пятница, 1 ноября 2013 г.

Рафис Кашапов: "Минһаҗевны яклый алмавыбыз татарның мескенлеген күрсәтә"

Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевның әнисе Зөһрә Вәлиуллина “Дөньяда улымны үзләренә сыендыра алучы татар җәмгыятьләре булса, аны азат итәргә мөмкиннәр”, дип белдергән иде. Ләкин татар дөньясында 12 ел Гуантанамода булган Равилгә игътибар бирүче булмады кебек.
                                           Рафис Кашапов: "Милләт үлемгә таба бара"

затлык" сәхифәсендә Зөһрә Вәлиуллина белән әңгәмә чыканнан соң Чаллы ТИҮе рәисе Рафис Кашапов шунда ук барлык татарларга Равил Минһаҗевка ярдәм кулы сузу кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыгачагы, сөйләшүләр алып барачагы хакында белдерде. Нинди дә булса фикерләр булган очракта хәбәрләшү өчен телефон номерын да күрсәткән иде. Нәтиҗә нинди? Шушы сорау белән без Рафис Кашаповка мөрәҗәгать иттек.
  
– "Азатлык"та Равил Минһаҗевның азат ителү ихтималы хакындагы язманы укыгач, ерак һәм чит илләрдәге татарларга, аерым шәхесләргә хәбәр салдым. Анда Равилне коткарырга кирәклеге турында әйттем. Ләкин тараткан хәбәрләремә бер генә дә җавап та алмадым. Әйе, безнең халык – куркак. Татардагы халыкның ун проценты гына да Равил Минһаҗев кебек батыр егетләрдән торса, без күптән инде бәйсез дәүләт булып яшәр идек. Һәрдаим "чит илләрдә ял иттем әле, миллионлаган сумга машина алдым", диючеләр күп. Ләкин бәлагә тарыган Равилне игътибарга алучы юк. Хәзер барысы да тәва кошына әйләнде, диде ул әлеге вазгыять уңаеннан.

– Татарлар арасында шундый сүз уйнатулар да еш ишетелә, теге яки бу милләт кешеләре арасында бер-берсен сатулар юк, бәлага тарыган милләттәшләрен коткару өчен барысын да эшлиләр, диләр. Алда бәян ителгән очрак сезнеңчә татарга туры киләме?
  
Зөһрә Вәлиуллина улын чакырырдай илләрне барлыйЗөһрә Вәлиуллина улын чакырырдай илләрне барлый
– Әгәр яһүдләр, Фәләстин гарәпләре, Кавказ халыклары, французлар, итальяннар һәм башкалар белән шундый хәл килеп туса, аларның барлык иҗтимагый оешмалары шул илдәшләрен, милләттәшләрен яклап чыгу, коткару юлына басар иде. Коткару гына гына түгел, матди ярдәм күрсәтеп, фатирлы итү юлын табар, бар эшне эшләр иде. Безнең куркак халык Русия әләмен күтәреп "без - бөек" дип йөри. Бу инде халыкның менә шушы хәлдә дә куркып калуын, мескен, кол булуын күрсәтә.
  
– Битарафлык каян килә дип уйлыйсыз?
  
– 1552 елда Явыз Иван басып алганнан соң халык 40-50 ел саен күтәрелеп торган, аларның башларын кисә торганнар. Менә шунда көчле, гайрәтле рухлы татар кешеләре бетерелгән. Без хәзер генетик яктан бик авыр хәлдә калдык. Катнаш никахларның күбәюе дә шул исәптә. Муеннарына тәре тагучылар да бар. Милләт үлемгә бара. Равил Минһаҗевны яклый алмавыбыз шуны – татар халкының мескенлеген  күрсәтә. гафиулла газиз

Комментариев нет: