суббота, 15 июня 2013 г.

Россия халкының 80 проценты Интернеттан башка яши алмый

Россия халкының 80 проценты Интернеттан башка яши алмый
Тиздән Россиядә Интернет аша аралашу үзара очрашып, күрешеп сөйләшүләрне кысрыклап чыгарырга мөмкин. Махсус тикшеренү уздырганнан соң, белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән.

Илебез халкының ни дәрәҗәдә интернетка бәйле булуларын Amstel Premium Pilsener маркетинг тикшеренүләре агентлыгы ачыклаган. Ул уздырган сораштыруда 26дан 45 яшькә кадәр булган 4 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның 80 проценты Интернетта утыруны гади аралашуга караганда өстенрәк, дип тапкан. 73 проценты исә, хәтта, якыннары-дуслары янында да социаль челтәрләрдән файдаланулары турында белдергән. Бактың исә, хатын-кызлар Интернетта утырырга ирләргә караганда да ныграк ярата икән.

Интернет-бәйлелеккә килгәндә, сораштырылучыларның 53 проценты социаль челтәрләрдә кирәгеннән озаграк утыра, шул рәвешле вакыт узганлыгын сизми дә кала. Болар, күп очракта, 26-35 яшьлек россиялеләр, ди.

Шунысын да билгеләп узу кирәк, интернет кеше тормышына шул дәрәҗәдә тирән үтеп кергән ки, электрон чараларны бер көн кулланмый тору да алар яшәешен авырлата икән. Бу яңалыкны күптән түгел генә Мэриленд университеты белгечләре ачыклаган булган. http://www.intertat.ru/tt/

Комментариев нет: