пятница, 28 марта 2014 г.

Давыл Интернетта купты


"— Это, конечно, позор для всех нас."

Бу сүзләрне әйткәнче, иң беренче булып, кем әйтмешли, акны карадан аерырга кирәк иде. Бармы исбатларлык аудио-телеязмасы? Да, иптәш депутат, это конечно позор для всех ВАС,т.е. так называемых, защитников татар! Сез депутат буларак барысын да үлчәп, бизмәнгә салып карарга тиеш идегез. "Бей своих, что б чужие боялись" принцибыннан чыгып эш итәргә тиеш түгел идегез. Сез - депутатлар татарның яклаучысы булырга тиеш идегез, "нам позор ", дип үз халкыңнан сез дә көлгәч, без - гади халыкка ни уйларга кала инде милләт турында. Булмады инде булмагач,шул сессияләрдә татарча сөйләүне дә зур батырлыкка санап (русча сөйли белмәгәннәндер дип уйлыйм), татарның алган бәйсезлеген дә частный бизнеска (зур-зур предприятиеләрне приватизацияләүгә) алыштырып, милләтне саткан түрәләрдән ни өмет итәсең инде. Икенче аң булыйк җәмәгать, сайлауларда милләтне якларлык, өметне акларлык кандидатларны гына сайларга кирәк. Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Рафис Кашапов, Ирек Мортазин кебекләрне берьюлы сайларга кирәк. Булды, күрдек бит инде шигырь язуы депутатларның хезмәтен - татар халкының тел, милләт мәсьләләрендә алар алып биргән "зур мөмкинлекләрдән" ничек файдаланганын.

Әлмәт театрына килгәндә, анда акыллы, адекват кешеләр хезмәт итәләрдер. Нәкъ башкорт дуслар китергән сүзләрнең дөрес булуын әлмәтлеләрнең үз авызларыннан ишетәсе килә. Башкорт дуслар җил чәчәргә маташалар. Бу инде берничә мәртәбә кабатланган бугай. Татарда "Җил чәчсәң давыл урырсың", дигән әйтем бар.Туры килә. Башкортстанда да Кырымдагы кебек референдумга хәтле барып җитмисе иде. Урысны шатландырмыйк әле! Ребята, давайте жить дружно! http://matbugat.ru/news/?id=9431

Комментариев нет: