понедельник, 24 марта 2014 г.

Мирас сакчысы хөрмәтенә

    Мирас сакчысы хөрмәтенә
26 март 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенның конференц-залында “Замандаш” клубының чираттагы утырышы үткәрелә. Утырыш Милли музееның Гыйльми совет әгъзасы, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның 75 еллыгына багышлана.

Татарстан Милли музеенда “Замандаш” клубы 2004 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге. Рәссамнар, спортсменнар, шагыйрьләр, галимнәр, гомумән исемнәре тарих белән бәйле күренекле шәхесләр – клубның геройлары.

Танылган археограф, филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов озак еллар дәвамында музей белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Тарихи документларны өйрәнүдә аның зур тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә музей фондында сакланучы кулъязмаларны һәм китапларны өйрәнүдә, татар мәдәнияте эшлеклеләренең архивларын туплауда ул зур булышлык күрсәтә. Марсель әфәнде музейда узучы чараларда һәм конференцияләрдә еш катнаша.

Аның бөтен фәнни эшчәнлеге татар мәдәниятен, фольклорын, телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә багышланган. Ул авыллардан-авылга йөреп, тарихи кыйммәткә ия документлар туплап, дәүләт оешмаларына тапшырган. Галим тарафыннан меңләгән кулъязма китаплар, йөзләгән шәҗәрәләр һәм тарихи документалр тупланган һәм өйрәнелгән. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы егермедән артык китабы, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар. Марсель Әхмәтҗанов Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фондның мөдире булып эшли.

Галим белән очрашуда шәһәр музейлары, Милли китапханә һәм Татарстан Милли архив хезмәткәрләре, Марсель Әхмәтҗановның коллегалары һәм дуслары, китапханә һәм архив хезмәткәрләре, Россия ислам университеты студентлары катнашачак.

Комментариев нет: