понедельник, 14 июля 2014 г.

Татарстанда президентлыкны саклау өчен имза җыю башланды

Һәркем үз фикерен белдереп кушыла ала торган бу документ Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм парламент депутатлары исеменә юллана.
Петициянең рәсеме
Петициянең рәсеме
Бу көннәрдә change.org сивил инициативалар сайтында Татарстанда президентлык институтын саклап калырга чакырган петициябарлыкка килде. Аның авторы  сәяси һәм икътисади темаларны яктыртучы “Европалы Татарстан” блогы. Документ әлегә 300ләп имза җыйган.
"Федерал үзәкнең Татарстандагы иң югары вазифаның исемен алыштыру таләбе Русиядә федерализмны бетерүнең чираттагы адымы булып тора. Президент вазифасының исеме алышынса, бу юнәлештәге киләсе адымнар безнең республика үсешенә һәм Татарстан халкының яшәү дәрәҗәсенә тагын да масштаблы һәм тискәре йогынты ясарга мөмкин", диелә петициядә.
"Президент  Татарстан республикасының иң югары вазифасының тарих дәвамында билгеләнгән исеме. Хәзер ул вазифа өчен тарихи шартлар үзгәрде дип уйларга бернинди нигез дә юк", дип дәвам ителә анда.
"Безнең президент институтын саклау өчен имза җыю кампаниясен башлавыбызга өч сәбәп бар", ди Европалы Татарстан блогының баш мөхәррире Артур Хаҗиев.​
Артур Хаҗиев, Европалы Татарстан блогының баш мөхәрриреАртур Хаҗиев, Европалы Татарстан блогының баш мөхәррире
"Беренчедән, без федерализмны бетерүнең киләсе адымнары Татарстандагы һәрбер кешегә һәм яшәү дәрәҗәсенә тәэсир итәчәк дип куркабыз.
Икенчедән, ватандашлар кампаниясе ул Татарстанда сивил җәмгыять төзүнең мөһим өлеше. Ватандаш булу ул  сәяси процессларда катнашу дигән сүз. Шул исәптән, безнең дәүләттәге президентлык институтын саклау кебек әһәмиятле мәсьәләләрдә.
Өченчедән, мондый мәсьәләләрнең бүгенге Русиядә ничек хәл ителгәнен яхшы беләбез. Шуңа күрә, республика халкының актив сивил позициясе бу очракта Татарстанның үз мәнфәгатен кайгырту өчен кирәкле өстенлек булачак", дип сөйләде Хаҗиев Азатлыкка.
Имза калдыручылар да петиция астында үз фикерләрен яза.
Мисал өчен, Булат Ракипов исемле имза калдыручы болай дигән: "Мин Татарстан конституциясе яклы. Референдумда халык аңа тавыш биргән. Татарстанда президентлыкны бетерү миллионлаган татар һәм республика кешесенең йөзенә төкерү булып тора".
"Русия конституциясенә күрә (77нче матдә) федерация субъекты булган Татарстан дәүләт хакимият системасын үзе билгели. Төбәк башлыгын президент дип атау ― төбәкнең үзенең һәм аның халкының  эше", дип яза Айрат Фәйзрәхманов.
Русия төбәкләрендә президент атамасын бетерү кануны 2015 елда гамәлкә керәчәк. Татарстан җитәкчелеге бу канунга катгый булмаса дакаршылык күрсәтеп килде.http://www.azatliq.org/content/article/25455260.html

Комментариев нет: