суббота, 22 марта 2014 г.

Берләшкән Милләтләр Оешмасына Татар халкының Милли Мәҗлесе мөрәҗәгате.



Соңгы вакытларда дөньяда барган зур геополитик үзгәрешләр, Украина, Кырым, Россия вакыйгалары дәүләт һәм милләт мәсьәләләренә аерата игътибар бирергә кирәклеген күрсәтә. Халыкара хокук нормалары буенча, һәр милләтнең үзбилгеләнергә һәм үз бәйсез дәүләтендә яшәргә хакы бар. Татарстан Республикасы, татар халкы бу хокукларыннан файдаланып, 1992 елның 21 мартында үзенең дәүләт статусы буенча референдум уздырды. Референдумда ““Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан халкының 61,4 проценты “әйе” дип җавап бирде, тавыш бирүдә 82 процент халык катнашты. Референдум барлык халыкара нормаларга туры китереп, чит ил күзәтчеләре катнашында уздырылды, алар референдум барышында бернинди хокук бозу очраклары булмавын әйттеләр.
Ләкин Россия Федерациясе Татарстан Республикасында уздырылган бу референдум нәтиҗәләрен танымады. Әле референдумга кадәр үк, 1992 елның 13 мартында Россия Конституцион Суды Татарстан референдумын канунсыз дип тапты, Россия Дәүләт Думасы, Югары Суды Татарстанга җәза белән янады, референдумга каршы Мәскәүдән Казанга вагон-вагон пропаганда матераллары җибәрелде. Референдум уңышлы узганнан соң да Мәскәүнең Татарстанга каршы коткысы һәм басымы тукталмады, Россия Татарстандагы референдум нәтиҗәләрен танымады һәм хәзер дә танымый.
Татарстан җитәкчелеге дә, дөньяга референдум нәтиҗәләрен танытасы урында, Мәскәү куйган мәкерле шартларга буйсынып, тигезсез шартнамә нигезендә, Россиягә үзенең кайбер вакәләтләрен тапшырды һәм кабалага төште. Гасырлар буена Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Себер ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Касыйм ханлыгы кебек дистәләгән бәйсез татар дәүләтләре тоткан, 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән, 1992 елның 21 мартында референдумда үзен бәйсез дәүләт дип игълан иткән Татарстан Республикасы бүгенге көндә Россиянең хокуксыз бер субъекты булып исәпләнә.
Бүгенге көндә Россия унитар, тоталитар, шовинистик идеологияле бер мелетаристик дәүләткә әйләнеп бара. Биредә күп милләтләр яшәсә дә, Россия дәүләте бары тик бер милләт – рус милләте, бары тик бер тел – рус теле, бары тик бер дин – праваслау дине өчен генә өстенлекләр тудыра һәм рус милләтен генә саклап калу өчен бөтен көчен куя. Башка милләтләргә һәм диннәргә Россиядә үги караш яши, алар кысырыклана һәм эзәрлекләнә. Россиядә яшәүче барлык халыкларны да урыслаштыру дәүләт сәясәтенә әйләнде һәм ул мәктәпләр аша алып барыла. Россиянең төп халкы булган мөселманнарга карата биредә геноцид сәясәте алып барыла – алар эзәрлекләнә, төрмәләрдә газаплана, гарип калдырыла, күпләп юк ителә... Мондый шартларда без Россиядә татар халкының киләчәген күрмибез, Татарстан да Мәскәү тарафыннан бүген-иртәгә юкка чыгарылырга мөмкин.
Россия Кырымны Украинадан аерып алып, ясалма референдум юлы белән үзенә кушканда, җирле урысларның Киевтагы яңа хакимияттән риза булмауларына басым ясады, һәрхәлдә, анда демократик хакмият булса да. Россия биредә дә ике төрле стандард белән эш итә - үзе оештырган Кырым референдумын таный, ә Татарстанның законлы референдумын шушы көнгә хәтле күрмәмешкә салыша. Ә дөресе шул – референдум битлеге астында, Россия Кырымны басып алды һәм үзенә кушты, ә Татарстанны законлы референдум нәтиҗәсендә дә үз тырнагыннан ычкындырмый!
Без, татар милли азатлык хәрәкәте, Россиядә милләтләргә һәм ислам диненә каршы алып барылган юк итү сәясәтеннән һәм шул сәясәтне алып барган хакимияттән риза түгел, димәк, без дә бу илдән аерылып чыгаарга тиеш! Россия составында калса, татарның үзенә дә, теленә дә, диненә дә бетү, милләт буларак юкка чыгу куркынычы яный. Шуңа күрә, без дөнья җәмәгатьчелегеннән, Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан, Европа Берлегенннән, 1992 елның 21 мартында Татарстанда уздырылган референдум нәтиҗәләрен тануларын сорыйбыз! Татарстан 1990-1992 елларда ук бәйсезлек турында Декларация һәм референдум нәтиҗәләрендә юридик яктан Россия составыннан чыккан бәйсез республика, хәзер шушыны дөньяның да тануын сорыйбыз! Бу мөрәҗәгать белән Татарстан җитәкчеләре чыгарга тиеш иде, әмма алар тулысынча Мәскәү кулында, аларны Мәскәү билгели һәм эшеннән ала, алар үз халкына түгел, империягә хезмәт итәләр. Хәзер Татарстан җитәкчелеген әле Кырымга, әле Төньяк Кореягә җибәреп, империянең йомышчы малайлары ролендә, хурлыкка калдырып йөртәләр. Бәйсез, горур, иманлы, мәдәниятле һәм мәгърифәтле, бөек тарихлы татар халкы беркайчан да бу роль белән ризалашмаячак, империя колы булмаячак!
Без, татарлар, бәйсез милләтләр һәм дәүләтләр арасында тигез хокуклы дәүләт һәм милләт булып яшәргә телибез! Безнең моңа хакыбыз бар! Безнең дәүләт бәйсезлегебезне, референдум нәтиҗәләрен тануыгызны сорыйбыз!

Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2014 ел, 22 март.

Комментариев нет: