среда, 6 марта 2013 г.

ТҮБӘН НОГОРРД ӨЛКӘ ТАТАРЛАР АЫЛЛАРЫНА ЯРДӘМ СОРАП, ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫНА ЯЗГАН ХАТ.


Татарстан республикасы президенты,
 мөхтәрәм  Рөстәм әфәнде Нургали улы Миннихановка

                                                                                  Хат.

                        Мөхтәрәм  Рөстәм  Нургали улы Минниханов, 
Сезләргә шушы хатны язарга булдым. Исегезгә төшерәм, Татарлар Конгрессы  вакытында, кыскача гына фикер алышкан идек. Сез шул чакта минем сорауга авыллар хәлләре турында. Сорадыгыз, “кайсы төбәк авыллары турында сүз?”, дип. Мин әйтем “ сүз бара Түбән Новгород өлкәсе авыллары турында”, дип.  Әйтегез, “миңа язып бирегез”, дип.
Шушы очрашу ВКТ корылтае барган М. Җәлил исемендәге “Опера һәм балет”  театры бинасы, корридорында булды. Сез  тәнәфес вакытында шушы корридор буйлап үткән чакта, Сезнең янга килеп (кыска гына вакыт эчендә), шушы кыскача гына сөйләшү булган иде. Менә бүген шушы авыллар турында хатны әзерләп, Сезгә җибәрергә булдым.
Рәхмәт игтибарыгыз өчен, Сезгә саулык-сәләмәтлекләр, эшләрегездә уңышлар теләп, шунда җае чыкканда безнең авыллар, анда яшәгән милләтәшләр турында кирәк урында искәртерсез дигән өмет белән, Мәскәүдән Мохаммәт Миначев, 1987-нче елларда татар хәрәкәтен Мәскәүдә башлап җибәрүче, ХД “Ватан” фиркасы лидеры, Мәскү, 18.02.2013 ел.
            Бүген авылларыбыз хәле бик начар икәнлеге  күренеп тора, бигрәктә Түбән Новгород өлкәсендә, авылларыбыз бетәргә юл тоткан. Нишләргә була авылларыбыз хәлен уңай якка юнәлтер өчен? Бер юнле фикер  башка керми,  ничек итеп  авылларыбызны, анда яшәгән татарларны коткарып калырга? Менә Сезләргә шушы  хәлләр турында ирештерергә булдым, шушы төбәктә чыга торган гәзитләрдән өзекләр китерергә булдым. Гәзитләре дә рус теленд
ә чыга, ә район татар районы булып исәпләнә, исәпкә бар, ә кулланышта – юк булып чыга.

IREKLE SYUZ - СВОБОДНОЕ СЛОВО: 

Мохаммәт  Миначев, шушы яктан чыккан бер татар кешесе.
14.02.2013 ел,  Мәскәү.

Комментариев нет: