вторник, 19 ноября 2013 г.

«САБАНТУЙ»ГА ТИМӘГЕЗ!


сабантуй
Шундый чорда яшибез ки, кайчакта милләтебезнең фикере булган матбугатның кая барганын да аңлап булмый. Татар файдасына эшли торган булып үзгәрәме ул, әллә аның аңын томалаучы бер күңел ачу чарасы гына булып каламы? Гомумән, басма матбугатның тагын күпме гомере калды?
Кемдер инде 2020нче елга ук барлык матбугат чаралары электронлашып, интернет челтәренә күчеп бетә дип фаразлый. Мин исә алай тиз генә бөтен кеше компьютерга күчеп бетми, типография, кәгазь исе килеп кыштырдап торган газетаның үз укучысы кала дип саныйм. Иң мөһиме, басма матбугатны саклап кала алу һәм яңа укучыны тәрбияләп үстерү. Совет чорында бу бик яхшы уйланган система иде. Хәреф таный башлау белән мәктәптә укытучы апаң сине «Яшь ленинчы»га яздыра, бераз үсә төшкәч моңа «Ялкын» журналы өстәлә, ә өлкәнрәк классларда «яшьләре»нә язылу зарур иде. Әгәр кем дә булса ул чорда кешеләр -журналларга үзләре теләп языла иде, дип уйласа, ялгыша – безне бала чактан укытучыларыбыз басма сүзгә ияләндереп үстерде. Алар кайсы укучының нинди матбугатка язылуын тикшереп, «онытканнар»ның исенә төшереп торалар иде. Нәтиҗәдә, без мәктәпне тәмамлагач та -журналлар алдырырга өйрәндек, шуның аша татар басма сүзен саклап килдек, милләтнең фикеренә үләргә юл куймадык.
Әйе, матбугат – ул милләтнең фикере, аңы. Әгәр кем дә булса, «җәмәгатьчелек фикере» ишерәк сүз әйтә икән, моны «матбугат фикере» дип аңлау кирәк. Чөнки халыкның уй-фикерен нәкъ менә матбугат формалаштыра. Кызганыч ки, соңгы елларда дәүләт тарафыннан бу фикерне үтерү омтылышы күзәтелә. Татарстанның бөтен матбугатын эшмәкәрләр кулына тапшырып, бу өлкәне бөтенләй белмәгән җитәкчеләр куела башлаганнан бирле, анда кирәксез «үзгәртеп корулар», «модернизацияләр» булгалап тора. Татарның матбугатын башка халыкныкына охшатырга, заманчалаштырырга теләгән, урыслашып беткән җитәкчеләрнең нияте бәлки изгедер дә, ләкин күп очракта бу үзгәртүләр тискәре нәтиҗә бирә – укучы тагын да кими.
Миңа калса, татар матбугаты инде болай да үзенә кирәкле дәрәҗәдә формалашып беткән һәм ул халкыбызның менталитетына – фикер йөртешенә тәңгәл. Әгәр аны гламурлаштыра яки заманчалаштыра башласаң, ул «үзебезнеке» булудан туктый һәм укучы аннан баш тарта. Кайбер журналлар белән тәҗрибәләр үткәреп карадылар бит инде – барысы да акрынлап халык ияләнгән иске формаларына кайтып беттеләр. Тик юл уңае укучыларын гына тагын да югалттылар.
Ярар, ул чакта журналларны яңа форматка гына күчереп маташтылар, ә бу юлы күпләребез «Яшь ленинчы» чагыннан укып үскән, бүген «Сабантуй» буларак чыгып килгән балалар газетасына кизәнәләр. Ләкин ниятләре «үзгәртеп кору» гына түгел, ә журналга әверелдерү. Киләсе елга язылу буенча почта каталогына ул журнал буларак кергән дә. «Татмедиа» җитәкчелеге бу гамәле белән ни эшләргә тели икән?  Күбрәк укучы җыяргамы? Юктыр, практика шуны күрсәтә ки, кешеләр журналларга караганда газеталарга күбрәк языла. Чыгымнарын киметергәме? Тагын юк – журнал күпкә кыйммәткәрәк төшә. «Сабантуй» газетасы хезмәткәре, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова моны балалар матбугатын үтерү дип саный.
– Хәзер газета урынына интернеттан җыелган ниндидер милләтсез, йөзсез журнал чыгарырга җыеналар. Баш мөхәррир көн-төн шуның рәсемнәрен тотып чабып йөри. Аңлавымча, яңа басмада журналистларга урын булмаячак, рәссам белән мөхәррир генә чыгарачаклар. Профессиональ язучыларсыз ничек чыгар ул, анда балага нинди фикерләр бирелер? Әлегә бер нәрсә дә аңлашылмый,– ди балалар язучысы.
– Әмма бүген «Сабантуй» газетасын да балалар егылып укый дип әйтеп булмый бит, тиражлары аз, – дим.
– Аны бүгенге җитәкчелеге шушы көнгә җиткерде дип саныйм. Әлегә газетаны коткарып калып та, кызыклы итеп тә була. Иң мөһиме, ничә буын татар укучысын тәрбияләгән басманы ябып, ниндидер журналга әверелдермәскә кирәк, – ди ул.
Бу уңайдан «Сабантуй»ның баш мөхәррире ни уйлый икән соң?
– «Сабантуй» киләсе елдан айга ике тапкыр чыга торган 20 битлек журнал булачак. Газетадагы бөтен сәхифәләр дә сакланачак, балалар иҗатына элеккечә үк күп урын биреләчәк. Инде хезмәткәрләрнең барысына да яңа басмада эш тәкъдим ителде, теләгән кеше кала ала. Газетадан аермабыз бары рәсемнәр күбрәк булуда гына. Шуңа күрә «Яшь ленинчы»ның рухын яңа «Сабантуй» журналы югалтмас, дип уйлыйм, – ди мөхәррир Айдар Гимадиев.
Гомумән, бу газета һәркайсыбыз өчен кадерле, ниндидер истәлекләр белән, балачак белән бәйле басма. Кемнәр өчендер ул беренче укылган газета булса, икенчеләр өчен беренче язмалары дөнья күрүе, әдәбият дөньясына ишек ачуы белән якын.
Үзенең беренче шигырьләрен «Яшь ленинчы»га җибәргән, заманында хезмәт юлын да шунда башлаган шагыйрь, М. Җәлил һәм Г. Тукай бүләкләре иясе Ркаил Зәйдуллин, киресенчә, газетаны саклап калу яклы.
– Бу газетасыз татарны күз алдына китерүе дә кыен. Бөтен совет чоры һәм бүгенге көн татар әдипләренә юл ачкан басма бит ул! «Яшь ленинчы» газетасыннан ук бу газета укучыны басма сүзгә якынайтучы, тәрбияче булып торды. Элек аның һәр саны көтеп алына, һәр хәрефе укыла иде. Соңгы елларда юл йөрү кагыйдәләре бастыра-бастыра тәмам кызыксызландырып бетерделәр дә, хәзер журналга әйләндермәкчеләр. Журнал укучы белән газета кебек тыгыз элемтәдә тора алмый ул. Миңа калса, газета килеш саклап калу дөресрәк булачак, – ди шагыйрь.
Дөресен генә әйткәндә, мин дә шул ук фикердә. Күпләр өчен татар матбугатының символына әверелгән басмага саксыз кагылу ярамастыр. Булганны җимерү җиңел, соңыннан аны яңадан торгызуы авыррак. Хәер, бездә милли матбугатны үтерәләр икән, аны янә терелтеп маташмаячаклар, җеназасыз гына күмеп куячаклар. Чөнки ул бүген өч төрле катламга өч максатта кирәк: зыялыларыбызга милләтне саклап калу инструменты буларак, матбугат тирәсенә елышкан эшмәкәрләргә бюджет акчасына якынаю өчен, югарыдагыларга үз сәясәтләренең камиллеген күрсәтеп халыкны алдарга. Әлбәттә, мондый «югары» максатларны алга куйган түрә вә эшмәкәрләр зыялыларны ишетмәячәкләр, ә басма сүздән мәхрүм ителгән бәләкәй генә татар баласын күрми үтәчәкләр.
Әлегә кадәр бер генә үзгәртеп коруның да юньлегә илткәне юк, монысына гына ышанып булмас инде. Бәлки әле «Татмедиа» җитәкчелегенең акылы җитәр һәм «Сабантуй»га тимәсләр?! Бәлки Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең югары даирәләргә язган хатларын күрерләр һәм ярдәм итәрләр. Белүемчә, балалар газетасының язмышы 4нче декабрьдә узачак киңәшмәдә хәл ителәчәк. Бәлки анда безнең фикерләрне дә истә тотарлар. Татар басмасының басма сүзен саклап калуга булган соңгы өмете түгелме икән бу…

Комментариев нет: