суббота, 9 ноября 2013 г.

“Идел” җәмгыятенә – 25

“Идел” җәмгыятенә – 25
Рига татарларының “Идел” җәмгыятенә 25 ел тулды. Бу уңайдан 9 ноябрь көнне милләттәшләребез “Татарлар: кичә, бүген һәм иртәгә” дип исемләнгән зур конференция үткәрә.

Әлеге чара Рига Думасы Мәгариф, мәдәният һәм спорт департаментының иҗтимагый интеграция проекты нигезендә оештырыла. Җыен Рига шәһәренең 51 санлы урта мәктәбе (Маскавас ур., 262) актлар залында узачак.

“Идел” җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов хәбәр иткәнчә, бәйрәм программасында татар җәмгыяте эшчәнлегенең үткәне һәм киләчәккә планнары турында, шулай ук милләтне берләштерүче йолаларны һәм гореф-гадәтләрне саклауга, татар милли киемнәре һәм татар аш-суы үзенчәлекләренә багышланган кызыклы докладлар көтелә. Чыгыш ясаучылар арасында Рига татарлары милли-мәдәни җәмгыяте эшчәнлегенә даими өлеш кертеп килүче Ләйсән Билал, Алсу Мальниеце, Фәимә Турлая һәм башкалар булачак. Моннан тыш программада җирле талантлы шагыйрә Гөлфия Хөрәмшинаның яңа җыентыгын тәкъдим итү дә планлаштырала.

Бәйрәм җыены татар җыр-биюләре һәм милли ризыклар куелган чәй өстәле белән тәмамланыр дип вәгъдә ителә.

Лилия ГАДЕЛШИНА

Комментариев нет: