четверг, 24 июля 2014 г.

Сугыш кемгә кирәк?

2 полоса

Русиянең абруен какшата торган тагын бер һәлакәт – Донбасста Малайзиядән 300гә якын пассажир утырткан самолет бәреп төшерелде. Әлеге фаҗига тирәсендә дә мәгълүмати сугыш бара. Рәсми Киев Украина бөтенлеген җимерүче сепаратистларны, алар артында торуда шикләнеп, Мәскәүне гаепли, ә сепаратистлар – Киевны. Мәскәү дә Киевны гаепләргә тырыша. Ә халыкара җәмәгатьчелек фаҗиганең эзләрен Мәскәүдән эзли.
Украинада чып-чын гражданнар сугышы бара. Меңәрләгән качаклар сыену урыны эзләп Русиягә килә. Алар инде Татарстанга да китерелә. «Хәзерге вакытта Чаллыда 270тән артык Украина качагы исәпләнә. Рәсмиләр белдерүенчә, шәһәр 1700ләп качакны кабул итәргә әзер. Алар өчен яшәү шартлары да, 400 эш урыны да тәкъдим ителә», дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы. Аларга матди һәм рухи ярдәм күрсәтелә, торак белән тәэмин ителә, эш бирелә.
Үз кайгыбыз үзебезгә җиткән, дип яши торган чорда яшәсәк тә, кеше кайгысына битараф калмавыбыз бик яхшы, әлбәттә. Халык гуманитар ярдәм җыя, ул безгә килгән украинлыларга гына түгел, качакларны Украинадан кабул итүче Ростов өлкәсенә дә озатыла.
Туган үскән җирләреннән барын да югалтып чит җирләргә кубарылу җиңел түгелдер. Бу гражданнар кайчан да булса, кире туган якларына кайта алырмы, кайтасылары килерме? Катастрофаның төп бәласе шунда. Сәясәтчеләрнең акылсыз гамәлләре меңәрләгән язмышларны җимерде… Украина да, Русия дә демократик казанышлары белән мактана. Алдынгы карашлы бу илләр белән ни булды?
«ДОИГРАЛИСЬ»
Авиаһәлакәт Украина Мәскәү мөнәсәбәтләрен бөтенләй кара упкынга ташлады сыман. Фаҗига фаҗига белән, аннан соңгы вакыйгалар тетрәндерә мине. Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү өчен каршылыклар тудырыла, мәетләрнең кемлеген ачыклап, ватаннарына алып китә алмыйлар… Һәр тараф бер-берсенә дәлилсез гаепләүләр ташлый. Кемдер, кемнедер фаш итү белән мәшгуль. Фаҗига корбаннарының туганнарында берәүнең дә гаме юк. Һәркем бу фаҗигане дә үзләренең идеологик максатларында файдаланып калырга тырыша.
Хәер, әгәр яман максатчан астыртын эш итүләр булмаса, бу фаҗига булмый да калган булыр иде. Әйтик, Киев кайнар нокта өстеннән гражданлык самолетларына очарга рөхсәт бирмәгән булса… Юкса, сепаратистлар Киев тарафлы көчләрнең самолетларын бәреп төшерүләре белән көн саен диярлек мактанып хисаплар бирәләр иде. Киевта мондый фаҗига килеп чыгуны теләмәделәр микән, дигән уй туа. Бәлкем, шул рәвешле Киев теоретик яктан әзерләнгәндер мондый фаҗигагә. Ә снаряд Киевныкы түгелдер. Сепаратистлар Киевны гражданнар самолетына атуда гаепләргә тырышса да, бу аз ышандыра, чөнки сепаратистларның һава көчләре юк, булмагач, Киевка һавадан саклану чараларын да куллануның моңарчы кирәге чыкмады.
Көнбатыш сепаратистларны корал белән тәэмин итеп торуда, белгечләре белән ярдәм итүдә Русияне гаепли… Юкса, бүгенге фән-техника казанышларына ия Пентагон да, Европа иминлек көчләре дә минем ишегалдында ниләр булып ятканын күрерлек мөмкинлеккә ия булганда, Украина өстендә ни булганын, самолетка кем атканын күрми калганмы?! Шуңа күрә, фаҗига сәбәпләренең ачыклануын теләүче дә юк бугай, сыман тоела.
Кыскасы, әле фаҗига турында ишеткәч үк, мин үзем дә сизмичә, барып җиттек, уеннан уймак чыкты, дидем, урысчалатып өстәп тә куйдым:«Доигрались, ребята!»
Фаҗигадә һәлак булган 298 пассажир, шуларның 80е бала, ут эчендә калган меңәрләгән качаклар, китәргә мөмкинлеге булмаган, сугышны үз күзләре белән күрүче, бомба-снаряд шартлаулары, атыш тавышлары астында подвалларда ачлы-туклы көн күрүче халык кызганыч. Сәясәтчеләрнең затсызлыгы, сәяси амбицияләре, бу хакта уйларга ирек бирми шул. Сәясәтчегә җан, миһербанлылык, кешелеклелек төшенчәләре ят, күрәсең. Инде менә Боинг фаҗигасе Украинадагы сугышның Украина территориясе чикләрен узып китүе турында сөйли.
РУСИЯГӘ НИШЛӘРГӘ?
Әлеге вәзгыятьтә, минем карашымча, иң четерекле хәлдә калган ил – Русия. Владимир Путинның белдерүләре Көнбатышны ышандырмый. Көнбатыш Украина сәбәпле бездә яңадан дошман сыйфатларын күрә башлады. Русия Президенты сишәмбе көн Иминлек шурасы утырышында Малайзия очкычы һәлакәтен тикшерүдә кулыннан килгәннең барын да эшләячәген, хәтта сепаратистларга басым ясарга тырышачагын вәгъдә итсә дә, мин әле якын көннәрдә генә бар сорауларга да анык җавап алыныр дип өметләнмим. Чөнки бу кризис гаять тирәнгә кереп китте һәм аның чишелешен теләүче дә юк бугай. Бу нисбәттән сәяси белдерүләрне кызганмаган АКШ, Европа илләре алып барган вәзгыятьне дә күздә тотып әйтәм.
Русия халкының менталитеты үзенчәлекле. Ул дошманны читтән эзләүчән. Менә бу юлы да, илдә патриотлык хисләре арту, берләшү сизелә. Кая карама, авылдамы, шәһәрдәме, бар да Американы сүгә. Ул гына коткы тарата, ул гына тыкшына, ул гына иминлекне какшата. Очраган һәркем шул хакта миңа да сөйләргә ашыга. Һәркем үзенчә нәтиҗә дә чыгарып куйган: Украинадагы хәлләргә, бигрәк тә авиаһәлакәткә Русиянең бер катнашы да юк, АКШ безгә яла яга. Каян чыгып әйтәсең, безгә дошманны АКШтан эзләргә түгел, дип сөйли башлавыма, бер акыллы гына абзый, мине шул Америкадан да ерагракка җибәрә язды. АКШ – дошман, әмма ник дошман, аңлатып тормады.
Шушы халыкара вәзгыять шартларында Путинның рейтингы да өскә үрләде. Шуннан чыгып, Путин гаять четерекле юл чатында калды. Йомшаклык күрсәтсә, ил эчендә авторитеты төшәчәк. Сталинны сагынып яшәүче безнең халыкка сыек илбашлары кирәкми, сораштыруларга караганда, Русиялеләр арасында Украинага хәрби көчләр ярдәмендә тәртип урнаштыруны таләп итүчеләр дә күп. Икенче яктан, рәсми Киевка карата агрессивлык тонын йомшартмаса, Русиянең халыкара дәрәҗәсе түбән тәгәрәячәк. Ил эчендә патриотлыкның күтәрелүе яхшы, әмма без Төньяк Корея дәрәҗәсенә төшеп, ишекләрне бикләп үзбашлы гына яши алмыйбыз инде.
Кыскасы, Путин җитди сынау алдында. Уңга китсә дә – яхшы түгел, сулга борылса да – кыен. Ә урталыкны саклау өчен зур акыл сорала. Бу очракта, кемнән кемнән, күп нәрсә нәкъ менә Русиягә бәйле.
ЯЛГЫШМЫ…
Кораллы көчләр тарафыннан гражданнар самолетларын бәреп төшерү очраклары җитәрлек тарихта. Шул ук Украиннар үзләре үк 2001нче елда ялгыш ТУ–154 самолетын бәреп төшергән иде бит. Украинадан аерылып үз илләрен булдырырга теләүчеләр дә күккә рәхәтләнеп атып яттылар. Бу фаҗига алдан уйланылмаган, зур ялгышлык кына булса иде. Һәрхәлдә, кайсы як үзен акларлык, ышандырырлык дәлилләр күрсәтә алыр икән? Әлегә андый дәлил юк. Рәсми Киев сепаратистлар арасында фаҗига белән бәйле сөйләшүләрне яшерен рәвештә язып алган мәгълүматларны таратты. Әмма аларга карата реакция сизелмәде.
Боинг фаҗигасе, болай да дөрләп янган учакка керосин сипте, хәзер аны сүндереп булырмы, белмим. Аек акыл бетмәсә, булыр дип өметләнәм. 21нче гасырда сугышып ятканнар, дип 22нче, 23нче гасырларда тарих укучылар алдында безнең рухларыбыз кызарып ятмаса ярый инде, тәмуг кисәве булып.
«СТРЕЛОЧНИК»ЛАР ГАЕПЛЕ
Хәер, дөнья хәлләре түгел, үзебездә дә мәхшәр җитәрлек. Мәскәүдә метродагы һәлакәт тә тынгылык бирми. Анда да кем гаепле, дигән сорауга әлегәчә җавап юк. Тикшерүчеләр сәер белдерүләр ясый: янәсе, рельслар гади нечкә чыбыклар белән генә бәйләп куелган. Белгечләр, моның булуы мөмкин түгел, дисә дә, инде «стреолочник»лар кулга да алынган. Хәзер метроларга төшәргә дә куркырсың, самолетлар да шүрләтә.
«Яшен яшьнәгәч кенә, урыс чукына», дигән мәкаль бар бит, бар җирдә дә метро юллары тикшерелеп чыкты. Бераз шүрләп торырбыз да, онытырбыз Мәскәү метросындагы фаҗигане дә. «Булгария» көймәсе баткач та, халык көймәләргә утырмый торды бит. Инде онытылды. Халык рәхәтләнеп йөзә.
«Стрелочник» дигәннән, «Булгария» фаҗигасе гаеплеләре хөкем ителде, әмма минем карашымча, алар шул «стрелочник»лар гына. Ә чын гаеплеләр иректә, элеккечә, тишек ләгәннәр белән акча эшләүләрен дәвам итәләр. Алар бер көймәне генә түгел, бөтен илне шул тишек ләгәнгә утыртмакчы… Бу безнең система. Бу безнең коррупция дип аталган чиребез.
Ә иң куркынычы шунда, кеше барына да күнегә: коррупциягә дә, фаҗигаләргә дә, сугышларга да… Моңа күнегәсе түгел иде, юк, дияргә өйрәнәсе иде…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментариев нет: