пятница, 15 ноября 2013 г.

"Рус маршы"мы, әллә "Фашистлар маршы"мы?

Мәскәүдә узган "Рус маршы"

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин фикеренчә, "рус телен яклау" дип чара үткәрү – күз буяу гына. Казан чарасында барыбер фашистик шигарләр әйтеләчәк, ди ул һәм бу чараны үткәрүгә рөхсәт биргәнгә хакимиятләрне гаепли. 

"Бу маршның төбендә рус телен яклау пәрдәсе астында милләтчел белдерүләр белән чыгу ята. Минемчә, мондый маршлар милләтара низаг кына чыгарачак. Без 4 ноябрьдә Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә үткән "Рус маршларын" күрдек инде, андагы шигарләр бары тик низаг кына чыгара торган иде.

Тәбриз ЯруллинТәбриз Яруллин
"Рус маршы" дигәннән, мин үзем рус әдәбиятын, аерым алганда, Достоевскийны укырга яратам, рус мәдәниятен яратам. Менә шул яктан караганда, бу "Рус маршы түгел", ә фашистлар маршы булып тора. Аларның моңа кадәр Русия шәһәрләрендә үткән маршлардагы шигарләре, кулларына тоткан язулары дини хисләрне мыскыллый, Аллаһы тәгаләгә, дингә тия торган.

Казанда, төрле милләтләр бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән җирдә, мондый маршлар узарга тиеш түгел. Казандагы рус җәмгыятьләре моңа кадәр дә урамнарга чыккан иде. Алар рус телен яклап татар теленә каршы булуларын беренче тапкыр гына күтәрми инде. Ә бу юлы бөтен Русиядән милләтчел оешмаларның вәкилләрен җыялар. Димәк, ниндидер провокация әзерләнә. Бу чарага Татарстан хөкүмәте дә, республика җәмәгатьчелеге дә бик игътибарлы һәм сак булырга, моны уздыруга юл куймаска тиеш.

Бездә полициянең йөзләп бүлеге бар, Дәүләт шурасында йөзләп депутат утыра, Казан мэриясендә йөзләгән кеше эшли. Алар мондый низаг чыгара торган чараларны үз кулларына ала алмый икән, бу аларның милли сәясәт өлкәсендә, фашистлар баш күтәргәндә булдыксыз икәнлекләрен күрсәтә. Бу маршка рөхсәт бирелгән икән, димәк дәүләт оешмалары моны гадәти күренеш дип кенә карый", ди Яруллин.

Сергей СергеевСергей Сергеев
Казан технология университетының (КХТИ) социаль һәм сәяси низагларны өйрәнү кафедрасы профессоры Сергей Сергеев фикеренчә, хакимиятләр бәйрәм ашы кара-каршы дигән кебек, татар милли оешмаларына "Хәтер көне" үткәрергә рөхсәт биргәнгә, рус милләтчеләренең теләген канәгатьләндермичә кала алмый. Белгеч бу чарада фашистик чыгышлар булачагына шик белдерә. 

"Бөтен русларны Казанга рус телен якларга чакыруга килсәк, бу агитация шигаре генә. Мин башка шәһәрләрдән теләктәшлек белдерүчеләр күп булыр дип уйламыйм. 17 ноябрь көнне Казанның үзәгендә түгел, ә кырыендарак бу марш хакимиятләрнең 4 ноябрьдә чара үткәрергә рөхсәт бирмәгәнгә үткәрелә. Ул вакытта рус милләтчеләре теләмичә генә Тәре йөрешенә кушылган иде.
Мин үзем бу марш һәм йөрешләргә көлемсерәбрәк карыйм. Татарстан хакимиятләренең оппозициядәгеләрдән кемне күбрәк яратуын, ә кемне азрак яратуын да күрергә мөмкин.

Татарларның милләтчел оешмаларына төрле чаралар үткәрергә рөхсәт күбрәк бирәләр. Аларга үзләре теләгән урамнар буйлап йөрергә рөхсәт итмәсәләр дә, митинг та, йөреш тә үтте.

Коммунистларны азрак яраталар. Аларга митингка гына рөхсәт бирелде, ә урам йөрешен рөхсәт итмәделәр. Алар аны урамда тик, болай гына йөрү буларак үткәрде.

Мәскәүдә үткән "Рус маршы"Мәскәүдә үткән "Рус маршы"
Ә 4 ноябрьдә рус милләтчеләрнә нинди дә булса чаралар үткәрү тыелган иде. Рус маршы ул бер генә оешма үткәрә торган чара түгел. Рус милли хәрәкәте Русия күләмендә һәм Татарстанда да бердәм түгел. Консерваторлар бар, алар "Аллаһ, патша һәм ватан" өчен дип чыга. Ачыктан-ачык фашистлар да бар. Соңгы вакытта Казанда национал-демократлар барлыкка килде. Алар Мәскәүдәгеләргә караганда Казанда көчлерәк тә. Алар рус милли, этник идеяләрен демократия белән бәйләргә тырыша. Мин үзем "рус маршы"н "фашистлар маршы" дип атамас идем. Әмма кайбер очракларда анда шундый чыгышлар булгалый, тик Казанда түгел.

Татарстандагы рус оешмалары республикадагы барлык русларның теләкләрен чагылдыра дип әйтү дә дөрес булмас. Хакимиятләр татар милли оешмаларына 12 октябрь көнне чара үткәрергә рөхсәт биргәнгә, бу рус милли оешмаларына да марш үткәрергә рөхсәт бирде дип уйлыйм мин. Татарстанда татарныкы да, русныкы да булсын, милли оешмаларның халык арасында абруе артык зур түгел", ди Сергеев.   

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, зурдан кубып бу чараны үткәрергә тырышсалар да, барып чыкмас дип уйлый.

Рәшит ӘхмәтовРәшит Әхмәтов
"Ялкынлы чакырулар булуга карамастан, мин Казанга беркем дә килмәс дип уйлыйм, чөнки вакыты да кулай түгел, хәзер һәркем үз эше белән мәшгуль. Бу марш барып чыкмаска мөмкин, йә анда аз кеше катнашачак.

Бу маршны оештырырга теләүчеләр аны 4 ноябрьдә үткәрү өчен ниндидер финанслар алганга, хәзер ул акчаларны кире бирәселәре килми. Мин бу чарада, күп дигәндә, 200-300 кеше катнашыр дип уйлыйм һәм ул артык шау-шу тудырмаячак, үткәне дә артык билгеле булмаячак.

Безнең республикада бернинди тотрыксызлык та юк, моның турында 20 ел сөйлиләр инде. Җәмгыятьтә бөтен мәсьәләләргә, шул исәптән милләтчел күтәрелешләргә карата да битарафлык барлыкка килде. Хәзер республикада һәркем үз мәшәкатенә чумып яши. Беркемнең дә еллар буе барлыкка килгән тотрыклылыкны бозасы килми.

Бу марш белән, ягъни ниндидер провокацияләр ясап тотрыксызландырырга тырышу барып чыкмаячак. Минемчә, бу гамәлләр Мәскәүгә дә һәм бигрәк тә безнең Казан Кирмәненә дә кызык түгел", ди Әхмәтов. http://www.azatliq.org/content/article/25168246.html

Комментариев нет: