Болгар һәм Болгарчылык хакында кайбер фикерләрем
«Болгарда күренмәдең, бармадың ахры?», «Ник Болгарга бармадың?», «Үзең дин тоткан булып йөрисең, үзең Болгарга да килмәдең…» Бу сүзләрне таныш-белештән атна буе ишеттем. Кайберләренә ник бармавымны аңлаттым, кайсыларына «вакыт булмау» сылтавы гына таптым. Ә чынлыкта ник бармадым соң? Хәер, моны бер сәбәп белән генә аңлатып та бетерә торган түгелдер, алар күп җыела.
Мөгаен, сәбәпләрнең иң беренчесе динидер. Чөнки Болгар җыенын безнең кайбер сәясәтчеләребез һәм дин әһелләребез дини бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрделәр. Алай гына да түгел, дини йола – «кече хаҗ» дип игълан иттеләр. Янәсе, хәзер Мәккәгә барып йөрисе юк, бирегә генә киләсе. Бу көфер сүзләрне шактый дәрәҗәле сәясәтчеләр әйтте, тик бер генә мөфти каршы чыкты – Госман хәзрәт Исхакый. Ул бары тик Болгар җыенын «кече хаҗ» дип игълан итүдән баш тарткан, иманына тугрылык саклап түрәләр таләп иткән фәтваны бирмәгән өчен генә мөфтилегеннән китәргә мәҗбүр булды. Ә инде кемнәрдер уйлап чыгарган «Нурлат вакыйгалары» дигән спектакль, «Татарстанны ваһһабчылаштыруы өчен» дигән уйдырмага кайбер карагруһ журналист вә экспертлар гына «ышанды».
Минемчә, Госман Исхакыйның китүе төп сәбәбе – Болгар иде… Ул китүнең нәтиҗәсен күрдегез – ил өстенә афәт килде, барчабызның тынычлыгы югалды, мөселман-татарны төрле ярлыклар тагып бүлгәләп, төрмәләргә утыртып җәзаладылар.
«Болгар җыены»ның дини вакыйга булмавын раслаучы кеше, бүген «ваһһабчы» ярлыгына ия булырга да мөмкин. Миңа бу ярлык бүгенге көндә Төркиядә яшәп ятучы экс-мөфтиебез Илдус Фәиз таккан килеш саклану сәбәпле, куркыр җирем юк. Шуңа да «Болгар җыены» дигән чараны диниләштерүнең үтә зарарлы фал булуын кычкырып әйтәм. Чөнки беренче һәм икенче елларында бу чарага мин бардым. Бик шикле, Исламга сыймастай гамәлләр кылынуын күреп кайттым. Биредә бары тик Мәккә каласында, Хәрәм мәчетендә, барча мөэмин-мөселман өммәтенең кыйбласы булган Кәгъбәтулла янында гына башкарыла торган гамәлләр кылына. Әйтик, иске Хан мәчете хәрәбәләре тирәсендә җиде кат тәваф кылуны, шул мәчетнең ташларына ябышып ниндидер фазыйләтләр сорауны Аллаһы Тәгаләгә ширек катнаштыру дип кенә бәяләргә мөмкин. Иң куркынычы, бу гамәлләр йөзләгән имам, дистәләгән мөфтиләр катнашында эшләнә. Моңа каршы чыгасы урынга алар тәкъбир әйтеп алгы сафларда баралар. Бу безне хак динебездән кире җаһилияткә таба сөйрәүче күренешләр. Шуңа күрә имамнарың вә мөфтиләрнең күпчелеге «Болгар җыены»н инкарь итә, анда бармый. Бу урынны бары тарихи җир, татарның тәүге тапкыр ислам кабул иткән урыны итеп кенә таныйлар. Ә инде Болгарга сәхәбәләр килеп җиткән һәм алар анда җирләнгән дию, безне бөтен Ислам дөньясы алдында хурлыкка калдырырга мөмкин. Чөнки сәхәбәләрнең бары Кавказга гына килеп җитүе – дин тарихында билгеле нәрсә. Гомумән, һәр сәхәбәнең исеме дә, нәсел-нәсәбе дә инде күптән өйрәнелгән. Ник алайса Болгарда җирләнгән сәхәбәләрнең исемнәре мәгълүм түгел? Чөнки юк алар анда, булмаган һәм була да алмаган! Шулай түгел икән, китерегез дәлилләрегезне, ә буш сүз сөйләп татар халкын башка мөселманнар алдында көлкегә калдырмагыз! Әле табигыйннар килеп урнашкан дисәк, ышанырлык булыр, монысына Ислам җәмәгатьчелеге алай ук тәнкыйди карамас иде. Юк бит, безгә нәкъ менә сәхәбәләр кирәк, кимрәгенә без риза түгел. Берәүләр бу әкияткә ышана, икенчеләре ышанган кыяфәт чыгара, өченчеләре дәшми – дошман ярлыгы тагулары бар… Кыскасы, «Болгар җыены» мөселман-татарны бүлгәләүче фалга әверелә. Бүлгәләүче, димәк, зыянлы дияр идем мин…
Хәер, Болгар инде күп дистә еллар татар халкын икегә бүлүче фал булып тора. Берәүләр үзләрен «болгарчылар» дип атый һәм Алтын Урдага бер катнашлары да юк дип саный. Икенчеләр, болгари тамырларыбыздан баш тартмыйча гына, Алтын Урданың күпкә мөһимрәк булуын ассызыклый һәм татар халкының милләт булып оешуында аның йогынтысының әһәмиятен раслый. Шулай итеп Болгар татар зыялыларын тагын икегә бүлә, тарихи буталчыклык кертә. Толерант булып кыланучы, хакимияткә тәлинкә тотып фикерен җил искән якка үзгәртүчеләр болгарчылыкны алга сөрәләр. Янәсе, без бөек урыс халкын «иго»лар белән җәзалап, аның фәнни вә сәяси, икътисади үсешенә комачаулап, бүгенге мескен хәленә калдырган татар-монголларга туган да, дус та түгел, әле киресенчә – дошман. Чөнки ул татар-монголлар үзләре безнең борынгы болгар бабаларыбызга яу белән килгәннәр, бабаларыбыз аларны ике тапкыр кыйнап җибәргән. Бары өченче килүләрендә генә Болгар каласын җимереп, җир белән тигезләп, халкын коллыкка алганнар… Ә «татар» дигән кушаматны безгә 19нчы гасыр азагы, 20нче гасыр башында гына такканнар… Алтын Урда безгә яманаттан башка бер мирас та калдырмаган һәм башка шундый дәлилләр күп китерелә.
Шәхсән үзем Дәрдемәнднең «Татар улы татармын» дигән сүзләре тарафдары булам. Әмма бу инануым миңа Ауропада беренче булып чуеннан корыч койган, сабын ясарга өйрәнгән, күн читекләр кигән болгар бабаларым белән горурланырга комачауламый. Афәрин, булдыклы, батыр кавем булган, үз дәүләтчелеген төзи алган! Тик шуның белән шул – бу бабаларым тарихыма башкача йогынты ясамаганнар.
Бу дәүләтчелегебездән безгә алтын-көмеш зәркән эшләнмәләр калган… Мөгаен, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын искә алу кирәктер. Монысы чынлап та, бөтен дөнья алдында борын чөярдәй мөмкинлек бирә – 1000 еллык әдәби мирасыбыз бар! Әмма дөнья сәясәтенә йогынтылы, бөтен дөнья тарихына эз салырдай дәүләт булмаган. Хәтта бүген без «болгар җыены» уздыра торган Болгар каласындагы борынгы корылмалар да Алтын Урда чорында төзелгән. Бу нисбәттән дә Болгар дәүләте Алтын Урдадан өстен куярдай түгел.
Гомумән, болгарлык тәгълиматы безгә узган гасыр урталарында Сталинның татарга каршы сәясәте аркасында тагылган бер зарарлы күренеш кенә түгелме икән? «Халыклар атасы» үзе грузин булса да, урыс милләтен СССРдагы бөтен халыклардан өстен санаган. Шуңа да урысны «иго» белән җәзалаган татарның тарихына үз төзәтмәләрен керткән. Бүген безнең кайбер сәясәтчеләребез бары тик күз уңында булу өчен генә шушы тәгълиматка хезмәт итәләр, татарның тарихына зыян салу бәрабәренә үзләрен кемгәдер кирәк итеп күрсәтергә тырышалар. Беркемнең дә шәхси амбицияләре милләт мәнфәгатьләреннән өстен була алмый!
Бүген республикада татар тарихын Болгар хәрәбәләренә яраклаштыру, Алтын Урданың әһәмиятен киметү башланды кебек. Ләкин ярты дөньяны биләп торган бу дәүләтнең казанышларын, тарихта калдырган эзен бер Болгар белән генә киметеп тә, югалтып та булмый. Бу сәясәт бары тик татарның үзен юк итүгә генә алып барачак. Горурланырдай тарихыннан баш тараткан халыкның яшәргә хакы да булмаячак. Мәскәүнең бөтен хыялы чынга ашачак. Шуның өчен тырыша бит инде: Болгарны сипләргә, яңадан төзергә рөхсәт бирә. Тик бер шарт белән: Казанны яулап алуда зур әһәмияткә ия булган Зөя утрау-каласын да төзекләндереп, урысның бөеклегенә һәйкәл салып куярга кирәк. Килер бер көн, урыс малае белән татар малае шушы утрауга килерләр, татарның беренче президенты төзеп куйган корылмаларны карап йөрерләр дә, урыс малае әйтер: «Тарих дәреслекләрендә дөрес язылган – урысларның Казан ханлыгын яулап алуы татарларга файдага гына булган. Менә безнең нинди тарихи мирасыбыз бар һәм ул урыс халкының бөеклеген раслый. Ә сез татарларның нәрсәсе бар?» – дияр. Татар малае моңа нәрсә дип җавап бирер? «Безнең Алтын Урда чорында салынган Болгарыбыз бар», – диярме? Көлке! Ә менә Алтын Урда тарихыннан баш тартмасак, без үзебезнең дөнья, шул исәптән Русь тарихына да салган эзебезне һәрчак күрсәтә, теләсә кемнең авызын томалардай дәлил китерә алабыз.
Шулай итеп, болгарчылыкка артык бирелеп китү – Мәскәү алдында куштанлану өчен генә яраклы бер шәйдер. Әле дә ярый Кремльдәге агайлар бәяли белсә, юк бит! Күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовның «Звезда Поволжья» газетасында язуына караганда, федераль үзәк биргән акчаның бары 20 проценты гына Болгарга тотыла, 80 проценты Зөяне сипләүгә китә. Монда да безгә «үз урыныбызны» күрсәтәләр түгелме соң? Мәскәүгә күпме генә койрык болгасаң да, ярап булмый шул ул. Алайса нигә яраклашырга? Нигә тарихыбызга, динебезгә хилафлык кылырга? Бәлки кемнәрнеңдер амбицияләрен тыебрак торуы гына кирәктер?
Юк, мин Болгарның торгызылуына каршы түгел – төзелсен, бөтен дөньядан туристларны җәлеп итәрдәй үзәккә әверелсен. Әмма биредә килгән-киткәнгә Мәскәү Кремленә яраклаштырылган, мескенәйтелгән тарих түгел, ә ярты дөньяны уч төбенә биеткән Алтын Урда, аннан туган Казан ханлыгыбыз искә алынсын. Биредә болгар бабаларыбыз тәүге кат Ислам кабул иткәннәр, иман кәлимәләрен әйткәннәр икән, монда динебезне кире җаһилияткә, мөшриклыкка тарту булмасын. Бүген исә без шуны күрәбез.
Гомумән, республикабызда тарихи урыннар бихисап. Биектау районындагы Иске Казан дисеңме, Балык Бистәсенең Чаллы шәһәрчегеме – барысы да тарихыбызны чагылдыра, һәркайсы торгызылып бөтен дөньяга күрсәтердәй. Ләкин алар милләтебез өчен файдалы, яшь буында үткәннәребез өчен горурлык хисләре уятырдай тарихыбызны алга сөрергә, башка халыкларга да шуны күрсәтергә тиеш.
Һәрбер татар кешесе Ауропагамы, Азиягәме баргач: «Әйе, мин ярты дөньяны үз кулында тоткан, буйсындырып зур дәүләт төзегән, аның белән гадел идарә иткән халыкның баласы – мин сез тарих китапларыгыздан укып белгән татар булам!» – диярлек горурлыкка ия булсын. Бары шул чакта гына милләтебезнең сакланып калырлык көче булыр. Һәр кавемнең киләчәге, аның үткәннәренә – тарихына салып куелган. Шуңа да бит Гитлерның фикердәше, Өченче Рейхның төп идеологы Геббельс: «Яулап алынган халыкларның беренче чиратта тарихын тартып алыгыз. Өч буын эчендә алар тыңлаучан сарык көтүенә әверелерләр», – дигән.
Без инде 460 елдан артык сарык көтүенә әйләнмичә сакланып калдык. Димәк, үткәннәребез шанлы, яшәү көче безнең геннарыбызга сеңеп калган. Хәзер амбицияле сәясмәннәр, мөшриклык сазлыгына атлаучы динчеләр теләгенә ияреп безне биш гасырга якын саклаган тарихтан, саф динебездән баш тартыйкмы? Мондый бәяне бездән беркемнең дә сорар хакы юк!
Искәндәр СИРАҖИ. http://beznen.ru/basma/2013-22/tatar-uli-tatarmin/
Комментариев нет:
Отправить комментарий