среда, 8 мая 2013 г.

Бәйрәм түгел, сагыш көне...


Бәйрәм түгел, сагыш көне...
Җиңү көне – ул бәйрәмме? Нилектән без сугышта катнашкан, кан койган ветераннарыбызның кадерен белмибез? Нигә алар мескен? Һәм нигә алар елый?

...Сугышта катнашып, бер аяксыз кайткан бабамны мин хәтерләмим.Үзем бу якты җиһанга дөньяга килгәч тә, ул инде бакыйлыкка күчкән. Курск дугасында аягын җәрәхәтләгән бабай сугыштан соңгы гомерен агач аякта уздыра. Шул килеш тә әби белән икәүләп җиде (!) бала тәрбияләп аякка бастыралар. Чөнки үлем белән күзгә-күз очрашып кайткан бабайның изге нияте була: нәсел калдыру. Әйтүләренә караганда, мин тугач та, кулына алып “шөкер, фамилиябез югалмады” дигән.

Заманасы авыр, тормышлар кырыс, сәламәтлек юк... Бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя биргәндә, нигә шул кадәр күп бала тудырдылар да, нигә шулай азапландылар икән дигән сорау туарга мөмкин. Бабайның изге теләген аңлыйм мин. Ничәмә ничә миллион халыкны алып юк иткән мәгънәсез сугышка үч итеп үстергәндер ул балаларны (гомумән, 45нче елдан соң шул канкоешка үч итеп яшәмәде микән әле ул?). Әлбәттә, нәсел дәвам итү теләге дә зур булгандыр. Аннан килеп, әгәр рәхәтләнеп балалар да үстерә алмагач, нигә генә яуланган соң ул җиңү дигән уйлары да булгандыр.

Әйтүләренә караганда, Җиңү көннәрендә аның күзендә һәрчак яшь булган. Гадәти көннәрдә дә кешегә сиздерми генә сулкылдап елаган ул. Әлбәттә, аның өчен сугыш хәсрәт-кайгылары белән истә калган. Бер мәгънәсезгә үзләре дә аңлап бетерә алмаган канкоешта көрәштәшләрен искә төшереп еладымы икән ул? Әллә сугыш китергән казаларны күреп йөрәге әрнедеме икән? Һәрхәлдә, шатлыктан, бәйрәм итүдән елагандыр дип уйламыйм...

Кемдер елый, кемдер исерә

Каршы килүчеләр булыр, әлбәттә, әмма минем өчен Җиңү көне ул бәйрәм түгел. 9 майны мин сагышлы, яшьле көн буларак кабул итәм. Элегрәк бу көн ничектер тыйнаграк үтә иде сыман. Нәкъ менә үткәннәрне истә тоту, гыйбрәтләр алу төсендә уза иде кебек. Бәлки, авылларда гына шулай булгандыр. Шәһәргә килгәч, соңгы еллардагы биредәге тамашаны күзәткәч, ирексездән үземнең дә күзләремә яшь тыгыла башлады. Әйе, Җиңү көне, чыннан да, бәйрәм генә түгел, хәтта ки тамашаны хәтерләтә башлады.

Моннан унбиш еллар элек Казандагы беренче 9 майны уздырганым истә. Җиңү паркында ул чакта ветераннар күбрәк иде шул әле. Гадәттәгечә, бер минутлык тынлык вакытында каз тәннәре чыга, ветераннар күзендә исә яшь. Көннең икенче яртысында бәйрәм итү башланды, яшьләр күпләп җыелды. Кичкә таба исә соңгылары исерешеп бетте. Кызлары да исерек, егетләр дә. Олылар да калышмый. Боларда инде ветераннар кайгысы да калмады, Җиңү көне дә исерү чарасына әйләнде. Чәчәкләр белән башланган көн бөтен тирә-юньдә аунап яткан шешәләр, салют аткандагы кычкырулар, үкерүләр белән тәмамланды. Ә ветераннар күзендә әле һаман да яшь иде. Кызганыч, әлеге картинаны елның елында күрү гадәткә әверелде.

Әлбәттә, ветераннар арасында да төрлесе бар. Сугыштан качып ятып, каһарманга әйләнгәннәре дә җитәрлек. Бер караганда, аларны да гаепләп булмый. Һәр кешенең яшисе килә, берсенең дә күрәләтә үлемгә барасы килмидер. Яшәргә теләү инстинкты андыйларны соңрак герой ясады. Алар бәйрәм чараларында еларга тырышса да, елмаю аша күз яше чыгара. Алар бәйрәм тантанасы вакытында иң алгы рәттә утыра. Чын ветеран исә тыйнак кына арттарак урын ала. Яки таягына таянып басып тора. Бабайның күз яшьләре дә әнә шундый ясалма каһарманнарны күреп аккан, диләр.

Үзебез мескен

Ветераннарыбызның, чын каһарманнарыбызның мескенлеген күреп тә йөрәк әрни. Үзләре яулаган тормышта рәхәт яши алдымы алар? "Әйе!" дип әйтә алмыйбыз. Инде бик сирәк кенә кала башлагач, хөкүмәт үзләрен фатирлар белән шатландырырга теләде. Анысы да бик уңышлы барып чыкмады. Һәрхәлдә, теге яки бу райондагы төрле хәлләрне күреп-белеп торабыз. Май аенда берничә колбаса, чәй ише ризык салынган пакетлар да өләшәбез. Кайбер җирлекләрдә өйләренә барып хәлләрен белешү дә була бу көннәрдә. Шушы хәлләрне күреп, сугыш ветераннарына, тол хатыннарына һәрдаим тиешле ярдәм күрсәтү алмаудан туган мескенлегебезгә янә бер инанып, 9 майның сагыш һәм хәсрәт көне икәнлегенә ныграк төшенәсең. Күз яшьләре бәлки әнә шуннандыр да...

Сабир ЗАКИРОВ

Комментариев нет: