Әссәләмегәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Мин, Гөлсинә Чабатова, - Тукай районы Иске Дөреш
авылы китапханәчесе, сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм.
Шушы авылга иптәшем белән колхоз направлениясе
белән килеп урнашканга 30 ел, ә төп белгечлегем китапханәче булып эшли
башлаганга 20 ел.
Үткән
гасырның 70 елларында салынган китапханә бер тапкыр ремонт күрмәгән, тәрәзәләр
җимерек, батареялардан су ага, стеналардан штукатуркалар коелып беткән, килгән
кешеләр сыер абзары да моңардан әйбәтрәк дия иделәр.
Пенсиягә чыгасы бар дип тормадым, акча сорап, ярдәм сорап карадым да (ул
главаны чыгардылар инде), гайләбез белән 6-7 еллар дәвамында ремонт ясадык. Бер
елны тәрәзәләр алыштырдык, икенче елны батареялар алыштыру, идән җәю,
стеналарына штукатурка, шпатлевка, 4 тапкыр краска белән буядык, җимерек ишекне
алыштыруга бирелгән акчаны авыл сабантуена тотылды диделәр. Районнан акча юллап
йөреп, анысын алыштырдык. Кыскасы, китапханәне гөл бакчасына әверелдердек.
Кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык хәл, барысы да үзебезнең акчага эшләнде.
Элеккеге район главасыннан сорагач, күрше 15 йортлы Җикән Күл авылының
сабантуена 100 мең акча таптылар, китапханәгә бер тиен дә бирмәделәр.
Шушы якты, чиста китапханәгә ремонт ясаганны читтән генә карап торган авыл
советы рәисе Дусадбеков Равис Миннехәмәт улына урын кирәк булган икән, мине
китапханәдән куа башлады. Башта ярты ставкага калдырды. 4 еллап утыра инде ул
авыл советы булып, колхоз идарәсеннән үзләрен чыгаралар икән бит, югыйсә
чыгарасылары билгеле иде. “Хәзер мәктәпкә төшәсең, төшмәсәң китапларыңны
чыгарып атам”, - дип яный башлады.
Мәктәп авылдан читтә урнашкан, ә минем китап укучыларым өлкән яшьтәгеләр
анда төшмәячәк! Китапханәдә даими эшләп килүче «Иман» клубы hәм «Хуҗабикә» клубы
әгъзалары барысы да өлкән яшьтәгеләр.
Миңа шушы янаулар башлангач, район хакимияте башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улына
бардым, ул мине җылы кабул итте. “Сезне беркем беркая күчерергә җыенмый, үз
урыныгызда исән-имин эшләгез”, - диде. Китапханәчеләрнең хәлләренә керә белә
торган җитәкчебез ул безнең!
Безнең китапханәчеләр башыннан күп нәрәсәләр үтте инде, элеккеге глава
районның гөрләп эшләп торган Үзәк китапханәсен бетерде. 40 меңнән артык китап
(классика, шедевр) авылларга таратылды - исәптән чыгарылды, макулатурага
тапшырылды. «Тәүбә» мәчете каршында иде ул, хәзер аның урынында Нижегородский
Лингвистический университет имеш, ярты шәрә кызлар мәчет стенасына сөялеп
тәмәке тарталар.
Район хакимиятендә бөтен
главага да ярый торган социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Люция Хаковна! Бу
китапханәне бетерүдә сезнең өлешегез бар, минем китапханәне күчерергә
ният сезнең фәрман буенча эшләнә.
Китапханәдә үткәрелгән
чараларны санап китәм: «Китап сөючеләр» түгәрәге белән әкиятләр, шигырьләр,
табышмаклар кичәсе, Г.Тукайга багышланган шигырь кичәсе бер елда калганы юк,
балалар белән кече авыл сабантуе үткәрдек. «Хуҗабикә» клубы белән чигәбез,
бәйлибез, тегәбез. «Иман» клубы белән гарәп хәрефләре өйрәндек, ифтар
мәҗлесләре үткәрәбез. «Әфган яралары» Әфганстанда хезмәт иткәннәрнең әниләре
чакырылды. Сугыш чоры балалары очрашуы үткәрелде. Җырчы композитор Рубис
Зарипов белән очрашу. Инвалидлар рәисе булган өчен генә түгел, һәр ел саен
инвалидлар декадасы уңаеннан «Бер җылы сүз җитә кешегә» исеме белән үткәрелә.
Авыл советы hәм бер нинди хәрәм эчемлек куйдырмыйча!
Шушы чараларга беркемнән дә
бер тиен акча сорамыйча, бары тик үзебезнекен әзерләп, ясап, пешереп, зур
саваплы эшләр эшли алганыбызга сөенеп эшләргә генә.
Авыл советы рәисе Дусадбековның мондый чараларда
катнашканы юк, клубта үткәрелгән эчү мәҗлесләрен кулайрак күрә. Җәмәгать
урыннарында хәрәм эчемлек эчкәннәре өчен яшьләргә штраф салына, ә көпә-көндез
бабайларны, өлкән яшьтәгеләрне аракы белән сыйлаучы-сыйланучы Дусадбековка бу
кагылмый күрәсең?! “Алай эшләмик”, - дия башласаң, “Синнән сорап торган кеше юк
әле”, - дип кенә җибәрә.
16 май көнне көндезге сәгать 2 ләр
тирәсе иде. Китапханәгә тагын кереп җикеренә башлады. “Глава сине чыгарырга
кушты, синең монда кирәгең юк, чыгып кит, ачкычны бир, ”, - дип кычкыра
башлады. Тумбочкада ачкыч тапмагач, миңа килеп ябышып, көч кулланып, сугышып,
ачкычны тартып алып, үземне куып чыгарды, ишекне бикләп ачкычны алып чыгып
китте. Мин носки белән урамда басып калдым. Мәктәптә хезмәт укытканда балаларны
кыйнавы белән даны чыккан кешедән тагын ни көтәсең!
Мин китапханәдәге барлык китаплар өчен дә җавап
тотам. Ул вакытка әле бернинди дә рәсми документка, китапханәне күчерү буенча
приказга таныштым дип кул кую булмады.
Улым мәчеткә азан әйтергә дип кенә киткән иде,
аның да башына сукты. Ачкыч талап алган да кулымдагы кан эзләре, күгәргән
җирләрне суд-медицина экспертизасына барып күрсәттем.
Шушы яшемә җитеп, мин мондый кимсетүне күргәнем
булмады, ислам кануннары буенча мине, газиз динемә тугрылыклы булган, мөселман
хатынына кул күтәрергә аның хакы бармы икән?!
Мондый куркыныч җитәкченең бу постта утырырга
хакы юк, тиешле чара күрү дә ярдәм итүегезне сорап,
Гөлсинә
Чабатова.
Вәгәләйкүм Әссәләм, хатыгыз
белән танышып чыктым, Аллаһы боерса 3 майда Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәгенең чираттагы
җыелышында сезнең хатыгызны укып, Татарстан хөкүмәт җитәкчеләренә һәм Татарстан
халкына мөрәҗәгать итәрбез, иншаАллаһ. Пычрак җаннардан мөселман
кардәшләребезне кыерсыттырмабыз.
Хөрмәт белән ТИҮ рәисе,
Рафис Кашапов.
Комментариев нет:
Отправить комментарий