понедельник, 4 марта 2013 г.

Караганда шәһәрендә татарлар турында беренче газет дөнья күрде


Караганда шәһәрендә татарлар турында беренче газет дөнья күрде
Соңгы арада Казахстанда яшәүче милләттәшләребез бер-бер артлы татарча газетлар бастыра башлады. Бу аңлашыла да - төбәк татарлары өчен уртак мәгълүмат чарасы булу аларның берләшүенә, милли гореф-гадәтләрне бергәләшеп сакларга ярдәм итә.

Әле күптән түгел генә Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Җидепулат татарлары» дип атала торган татарча газет чыгарыла башлаган инде. Хәзер исә Караганда шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезнең дә үз газетлары булачак.

«Караганда татарлары» дип аталучы басма «Зәйтүнә» татар-башкорт үзәге тарафыннан чыгарылачак. Аның беренче номерын халыкка тәкъдим итү исә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган кичәдә оештырылган.

Әлеге газетның редакторы вазифаларын башкаручы Розалия Хөсәенова сүзләренә караганда, Караганда татарлары өчен махсус газет чыгару уе күптән булган. Аның беренче номерын исә «Зәйтүнә» татар-башкорт үзәгенең туган көне уңаеннан бастырырга карар кылганнар. «Газетның тиражы - 99 экземпляр. Аның күләме зур булмаса да (А3 форматындагы ике бит) без укучы күңеленә иң кыска юлны табарга тырыштык», - дип сөйләгән ул «Ак Барс» Казахстан татар-башкорт үзәкләре ассоциациясенә.

Шулай да, газетны татар телендә генә басыла, дип әйтеп булмый. Анда рус телендәге язмалар да урын алган. Бәлки, бу дөрестер дә - газетны кулына алган рус телле кешегә татарлар, аларның тарихы, гореф-гадәтләре белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек тудырыла бит.

 
Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: