1 июнь көнне Пенза шәһәрендә «Идел буеның иң уңышлы гаиләсе» дип аталган бәйге тәмамланды. Балтач районының Карадуган авылында гомер итүче Зыятдиновлар гаиләсе исә әлеге конкурсның абсолют җиңүчеләре дип табылды.
«Идел буеның иң уңышлы гаиләсе» бәйгесе быел беренче мәртәбә генә уздырыла. Аның максаты - илдә гаилә институтының уңай имиджын булдыру, заманча гаиләләрнең җәмгыять тормышында ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын ассызыклап күрсәтү, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләрен пропагандалау.
Чарада Россиянең 14 төбәгеннән 25 күпбалалы гаилә катнашкан. Араларында Балтач районының Карадуган авылында гомер итүче, 5 бала тәрбияләп үстерүче Фирая һәм Булат Зыятдиновлар да бар. Алар әлеге бәйгедә беренче (!) урынны яулауга ирешә. Конкурстан соңгы хис-кичерешләре турында «Intertat.ru» газетасы журналистына Фирая ханым үзе сөйләде.
- «Идел буеның иң уңышлы гаиләсе» бәйгесе турында безгә районның социаль яклау бүлегендә хәбәр иттеләр. Төрле республикакүләм һәм федераль бәйгеләрдә катнашкан бар иде инде, шуңа күрә куркып калмадык, конкурста катнашырга шундук ризалык бирдек. Нәтиҗәдә, без бәйгенең икенче турын да узып, республика данын яклау хокукы алдык. Аллага шөкер, сынатмадык. Беренче урынны яулап кайттык.
- Жюри әгъзалары өчен нинди чыгыш әзерләгән идегез, ничек таң калдырдыгыз үзләрен?
- Безнең алга гаиләдәге гореф-гадәтләр турында сөйләү бурычы куелды. Аллага шөкер, бу өлкәдә сөйләр сүзебез бик күп. Әтиебез Бакый Зыятдинов 40 ел мәктәп директоры булып эшләде. Үз хәләл көче белән авылда ике музей ачып җибәрде. Беренчесе - «Себер тракты музее» дип атлса, икенчесе исә танылган шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган. Икесе дә уңышлы гына эшләп киләләр. Әтиебез туган як тарихына багышланган 9 китап авторы да әле. Хәзерге вакытта унынчы китабын язу эше белән йөри. Шәҗәрәләр турында исә әйтеп тә торасы юк. Авылда яшәүчеләрнең барысының да тамырларын белә ул.
Чыгышка килгәндә исә, гаиләбез турындагы сәхнәләштерелгән тамаша 7 минутка сыеп бетәргә тиеш иде. Сәхнәгә без бүре һәм кәҗә бәтиләре булып чыктык. Гаиләбез турында сөйләүне исә бирнә сандыгыннан башладык. Безнең балаларның бишесе дә сиртмәле бишектә үстеләр. Сандыкка шул бишекнең кечкенә макетын салган идек. Жюри әгъзаларына шул турыда сөйләдек, ә чын бишекне исә алар махсус әзерләгән презентациядә күрде. Аннары сандык төбеннән әтиебез язган китапларны чыгардык. Әти тарафыннан ясалган зур шәҗәрә шулай ук жюри әгъзалары игътибарына тәкъдим ителде. Бергәләшеп җырладык, татарча биедек. Сәхнә киемнәребез бик матур иде. Гаиләбездә ниләр белән шөгыльләнәбез - шул кыска вакыт эчендә барысын да сөйләп бирүгә ирештек.
- Шулай да, конкурста катнашкан башка гаиләләрдән кайсы ягыгыз белән аерылып тордыгыз микән?
- Чыгыш ясаган гаиләләрнең күбесендә, кагыйдә буларак, бер яки берничә кеше генә актив иде. Я әни кеше, я әти кеше аерылып тора. Без исә барыбыз да бертигез катнаштык. Иң кече улыбыз - 3 яшьлек Фатых та тамашачыларны сәнгатьле шигыре белән шаккаттырды. Артист гаиләсе булмасак та, кулдан килгәнчә тырыштык инде.
- Артист гаиләсе түгел дисез, тормышта ни белән шөгыльләнәсез соң? Белүемчә, бәйгедә гаиләләрнең иҗтимагый тормышта катнашу-катнашмавына да игътибар иткәннәр...
- Ирем «Игенче» авыл хуҗалыгында җитәкче булып эшли. Минем исә башкармаган эшем юк инде. Музейлар эшчәнлеген алып барам, моннан берничә ел элек авылда «Ясмин» ветераннар ансамблен эшләтеп җибәрдем. Җирле радио һәм «Сөембикә» журналы белән элемтәдә торам, яшь әниләргә, хуҗабикәләргә киңәшләр бирәм. Узган ел “Нечкәбил” конкурсында катнашып финалга чыккан идем. «Уңган Нечкәбил» һәм «Иң Нечкәбил» номинацияләре дипломанты булдым.
- Биш бала тәрбияләү дә ай-һай күп вакыт сорый торгандыр. Боларның барысына да ничек җитешәсез?
- Аллага шөкер, иремнең әти-әниләре белән бергә яшибез. Балаларны тәрбияләүдә алар безгә зур терәк. Үзләре дә гомерләре буе актив яшәү рәвеше алып баргач, безне аңлыйлар, хәлгә керәләр. Күпмедер дәрәҗәдә без алар эшен дәвам итүчеләр булып торабыз инде.
- Балага дөрес, әхлакый тәрбия бирү өчен бүгенге ата-анага нинди сыйфатлар хас булырга тиеш дип уйлыйсыз?
- Иң мөһиме, бала тыныч, тату, мәхәббәтле гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләре бик зур роль уйный. Алар шуны күреп, белеп үсәләр бит. Аллага шөкер, ирем белән заманында ике генә ай очрашып йөреп өйләнешсәк тә, бик яратышып торабыз. Ул миңа танышканнан соң 9 көн узгач ук үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
- Хәзерге заманда 5 бала табарга батырчылык иткән хатын-кызлар бик сирәктер. Ничек шундый зур адымга барырга курыкмадыгыз?
- Ирем гаиләдә күп бала булуны теләде - гел «җиде бала алып кайтыйк» дип әйтә иде. Гаиләдә бер генә бала булса, аңа үзенә генә күңелсез бит инде. Ә болай исә, бергә уйнап үсәләр, үсә төшкәч тә бер-берсенә терәк булырлар, Аллаһы бирса. Иң мөһиме, исән-сау булсыннар инде.
- Хәзер Россия гаиләләрендә 3 бала табу норма булырга тиеш дип сөйлиләр. Тик яшь гаиләләр нишләптер һаман да бер-ике бала белән чикләнергә тырыша. Сезнеңчә, моның сәбәбе нидә?
- Һәркем үзе хәл итә торгандыр инде. Бала тәрбияләү зур көч һәм игътибар таләп итә. Яшь буын исә күбрәк үзләре турында кайгыртырга телидер. Кемнең һәрвакыт бала янында гына утырасы килсен. Кинотеатрга да барасы, ял йортларына, кибет-магазиннарга да йөрисе килә. Аларның барысына да 5 бала җитәкләп чыгып китеп булмый бит. Ярый, безнең әти-әни һәрвакыт янда булды, беркайчан да «балагызны алып калмыйм» дигән сүз әйтмәделәр. Яшь гаиләләргә исә күп бала табудан куркырга кирәкми. «Һәр бала үз ризыгы белән туа» дип юкка гына әйтмәгәннәр бит инде. Бу чыннан да шулай. Зур гаилә бәхетле гаилә инде ул.
«Идел буеның иң уңышлы гаиләсе» бәйгесе тәмамлангач, җиңүчеләр белән Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Михаил Бабич очрашты. «Гаиләнең төп кыйммәте - балалар. Безнең максат исә гаилә институтын ныгыту. Россия Президенты әйтмешли, «гаилә» сүзе модага керергә тиеш», - дип белдерде ул җиңүчеләрне котлау чыгышында.
Ә Фирая һәм Булат Зыятдиновларга исә киләчәктә дә бергә-бергә рәхәт итеп яшәргә язсын. Балаларының игелеген, кадер-хөрмәтен күреп гомер итсеннәр. Бүген алар чын мәгънәсендә Татарстанның горурлыгы.
Комментариев нет:
Отправить комментарий