четверг, 7 марта 2013 г.

1920 елгы ачлык – татарны бетерү сәясәтенең бер өлеше

Идел буенда 1920-21 еллардагы ачлык электән үк килгән татарны юкка чыгару сәясәтенең бер нәтиҗәсе һәм шул ук вакытта яңа һөҗүм дә булып тора. Бу хакта тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова белдерде. Аның фикеренчә, Татарстан халкын ул вакытта ачлыкка дучар итүнең башында Иосиф Сталин торган. "Татарга каршы сәясәт яңа рәвештә бүген дә дәвам итә", ди галимә.

Ачлыктан качып чит җирләргә китүчеләр. 1921-23нче елларда чит ил корреспондентлары ачлык фаҗигасен дә фотога төшергән
Ачлыктан качып чит җирләргә китүчеләр. 1921-23нче елларда чит ил корреспондентлары ачлык фаҗигасен дә фотога төшергән
Советлар берлеге заманында халык күңеленә 1921 елда корылык сәбәпле Идел буйларында коточкыч ачлык булган дип сеңдерелгән. Әмма бу корылык 1920 елда ук ачлыкка дучар ителгән татар халкы җилкәсенә иш өстенә куш булып кына килеп төшә. Бу хакта Азатлык радиосына Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты галимәсе Тәэминә Биктимирова белдерде.

5 март көнне үлеменә 60 ел тулган Сталин, милләтләр эшләре комиссары буларак, бер яктан, ТАССР төзүдә катнашып татар халкын бүлгәләүчеләрнең берсе була, ә икенче яктан, әле аякка басарга да өлгермәгән республикага коточкыч салым җибәрү эшендә дә катнаша. Идел буендагы республикалар һәм өлкәләр түгел, ә Татарстан бер үзе 10 миллион 120 мең пот икмәк әзерләргә тиеш була. Бу фәрман 1920 ел башында килеп төшә.

Галимә Тәэминә БиктимироваГалимә Тәэминә Биктимирова
​​Галимә фикеренчә, бу йөкләмәнең төбендә Сталинның татар халкына каршы булган мәкерле планы, Мәскәүнең Казан ханлыгы басып алынгач ук башланган татарны бетерү сәясәтенең яңача бер һөҗүме ята.

“Бу хакта олуг галимебез Галимҗан Баруди Сталинга язган хатында да ачык итеп әйтә. 1919 елда продразверстка планы кертелә. Халыктан ашлык җыя башлыйлар. Авырып түшәк өстендә ятканда Баруди әйтеп хат яздыра. "Бу продразверстка аркасында шулкадәр авыр ачлык башланды", дип яза ул. Әле генә оешкан, ачлыктан интеккән республикага 10 миллион поттан артык икмәк салымы салына. Уйлап карагыз, ул бит яңа гына оешкан республика, ә элекке Казан губернасы түгел. Бу коточкыч салым Татарстан автономияле республикасы төзелгәнгә салынгандыр дип уйлыйм мин”, ди Биктимирова.

Галимә фикеренчә, халыкны талауның нигезенә менә без сезгә автономия бирдек, әмма тагын да ныграк хәлдән тайдырабыз, изәбез инде дигән сәясәт салынган. Продразверстка планын үтәп халык тәмам талана, икмәксез, азык-төлексез кала. “1920 елда ук инде халык имән кайрылары, мәчеләр һәм этләр ашый башлый”, дип сөйли Тәэминә ханым. Ә 1921 ел исә искиткеч коры килә ул. Татарстанга бер генә тамчы да яңгыр төшми. Ул вакытта, кем белә, халыкның инде чәчәрлек ашлыгы да калмаган булмагандыр, ди Биктимирова. Ул республиканы ачлыктан интектерүнең төбенә тагын бер әшәкелек – татарны үз иленнән читкә җибәреп таркату, милләтне көчсезләндерү планы салынганлыгын әйтә.

Ачлыктан качып читкә китеп баручыларАчлыктан качып читкә китеп баручылар
​​"Мин болар Татарстан республикасыннан читкә китсеннәр дип эшләнгән эш булмады микән дип уйлыйм. Ул вакытларда татарлар бик күпләп Урта Азиягә, Себер якларына юл ала. Алар ачлык башлангач кузгалган, әмма күбесе барып та җитә алмаган, юлларда үлгән”, дип сөйли галимә.

Ачлык котырган, халык кырылган вакытта Мәскәүдән балаларны коткарып калырга дигән фәрман килеп төшә. Балаларны коткарабыз дигән әлеге гамәл дә, Биктимирова фикеренчә, татарны таркатуда, башка халыклар белән эретүдә үз өлешен кертә.

"Идел буенда балаларны ашатырлык ризык булмаганга икмәкле өлкәләргә озатып коткарып калырга уйлаганнар. 30 меңнән артык бала читкә җибәрелергә тиеш була. Әмма кайбер өлкәләр без ашата алмыйбыз, туйдыра алмыйбыз дип баш тарткан. 15 меңнән артык бала икмәкле өлкәләргә озатылган. Петроградка эләгүчеләр иң бәхетлеләр булган дип әйтәсем килә минем. Ул вакытта Габдулла Гыйсмәти Петроградта балаларны кабул итүче комиссиядә эшли. Ул татар балалары өчен бик тырыша. Балалар анда үз ана телебезне, рус телен дә өйрәнгән. Петроградта татарча белгән тәрбиячеләрне дә, укытучылар да тапканнар. Күп балаларның Петроградтан кире Татарстанга кайтасы килмәгән. Кайберләрен, Татарстанда туганнары булса, мәҗбүри кайтарып җибәргәннәр. Күбесе шунда эшкә урнашып, башка гаиләләргә сыенып калган.

Ачлыкка интегүче балаларАчлыкка интегүче балалар
​​Төрле өлкәләргә таралган күп балалар кайтмаган, чөнки бигрәк тә татар балаларын эзләп табып кайтарырга дип артларыннан йөрүчеләр булмаган дип беләм. Балаларның эвакуация комиссиясендә Зөһрә апа Баембәтовадан соң бары тик руслар гына була. Татар балаларының күбесе әнә шул читкә озатылган җирләрдә калганнар да инде. Зөһрә апа Баембәтова Кисловодскида ял иткән вакытта бер баланың елый-елый вокзалда янына килүен сөйләгән иде. "Апа, Зөһрә апаны белмисезме? Ул безне кайтарам дип әйткән иде. Менә бит кайта алмадык. Мин монда бер кешедә батрак булып эшлим. Туйганчы ашаганым да юк бит", дип хәерче киемнәрдән килеп елады. Үземнең кем икәнемне әйтергә оялдым, җир тишекләре булса кереп китә идем", дип сөйләгән иде Зөһрә апа бер очрашкан вакытта. Мин аның белән белән очрашып тора идем. Ул – билгеле шәхес. Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәтен җитәкләгән кеше дип әйтер идем аны”, ди Биктимирова.

Ачлык вакытында Татарстанга ярдәмгә чит илләргә киткән татар эмигрантлары, АКШ, Төркия кебек илләр кушыла. Чит илләрдәге татар зыялылары ничек кенә булса да бу афәттән татарның мәгърифәтчеләрен, укытучыларны саклап калырга дигән максат куя.

"Бу вакытта Төркиянең ярдәме искиткеч зур була дип әйтер идем. Таһир хәзрәт Ильясыйның кызы Наҗия апа миңа, 125 посылканы Татарстанның ач мөгаллимнәренә җибәрәләр дип сөйләгән иде. Аннан соң Татарстанга ярдәмне ике пароходка төяп чыгалар. Төркия халкы ярдәм җыя, ә уйлап карасаң, бу ил бит ул вакытта үзе дә сугыш хәлендә була. Наҗия апа әйткән иде, бер пароходны җибәргәннәр, ә икенче пароходны Симферопольгә килгәч алып калганнар. Кем алып калганы билгеле инде. Чит илгә киткән мөһәҗирләребезнең ярдәмен мин үзем олы тетрәнү һәм рәхмәт хисләре белән искә алам”, ди Биктимирова.

Халык килгән ярдәмгә чират тораХалык килгән ярдәмгә чират тора
​​Галимәнең ул вакытларда Кушма Штатлар халкы ярдәменә дә исләре китә. “Без кечкенә вакытта тарих дәресләрендә бу ярдәмне гел начар яктан күрсәтә иделәр бит”, ди Биктимирова. Америка халкының Татарстандагы ярты халыкны ач үлемнән коткарып калуын әйтә ул.

"Ризыкны әйтмим дә инде, хәтта балалар өчен пижамалар, оеклар җибәргәнен укыйм да, үзем тетрәнеп елый башлыйм. Чыннан да америка халкы коткарган бит бу вакытта, американ ярдәме зур булган дип уйланам. Аяк киемнәре, свитерлар, панталоннар, кофталар, итәкләр һәм ир, кыз балалар өчен костюмнар җибәргәннәр. Хастаханәләр ачу өчен одеалларга, сөлгеләргә кадәр җибәргәннәр бит. Уйлап карагыз әле, ничек бу халыкка рәхмәт әйтмисең ди”, Биктимирова.

Галимә фикеренчә, 20-21 еллардагы ачлыкның татар халкы өстеннән коточкыч булып узуының сәбәпләре бик тирәндә ята. Татарны хәлсезләндерү, көчсезләндерү сәясәте электән Казан ханлыгы яуланганнан ук килгәнгә, ачлык та милләт өстеннән коточкычрак булып уза.

"1921-24 елларда Татарстан үзәк башкарма комитеты президиум рәисе булып эшләгән Рәүф Сабиров та үзенең "Татарстаның икътисади хәле һәм ачлык" дигән мәкаләсендә бу хакта бик ачык итеп яза. Ачлыкның беренче сәбәпләре ашлык булмау, йогышлы авырулар һәм сугышлар икәненә шөбһә юк, әмма халкыбызның тарихын тикшереп карасак, татарларның элек-электән зур кысынкылык астында яшәп килгәнлекләрен күрәбез, дигән ул. Татарлар иң начар җирләргә күчереп утыртылган, урман-су һәм олы юл буйларыннан китәргә мәҗбүр ителгән.

Татарлар иң начар җирләргә күчереп утыртылган
Җир бүлгәндә дә татарларга бик аз дисәтинә бирелә. 1861 елгы нигезләмә буенча, Казан губернасында рус крестьяннары крепостнойлыктан азат ителгәндә һәр җан башына 3-4 дисәтинә җир ала. Ә дәүләт крестьяннарына уртача 5,23 дисәтинә була. Ә татар крестьяннарының иманасы 1 дисәтинә генә була.

Җир аз булгач татарлар күп итеп ат та асрый алмый. Тарихтан беләбез бит, татар ат асрарга яраткан. Җир булмагач, эш һәм чабыш атларын да күп итеп тота алмаган. Шуңа күрә эш эзләп чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган. Алар Баку якларына нефть табарга, Мәскәүгә, Петербур шикелле башка шәһәрләргә эшкә киткән. Татарлар эш эзләп төрле якларга таралган. Авылда күбесенчә хатын-кызлар калган. Ә ялгыз хатын-кызлар хуҗалыкны ирләр кебек итеп алып бара алмаган”, ди галимә.

Аның фикеренчә, рус җитәкчелегенең татарны бетерү сәясәте бүген дә дәвам итә, ул башка рәвеш алган.

“Мин бүгенге Русия хөкүмәтенең татарларга уңай каравын сизмим. Татар мәктәпләренең ябылуы, шәһәрләрдә ачылган татар гимназияләренең, мәктәпләренең катнашка үзгәрүе, йә рус телендә генә укытуга күчүен ничек итеп аңлатып була? Мин боларны әнә шул татарны юкка чыгару сәясәтенең дәвамы дип бәялим.

Мин "Секретный материал" дигән газеттан укыган идем, сабый бала җиде яшькә кадәр үз ана телендә укырга тиеш, әгәр алай булмаса 40 яшькә җиткәндә инде төрле-төрле авыруларны ала икән, дип. Русиядә һәр милләт баласының җиде яшькә җиткәнче үз ана телендә сөйләшү мөмкинлеге бармы? Бакчада бер рус баласы булса, русча сөйләшүгә күчәләр бит. Кайда монда татарга татарча гына сөйләшеп үсү мөмкинлеге? Мин үзебезне тигез хокуклы милләт балалары дип әйтә алмыйм. Бу шул электән килгән сәясәтнең дәвамы”, ди Биктимирова.

Комментариев нет: