среда, 12 июня 2013 г.

Урмай Зәлидәгә күчте

Урмай Зәлидәгә күчтефото: urmai-urmaevo.ucoz.ru
8-10 июньдә "Урмай – Зәлидә" халыкара төрки дөньясының традицион мәдәният фестивале булып узды. Якшәмбе көнне Урмай авылында милли бәйрәмебез дә гөрләп үтте.

Ике дистә елдан артык татар эстрадасын җырчылар белән тулыландырып торган  “Урмай моңы” фестивале үзенең эшен туктаткач, күпләр аптырап калган иде. Ничек инде Чуашстан  мишәрләренең горурлыгы булган проектны туктатырга мөмкин, дип килешмәүчеләр дә байтак  табылды.

8-9 июнь көннәрендә Урмайда узган “Урмай – Зәлидә”, баксаң, әнә шул җыр фестиваленең дәвамы буларак карала икән. Тик проект җитәкчесе, Чуашстан татарларының милли мәдәни шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов белдергәнчә, төрки халыкларның фольклор этник мәдәниятын пропагандалаучы чара мондый форматта беренче тапкыр оештырыла.

“Йөздән артык башкаручы ике көн  Урмай  авылы халкында кунак булды, өйләрдә яшәде, мунчасын керде, сабан туенда катнашты. Бездә аның кадәр кешене урнаштырырлык кунакханәләр юк, халыкның шулкадәр күңеле булды. Максатыбыз да шул иде," - диде ул.

Ә 10 июньдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында төрки телле артистларның иҗатын Казан тамашачысы да күрә алды. Анда Татарстан, Төркия, Украина, Чуашстаннан, шулай ук Чиләбе, Самара, Түбән Новгород, Әстерхан калаларыннан килгән сәнгатькәрләр үз осталыкларын күрсәтте.

Җырлы-биюле уеннардан торган төрки конкурс биш номинациядә узды. Бию номинациясендә Төркиядән килгән ансамбль җиңүче дип табылса, аутентик фольклор, милли уен кораллары, бию һәм халык җырлары номинацияләре дә үз җиңүчеләрен тапты.

Фестиваль-конкурста катнашучыларны  Татарстан мәдәният министры каршындагы традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге директоры, фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Урмай авылының “Мишәр” ансамбле солистларын исә җырлау буенча уздыручы булмады.

Бәйгегә этно-футуризм дигән музыка юнәлеше дә килеп керде. Ул элеккеге фольклорны бүгенге аваз белән заманча музыка уен коралларында яңгырату дигән сүз. Кызганыч ки, этно-футуризм номинациясендә быел җиңүче табылмады. Димәк, “Урмай-Зәлидә” фестиваленең алга таба башкарасы эшләре шактый әле.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: