтенесе диярлек басыла килде. Аның әйберләрен бастырырга көтеп торалар иде бит. Басылмаган әсәрләреннән Фәүзия Бәйрәмова турындагы мәкаләсен дә Рафик Юныска ышандырган булган. Аны әти вафатыннан соң аларга тапшырдым. Әтинең “Үзгәрү” дигән әсәре шактый күләмле язылган, әмма ахыры төгәлләнмәгән. Шул формада ул да “Казан утлары”нда дөнья күрде. Рәхмәт кайсы редакцияләргә мөрәҗәгать итсәм дә, кире какмадылар. Әтинең өч “Кызыл тышлы дәфтәре” - алар соңгы “Кызыл тышлы” дәфтәрләре. Берсе - өйдә, икесе – бакчада, ике җирдә торды, илһамы кайда килә - ул шунда яза торган иде. Мин аларны Исмәгыйл абый Шәрәфиевка туплап бирдем. Ул язмалары “Татарстан яшьләре” газетасында дөнья күрде.

- Ә бай архивының язмышы ничегрәк булыр икән?

- Бу хакта әти элеккеге партархив, ягъни Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы белән сөйләшеп куйган булган инде. Заманында ул Илдар Юзиев, Рафаэль Мостафин архивын шунда тапшырганда, исән чагында ук, минем архивны да алырсыз, дип ышандырган. Берничә папкасын хәттә “архивка” дип язып, әзерләп тә куйган булган. Өч папка фотолар тапшырдым. Архивны уптым-илаһый бирәсем килми, әле үзем барлап чыгасы иде. Тик әле язуларын актара башлагач, яшьләремә тыгылып елый башлыйм. Бу эшне бераз тынычлангач башкарырмын дип торам.

Әле беркөн миңа язган хатларын таптым. 1975-1977 еллар булдымы икән, Югары әдәби курсларда Мәскәүдә укыганда миңа язган хатлары. Ул вакытта миңа унике-унөч яшьләр тирәсе. “Мин сиңа мораль укымыйм. Башыңны, логикаңны эшләт!” - шундыйрак формада. Бер яктан тәрбияви алымнары чагылган хатлар. Бала чакта укыган хатларның эчтәлеген онытканмын. Ә хәзер укыдым да, шулкадәр олы кешеләр белән сөйләшкән кебек хатлар язганына инандым. Миңа ниндидер эшләр дә кушкан. Шул хатларны кочаклап озак кына елап утырдым...


- Беренче карашка, Туфан абый җитди, кырыс кебек иде, ә сезгә ул нинди мөнәсәбәттә булды?

- Җитди иде инде.Ул миңа гел Әлфия дип дәшә иде. Кырык яшемнән соң гына ”кызым” дия башлагач, сәер яңгырады,әлбәттә. Ә кечкенә чагымда язган хатларында кызым дигән. Ул мине яратканын күрсәтмәде, мәсәлән Диләрәне күрсәтеп ярата иде. Аркасыннан сөеп, “минем матур кызым” дип, иркәләү сүзләрен әйтә-әйтә ярата иде. Оныгым Сәйдә белән дә шулайрак, ә минем белән нишләптер төчеләнгәнен хәтерләмим. Сөйләшкән вакытта да җитди темаларга гына кагыла иде. Кайбер вакытларда проблемаларым белән уртаклашканда елап җибәрә торган гадәтем бар, ә ул миңа: “Елама! Көрәш!” дия торган иде. Минем елаганымны җене сөймәде. Әтинең өйдә бер әйбер сөйләшеп, кеше янында башкасын сөйләү холкы булмады. Кешеләр белән нәрсә хакында сөйләшә, шул әйберне үк өйдә дә сөйли. Чын мәгънәсендә милләт, татар мәдәнияте язмышын, театрлар тормышын һәрдаим кайгыртты. Әтнә театрына дәүләт статусы бирелгәч куанганнарын күрсәгез...

- Туфан абыйның нинди пьеса язып утырганын белә идегезме? Яңа гына табадан төшкәннәрен сезгә укыта идеме?

- Пьесасын укыта һәм шундук фикерне сорый. “Әти, тукта, күңелемнән уздырып алгач әйтермен”, - дигәнгә: “Юк, шундук әйт. Шундук әйтелгән фикер - иң дөресе”, - дия торган иде. Сөйләшеп-фикер алыша идек, берәр җиренә тәнкыйть әйтсәм, ул инде бәхәсләшеп тә ала, тәнкыйть сүзен ишетүе дә рәхәт булмагандыр. Кемнекен ничектер, гомумән, минем тарафтан тәнкыйтьне кабул итмәде. Көнкүрештән башлап, җитди әйберләргә хәтле тәнкыйтьли башласаң, ул үз гаебен беркайчан да танымады. Бу сүзне оныклары да дәлилли ала. Вакытлар узгач, мин хаклы булганны аңлагач, соңарып кына эшләп куя, ләкин син теге вакыт хаклы булгансың икән, дип әйтми иде.


- Әтиегез белән әниегезнең мөнәсәтләрен ничек бәялисез?

- Бу хакта сөйләргә бик яратмыйм. Мөнәсәбәтләре бик үк гади түгел иде. Аларны берләштерүче әйбер сәнгать, театр булды. Шул сыйфатлары бергә тоткандыр да, дип уйлыйм мин. Мәсәлән, спектакль, театрдан кайталар да сәгатьләр буе, төнгә кадәр шул хакта фикер алышалар. Бу яктан фикер уртаклыгы бар иде. Аларны көнкүреш, тормыш берләштермәде. Мин үпкәләп әйткәли дә идем әле, сезгә, гомумән, бала табасы булмаган, дип. Бала – мәшәкать, дигән сүз. Мине тегендә-монда калдырып, бөтен бала чагым кем беләндер калып узып китте. Әни гастрольдә, әти командировкада - икесе ике якка чыгып китәләр. Кемгә ышанып калдыра алалар, шунда кала идем.

- Һәйкәл мәсьәләсе калкып чыккан иде, бу хакта нәрсәләр әйтә аласыз?

- Һәйкәл кеше үлгәч 25 елдан соң гына куелырга мөмкин икән. Ә менә бюст мәсьәләсе хәл ителер, мөгаен. Бюстны хәттә исән кешеләргә дә куярга рөхсәт ителә. Минем ишетүемчә, аны туган ягы Кама Тамагындагы әти исемен йөртүче музей каршысына тәгаенләмәкчеләр...

- Әлфия апа, Г.Камал театры сәхнәсендә Туфан абыйның тагы нинди спектакльләрен күрергә теләр идегез?

- “Саташу” әсәрен. Аны республика театрлары сәхнәләрендә тамашачы күрде дә инде. Ләкин нишләптер Фәрит Бикчәнтәев куелышында күрәсем килә. Режиссер Фәритнең иҗатын бик яратам. Аны бөтен кеше аңлап та бетерми, чөнки ул бик нечкәлек белән эш итә. Бигрәк тә, Марсель Хәкимович алымнарына өйрәнгән тамашачы һәм тәнкыйтьче аны кайбер мизгелләрдә кабул итеп тә бетерми торгандыр. Ләкин Фәрит Рифкатович - нечкә иҗатчы, төрле нюанслар белән эшли торган кеше. Бөтен куелышны ул төп фикерне ачуга юнәлдерә, эффектларга бик исе китми. “Саташу” - бер яктан көнкүрешкә бәйле, елап карый торган әсәр, шулай да ул әллә ничә катлы пьеса, дияр идем. Анда режиссерга иҗат итәргә иркенлек җитәрлек, дип уйлыйм. Икенчесе исә, “Әлдермештән Әлмәндәр”нең кабат сәхнәгә кайтуын теләр идем. “Зәңгәр шәл” кебек татар драматургиясенең классикасы булырлык әсәр бит ул... Камал театры репертуарын бизәп торса, зыян итмәс иде. Халык яратып, тамашачы туймыйча караячак спектакль ул...

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: