суббота, 1 февраля 2014 г.

Телләрне үстерүгә акча табылган

    Телләрне үстерүгә акча табылган
Татарстанда татар теле дәүләт теле булып кабул ителгәнгә ни гомер, ә ул әле дә икенчел урында кала бирә. Якын вакытта вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк дигән өмет туды.

Быелдан гамәлгә кергән “Татарстан республикасы дәүләт һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” турындагы яңа программа туган телебезне чын-чынлап кирәкле итүне күздә тота.

Мәгълүм булганча, Телләр турындагы канун кабул ителгәннән бирле әлеге программаның инде өченчесе эшләнде. Әмма моңа кадәр әллә ни нәтиҗәләргә ирешә алмадылар. Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, төп проблемалар телләрне үстерү программаларының бик чамалы финанслануы белән бәйле булган.

- Елына бүлеп бирелгән 10-11 миллион сум белән әллә ни эшләп булмый иде. Узган елны исә, ниһаять, акча мәсьәләсен уңай якка хәл итүгә ирешә алдык. Хәзер инде мөмкинлекләребез дә зуррак булачак, - ди Разил Вәлиев.

Быелдан үз көченә кергән программа 7 елга исәпләп төзелгән. Барлыгы телләрне үстерүгә 1,08 миллиард сум акча бүленгән. Быел бу максатларга 164 миллион сум тоту каралган. Программа шактый дәвамлы вакыт - 1,5 ел эшләнгән. Аны төзүдә галимнәр, практиклар, дәүләт эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре катнашкан.

Программаның тормышка ашырылуына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтчелек итәчәк. Министрның беренче урынбасары Данил Мостафин билгеләп киткәнчә, бу программаны гамәлгә ашыру буенча “Юл картасы” төзелгән, анда телләрне үстерү юнәлешендә кайсы министрлык ни рәвешле эшлиячәге ачык билгеләнгән. Шулай ук иҗтимагый совет та төзелгән.

Әйтелгәнчә, хәл ителергә тиешле проблемалар бик күп әле. Күпмилләтле республикада телләрне саклап калу һәм үстерү шактый авыр һәм четерекле мәсьәлә. Татар теле Татарстанда дәүләт теле булса да, хәтта аны да бу дәрәҗәгә күтәрү юнәлешендә эшлисе дә эшлисе әле.

Татар телен балалар бакчасыннан алып югары мәктәпкә кадәр өйрәтүдә эзлеклелек юк, һәркемгә туган телдә белем алу хокукы бирелә, ә БДИны фәкать рус телендә генә тапшырырга ярый, дәүләт органнарының татар телендәге сайтлары тиешлечә эшләми һ.б. дип санап китте Разил Вәлиев хәл ителмәгән мәсьәләләрне.

Төп проблема исә татар телен өйрәнергә мотивация булмауда. Шуңа да беренче чиратта телнең статусын күтәрү, аны кирәкле итү мөһим. Әйтик, якын арада татар телен белүче һәм аны үз эшендә кулланучыларның хезмәт хакына 15 процент күләмендә өстәп түләү кызыксындыру чарасы буларак карала.

Шулай ук татар телен өйрәнү буенча дәреслекләрнең бик авыр булуы билгеләнде. Хәзер аларны җиңеләйтү юнәлешендә эш алып барыла.

Билгеле, әлеге программа бер татар телен саклау һәм үстерүне генә күздә тотмый, башка телләрне дә кайгырта. Әмма рус теленә кимрәк игътибар бирелгән, ахыры дигәч, Разил Вәлиев рус һәм татар телләрен гаиләдәге авыру һәм сәламәт бала белән чагыштырды. Авыру балага игътибарны да, даруларны да күбрәк бирергә туры килә бит. Татар теленең хәле рус теленекенә караганда мең тапкырга авыррак, шуңа күрә аны күбрәк кайгыртырга кирәк, дип аңлатып китте Разил Вәлиев.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Комментариев нет: