пятница, 31 мая 2013 г.

Уфада татар теле ничә кешегә кирәк?

30 май Башкортстан татар иҗтимагый үзәге татар телен яклап каршылык чарасы уздырды. Пикетта барлыгы егерме өч кеше катнашты.
Татар телен яклау чарасы. Уфа, 30 май, 2013
Татар телен яклау чарасы. Уфа, 30 май, 2013 Каршылык чарасы Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Шуны да әйтергә кирәк, республика парламенты керткән тәртипләр буенча каршылык чаралары Уфа үзәгендә бары тик бер урын – Спорт сарае каршындагы мәйданда гына уза. Калган өч урын башкала читендәге бистәләрдә. Үзәктә дигәне дә кеше кайнап торган урын түгел, халык йөрми торган мәйданнан гыйбарәт. 
 
Пикеттагы шигарләр бар да тел проблемнары хакында. "Татар теленә дәүләт теле статусы!", "Иптәш Хәмитов! Татар  проблемнарына йөзең белән борыл!", "Татарлар – республиканың төп халкы. Милли үсешкә тигез хокуклар таләп итәбез!", "Татарны башкортча укыту дөрес түгел!", "Татар гимназияләре ачуны, ябылган мәктәпләрне тергезүне, радио һәм телевидение таләп итәбез!" кебек шигарләрне күрергә була иде.
 
Чараны оештыручы Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов: "Безнең пикетка чыгуның максаты – хакимият һәм җәмәгатьчелекнең республикада яшәүче ике миллионга якын татар проблемнарына игътибар итәргә, аларны чишәргә кирәк икәнлеген күрсәтү. Безнең тел, мәдәният, мәгариф проблемнарыбыз баштан ашкан. Без аларны егерме елдан артык инде чишүне таләп итәбез. Без – төп халык, монда ата-бабаларыбыз туган, яшәгәнбез, милләт буларак формалашканбыз. Без тигезлек яклы. Барлык халыклар өчен дә республикада тигез шартлар булырга тиеш", диде.
Татар телен яклап каршылык чарасы
Татар телен яклап каршылык чарасы


Пикет ахырында "Яблоко" фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин да килде һәм чыгыш ясады. Ул республикада һәм, гомумән, Русиядә кеше, халык, милләт хокуклары бозылуы турында сөйләде.
  
Чарада Бөредән килгән "Татар, уян" интернет сәхифәсен оештыручы Радик Нуретдинов та бар иде. Ул үзенә басым башлануы турыда сөйләде:

"Бүген иртәнге алтыда фатирыма иминлек хезмәтләре килеп керде. Алты кеше фатирны тентеп, компьютерны алып чыгып китте. Үземне берничә сәгать тикшерү бүлегендә тоттылар. Алар мине берничә ел элек сәхифәгә язган бер комментар өчен тикшерүләрен ирештерделәр".

Шундый ук тентү һәм компьютерны кулга алу Уфада яшәүче Булат Салиховларда да булган.
 
Каршылык чарасын оештыручы Рәмил Хөсәенов хакимияттән рөхсәт алганда чарада иллегә якын кеше катнашачагын белдергән булган. Пикетта исә барлыгы егерме өч кеше катнашты.
 
Рәссам Роберт Ярулла: "Мин үзем күпме кешене чакырдым. Интернетка чакырулар куйдык. 300 меңнән артык татар яшәгән Уфада халыкның болай җыелуы – хурлык. Милли үзаң түбән. Күрәсең, күпчелеккә тел статусы кирәкми", диде.
Татар телен яклап каршылык чарасы
Татар телен яклап каршылык чарасы

Комментариев нет: