вторник, 5 марта 2013 г.

ГУЛАГта татарлар сан ягыннан дүртенче урында булган


Сталин чорында Советлар Берлеге халкының бер өлеше ГУЛАГ лагерьларында кырылса, атып үтерелсә, миллионнарча кеше махсус оештырылган ачлыктан һәлак була.

1933 елда совет Украинасындагы Һолодомор корбаннары
1933 елда совет Украинасындагы Һолодомор корбаннары наиф акмал
овет архивларының бер өлеше киң җәмәгатьчелеккә ачылганнан соң ГУЛАГ лагерьларындагы һәм колонияләрендәге тоткыннар саны турында НКВД документлары басылып чыга башлады. 1930-1953 еллардагы тоткыннар саны турында мәгълүматлар һәр елның 1 гыйнвар көнендәге саннарга нигезләнә. Әмма бу саннар чынбарлыкны чагылдырмый, чөнки алар ГУЛАГ системы аша күпме тоткын үткәнен күрсәтми. Мисал өчен, 1943 елда ГУЛАГ системы аша 2 миллион 421 мең чамасы тоткын үткән дип теркәлгән булса да, ел башындагы һәм ел ахырындагы саннарга караганда, тоткыннар саны 1,5 миллионнан 1,2 миллионга төшкән дип күренә.
Өстәвенә, ГУЛАГта яки сөргендә үлгәннәр саны турында кабул ителерлек статистика мәгълүматлары әле дә юк. Андый мәгълүматлар чыкканчыга кадәр Тоткыннарны теркәү бүлеге архивындагы мәгълүматларга гына нигезләнергә туры килә. Ул мәгълүматлар ГУЛАГта һәр елдагы үлүчеләр турындагы хисапларга нигезләнә. Әмма бу хисапларга төрмәләрдә һәм юлда үлүчеләр кертелмәгәнгә охшый. Һәрбер аерым лагерьдагы саннар нигезендә түгел, НКВДның гомуми хисапларына нигезләнеп тупланган бу хисапка шулай ук махсус сөрген урыннарындагы саннар да кертелмәгән. Шуңа күрә түбәндәге графика чынбарлыкның бары бер өлешен генә чагылдыра. http://www.azatliq.org/content/article/24918857.html
.

Комментариев нет: