суббота, 9 марта 2013 г.

Кияүгә чыкмаганнарны дәүләт кайгырта


Кияүгә чыкмаганнарны дәүләт кайгырта
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигән чара узды. Чарада Татарстан вәкилләре генә түгел, Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчесе тормыш иптәше, доктор Инширах ханым Карара, Мәдинә шәһәреннән профессор Ахлям ханым Баһамдан да катнашты.

Мөселман хатын-кызлары очрашуында җәмгыятебездә хатын-кызның роле, Татарстанда һәм гарәп илләрендәге ятимлек проблемасы, картлар йортлары, олылырга карата хөрмәт темалары урын алды. Сөйләшүдән шул аңлашылды, гарәп илләрендә ятимнәр йортлары, картлар йортлары дигән төшенчә бөтенләй юк икән.

«Әниләр темасы Исламда бик актуаль мәсьәлә. Аллаһы Тәгалә хокукыннан соң икенче мөһим нәрсә - ул әниләр хокукы. Ислам кануннары буенча кеше әнисен тыңларга һәм аңа буйсынырга тиеш. Әти-әниеңне хөрмәт итмәү харам эш. Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып һәм шул ук вакытта әти-әнисен хөрмәт итмәсә, Аллаһы Тәгалә аның бу рәхмәтен кабул итми. Аллаһы Тәгалә әти-әниеңне тыңларга, аларны хөрмәт итәргә өнди», - диде үзенең чыгышында Инширах Карара.


Профессор Ахлям Баһамдан исә балаларны тәрбияләгәндә нәрсәне истә тотарга дигән сорауга болай дип җавап бирде: «Ислам, гомумән алганда, гаилә проблемалары белән эш итә. Ислам кеше турында аның тууына кадәр үк кайгырта башлый. Дөньяга аваз салудан башлап 18 яшькә җитүенә кадәр лаеклы кеше итеп тәрбияләргә кирәклеген билгели. 6-12 яшькә кадәр бала шәхес булып формалаша, ягъни нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнне аңлау процессы бара. 12-18 яшь - үсмер чак. Әлеге чорда әти-әни баласына энесенә яки сеңлесенә караган кебек карарга тиеш. 18 яшьтән соң балага ирек, азатлык бирергә кирәк». Шулай ук күп кенә гарәп илләрендә Әниләр көненең бик зурлап бәйрәм итүләр ассызыклады Мәдинәдән килгән кунак.

Ятимнәр проблемасына килгәндә, бу проблема аларда юк дәрәҗәсендә икән. Әти-әнисе булган бала беркайчан да ятимнәр йортына бармый, диде ул. Ә инде бөтенләй ятим балалар өчен хөкүмәт махсус бинаны арендага ала. Җитмәсә, гарәп илләрнедә бала туу белән ананың банк хисабына шактый күләмдә акча күчерелә.

«Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстанның Ислам мәдәнияте үзәге беренче тапкыр оештырган «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигән чара, гомумән, кызыклы мәгълүматларга бай булды. Мисал өчен, Согуд Гарәбстанында әле шундый матур гадәт тә бар икән. Әгәр дә хатын-кыз 35 яшенә кадәр кияүгә чыкмаса, дәүләт бу хакта үзе кайгырта башлый. Мәсәлән, аңа бирнә әзерли һ.б. Ә менә Иран республикасында исә эш гаилә таркалуга килеп җитсә, ир белән хатынны яңадан дуслаштыру, гаилә учагын саклап калу хәстәре күрелә башлый. Шунысы кызыклы, күп кенә очракларда гаиләләр саклап калына.

Айназ КАМАЛ

Комментариев нет: