суббота, 29 марта 2014 г.

Утыз Имәни исеме тар даирәдә генә калмасын

    Утыз Имәни исеме тар даирәдә генә калмасын
Быел шагыйрь һәм дин гыйлеме белгече, мөгаллим Габдерәхим Утыз Имәни тууына 260 ел тулды. ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бу вакыйгага багышлап, Казанда күренекле галимнәребез катнашында “түгәрәк өстәл” үткәрде.

Утыз Имәни – матур әдәбият, филология, дин гыйлеме тарихы, тәрҗемә өлкәләренә караган йөздән артык әсәр, шул исәптән поэмалар, күпсанлы шигырьләр авторы. “Утыз Имәни исемен югалтырга ярамый. Аның шәхесен һәм әдәбиятыбызны бизәрлек иҗатын без бүгенге һәм киләчәк буынга танытырга тиеш. Утыз Имәнинең тирән фәлсәфи әсәрләрендәге кайбер юлларны ятлап, муенга бөти итеп тагып йөртерлек. Аның мирасы әдәбиятчылар өчен генә түгел, фәлсәфәчеләр, тарихчылар өчен дә кызыклы. Әмма аның хакында сөйләшүләр галимнәр арасында, тар даирәдә генә калмасын иде: Утыз Имәни исемен матбугатта, телевидениедән ешрак яңгыратырга кирәк. Халкыбыз үзенең улы – нинди фикер иясе барлыгын белергә лаек”, – дип теләкләрен җиткерде КДУ профессоры Хатыйп Миңнегулов әлеге җыенда.


Галимнәр ачыклаганча, Утыз Имәни Габдерәхим бине Солтан әл-Болгари (1754-1834) Татарстанның хәзерге Чирмешән районы Утыз Имәни авылында туган, бу – әнисенең туган ягы, ә әтисе хәзерге Лениногорск районы Тимәш авылы кешесе булган. Әмма Габдерәхим бик яшьли ятим калып, туган тиешле кардәшләрендә тәрбияләнеп үсә. Оренбургның Каргалы авылы мәдрәсәсендә белем ала, 1788-1798 елларда укуын Бохарада, Әфганстанда дәвам иттерә. Туган ягына әйләнеп кайткач, Лениногорск районындагы Сарабиккол, Куакбаш авылларында имамлык итә, мәдрәсәләрдә шәкертләр укыта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗаттан аерылмый. Тимәштә җирләнә, аның кабере дәүләт дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты итеп саклана. Аның өч хатыны, егерме баласы булганлыгы да билгеле.

XVIII гасыр азагында дөньяга килгән Габдерәхим Утыз Имәнине галимнәр татар әдәбияты тарихында ике гасырны тоташтыручы рухи күпер дип атый. Аның иҗаты татар әдәбияты һәм иҗтимагый фикер үсешенә йогынты ясаган, җәмгыятьтә социаль проблемаларга игътибарны арттыруга, әдәби әсәрләрнең тел-стиль һәм формасында халыкчанлык фикерләре көчәюенә этәргән. Шигъри әсәрләреннән киң даирәгә иң мәгълүм булганы – “Мөһиммәтез-заман” (“Заманның мөһим билгеләре”) поэмасы. Аерым китап булып 1886 елда басылып чыккан бу әсәр әхлак мәсьәләләрен күтәрә, анда кешеләрдәге кимчелекләр тәнкыйтьләнә, белемгә омтылырга, дус-тату яшәргә, сабыр һәм инсафлы булырга чакыра.


“Түгәрәк өстәл”дә филология фәннәре докторлары, профессорлар – Нурмөхәммәт Хисамов, Хатыйп Миңнегулов һәм Марсель Әхмәтҗанов, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре докторы Рамил Исламов чыгыш ясады. Шулай ук профессорлар – Әнвәр Шәрипов белән Айдар Юзеев әзерләгән докладларны, үзләре җыенда катнаша алмау сәбәпле, аудиториягә башка галимнәр укып җиткерде. Татар галимнәре Утыз Имәнине беренче текстолог буларак таный, чөнки ул үз заманында китапларны турыдан туры күчереп язу белән генә чикләнмәгән, ә аларны редакцияләгән, эшкәрткән. Шундый әсәрләрнең берсе – Кол Гали тарафыннан XIII гасыр башында кыйсса рәвешендә иҗат ителгән “Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Утыз Имәнинең дини эчтәлектәге хезмәтләренә килгәндә, анда аның мөселманнарны иҗтимагый-хокукый тормышта мөстәкыйль фикер йөртүгә этәрүе зур әһәмияткә ия.

Утыз Имәни мирасын беренчеләрдән булып Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Газиз Гобәйдуллин, Латыйф Җәләй кебек мәгърифәтчеләр телгә алган. Алардан соң аның исемен халкыбызга кайтару өстендә Әнвәр Шәрипов, Марсель Әхмәтҗанов, Нурмөхәммәт Хисамов, Хатыйп Миңнегулов кебек зур дәрәҗәләргә ирешкән галимнәребез көч куя. Утыз Имәни иҗаты буенча тәүге фәнни хезмәт совет чорында әдәбиятчы Үлмәс Беляев тарафыннан языла. Ул җыйган материаллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендәге Утыз Имәнигә кагылышлы 39нчы коллекциягә нигез сала. 70нче елларда Утыз Имәни иҗатын өйрәнүне Әнвәр Шәрипов дәвам итә, кандидатлык диссертациясен яклый. 1986 елда Әнвәр Шәрипов Утыз Имәни әсәрләрен туплап, үзенең кереш мәкаләсе һәм аңлатмалар белән җыентык нәшер итә.

Гомумән, Чаллы педагогия институтында белем бирүче Әнвәр Шәрипов гомере буена Утыз Имәни иҗатына тугры калган галим. Ул элеккеге җыентыкка кермәгән, яңа кулъязмаларны да барлаган. Соңгы елларда галимнәр Утыз Имәнинең тагын ике поэмасын, берничә шигырен тапкан. Бу уңайдан КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелеген Әнвәр Шәрипов туплаган яңа мәгълүматларны китап итеп бастырып чыгару ягын кайгыртырга өндәде.

Утыз Имәнинең күп кенә әсәрләренә археографик экспедицияләр вакытында Марсель Әхмәтҗанов юлыга. “Утыз Имәнинең кулъязмаларының шактые Лениногорск районының Иске Шөгер авылында сакланып калган. 1980 елларда без ул яклардан шактый материаллар эзләп таптык”, – ди галим. Марсель ага үзе дә тумышы белән Шөгердән. Ул кечкенә чакта гаиләләре Арча ягына күченеп киткән. Шушы көннәрдә Марсель Әхмәтҗанов котлаулар, җылы теләкләр кабул иткән чагы. 26 мартта аңа 75 яшь тулды.


Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Татар әдәбияты тарихы”ның яңа сигез томлыгын әзерләү белән мәшгуль. Ул томлыклар өчен әдәбият галиме Равил Рахмани җаваплы. Аның сүзләренчә, өченче томда Утыз Имәни иҗаты XIX гасырга караган татар әдәбиятын ачып җибәрәчәк. Әмма студентларга әдәбият укыткан, мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре язган Хатыйп Миңнегулов Утыз Имәни исемен элеккечә XVIII гасыр әдәбияты тарихында калдырырга киңәш итә. “Без кайвакыт яңалыкка омтылып, ирешелгән калыпларны җимерергә ашкынабыз. Утыз Имәни унсигезенче гасырда туып, шәхес буларак формалашкан фикер иясе, аның иҗаты унсигезенче һәм унтугызынчы гасырлар чигенә карый. Шуңа күрә аны унсигезенче гасырдан аерырга ярамый”, – дигән фикерендә нык тора профессор.

Лилия ГАДЕЛШИНА

автор фотолары

Комментариев нет: