среда, 6 марта 2013 г.

"Казанны читтән килеп уяту мөмкин түгел"


2 март көнне Казанда Татарстанны яклап узган урам җыенын хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Түбән Кама ТИҮе рәистәше Раиф Галиев мондый чара уздыру кирәк иде, ләкин ул вакытсызрак, иртәрәк оештырылды дип саный.


Раиф Галиев Раиф Галиев 
Валентина Матвиенконың Татарстанга килеп, “Русиядә бер генә президент булуын хуплыйм” кебек сүзләренә татар милли хәрәкәте вәкилләре тиз арада җавап бирү юлларын, чараларын эзләргә кереште. Нәтиҗәдә алда әйтелгән урам җыены уздырылды. Икенче яктан, бу җыенны зурлап, күп халык катнашырлык итеп, таләпләрне Мәскәүгә, дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерерлек итеп оештыру зарур иде дигән фикерләр дә яңгырады. Әлеге чараны күбрәк халыкны җәлеп итеп, беркадәр соңрак уздыру фикерен яклаучылар арасында Раиф Галиев та бар. Шушы җыен узып беркадәр вакыт узгач, бу чарага төрлечә бәяләр, нәтиҗәләр ясала башлагач, без Раиф әфәндегә мөрәҗәгать иттек.
 
– Сездән "әлеге җыенны зурлап уздыру өчен халык әлегә өлгереп җитмәгән" дигән сүзләрне бу чара алдыннан да ишетергә туры килгән иде. Халык тарафыннан да шундыйрак фикерләр ишетелә. Менә җыен узды, булган чарага мөнәсәбәтегез үзгәрмәдеме?
   

– Беренчедән, бу җыен кирәк иде, язгы-җәйге яллар башланганчы уздыру зарур булгандыр. Әлбәттә, әлеге чара беркадәр иртәрәк үтте. Көне дә салкын иде. Бу күренеш тә Казан мәйданына килергә теләүчеләрнең бер өлешен куркыткандыр. Бары бер атна, шушы кыска вакыт эчендә мондый зур чараны уздыру оештыручыларга да, төбәкләрдә транспортны җайлаучыларга да, халыкны туплаучыларга да авыр булды. Бу чараның мөһимлеген истә тотсак, ул бик кирәк иде. Иншалла, аның дәвамы көннәр җылынгач та шундый югары дәрәҗәдә булыр дип өметләнәм.
 
– Раиф әфәнде, җыенга бару өчен Түбән Кама, Алабуга татар милли хәрәкәте вәкилләре автобуслар мәсьәләсен дә хәл иткән. Чаллылар да җиңел машиналарда барган. Шуңа да карамастан, алар Казан халкын “уята” алмады кебек.
  
– Әйткәнемчә, мондый җыенны уздыру өчен вакыт күбрәк кирәк булгандыр. Икенчедән, Татарстандагы бүгенге вазгыять һәрбер район, шәһәр башлыгына кагыладыр. Бүгенге татар җитәкчеләре урыннары, кәнәфиләре өчен чукынырга да әзерләр. Алар Аллаһ колы түгел, мал коллары. Тәвә кошы кебек күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыналар. Аларның сәяси карашлары да бик тар. Татарстанны ныграк селкетсәләр, андыйлар да кәнәфисез калачак бит.

Казанга баруда киртәләр дә булды. Алабугалар җыен өчен дип алынган автобусларына бөтенләй утыра алмаганнар. Полицияме, ФСБмы бу автобусның номерларын салдырып алган. Алар безнең Түбән Кама автобусына утырып барырга мәҗбүр булды.

Бу көннәрдә үзем Алабуга районында яшәүче әнием янында идем. Мин Казанга киткәннән соң әни янына участок полициясе килеп, минем кайда булуым белән кызыксынган. Әни беркатлылыгы белән “улым Казанга, Татарстанны, президентны якларга китте”, дигән. Бу җаваптан соң полиция авылдан тагын кемнәрнең китүе белән дә төпченгән. Алабугада җирле хакимиятнең башкарган эше шул булган.
 
Әлбәттә, миллионнан артык халкы булган Казанны читтән килеп “уяту” мөмкин түгел. Монда милли хисле кешеләребез, зыялыларыбыз, дин әһелләре бу чара хакында белми калдымы яки битарафлык күрсәттеме, мескенлекме, куркаклыкмы, аңламыйм. Бу бит Русия Конституциясе нигезендә рөхсәт ителгән җыен иде. Без үз хокукыбызны, хакыбызны якладык. Русиядә хакимият вертикале бит. Дин өлкәсендә дә шул ук күренеш. Ислам динен кысалар, аңа каршы тәре походы бара. Нәтиҗәдә хакимиятләргә хезмәт итүче муллалар, имамнар күбәйде. Мондыйлар арасына да кемнәрнедер кертеп талаштыралар. Гадел, ихлас имамнар, әмирләр, район-шәһәр башлыклары, президентлар  булганда гына халыкның бердәмлегенә ирешергә була. Ә болай посып, һәрберебез үз кабыгыбызда гына кайнасак, киләчәгебез юк.
  
Түбән Кама ТИҮе рәистәше Раиф Галиев милли хәрәкәт вәкилләренең мәчетләрдә эш алып бармавына, дин әһелләренең милли хәрәкәт юнәлешен аңларга теләмәүләренә дә борчылу белдерде. Ике яктан да аңлашу һәм берләшү теләге булганда, без зур көч булыр идек, ди ул.

Комментариев нет: