среда, 16 июля 2014 г.

Газаплауны яктыртучы блогер Илмир Имаев мәхкәмә каршына баса

Кама аръягы төбәгендә мөселманнарны газаплаулар турында мәгълүматны җәмәгатьчелеккә тараткан Илмир Имаев мәхкәмә каршына басачак. Ул һәм тагын берничә кеше "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында актив эшчәнлек алып баруда гаепләнә.
Илмир Имаев
Илмир Имаев
Татарстан прокуратурасы "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилләре дип саналган 36 яшьлек Азат Хәсәнов, 38 яшьлек Илдар Шәйхетдинов, 31 яшьлек Ленар Галимов һәм 62 яшьлек Илмир Имаевның эшен мәхкәмәгә җибәрә. Прокуратураның матбугат үзәге язуынча, алар оешкан төркем буларак нәфрәт яки дошманлык чыгаруда гаепләнә.
Моннан тыш прокуратура Шәйхетдинов, Галимов һәм Имаевны тыелган экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда, Хәсәнов экстемистик оешма эшчәнлеген оештыруда гаепле дип саный. Боларга өстәп Имаев ялган таратуда да гаепләнә.
Тикшерүчеләр фикеренчә, 2012 елның августыннан 2013 елның октябренә кадәр бу кешеләр Русиядә экстремистик дип саналган тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында актив катнашкан, имеш алар экстемистик әдәбият өйрәнү һәм тарату белән шөгыльләнгән, оешмага яңа кешеләр җәлеп иткән һәм халык арасында экстремистик фикерләр тараткан. Әле бу гына да түгел, 2012 елның октябрь һәм декабрендә бу кешеләр экстремистик оешма байраклары белән Казан урамнарындамашина йөрешләре оештырган диелә.
Өй сагында булган Галимовтан тыш, бу кешеләрнең барысы да тикшерү изоляторында тотыла. Май аенда аларны сак астында калдыруны Казанның Совет районы мәхкәмәсе 2 августка кадәр озайткан иде. Менә әлеге көн килеп җиткәнче, аларның эше мәхкәмәгә җибәрелә.
Әйтергә кирәк, бу мөселманнар арасында иң гаеплесе дип инде урта яшьтән узган Илмир Имаев санала төсле. Бу юкка түгелдер, Казанда яшәүче 62 яшьлек пенсиядәге фотограф Имаев Татарстанның Кама аръягы төбәгендә мөселманнарны чиркәү яндыру һәм Түбән Кама нефтехимга ракета атуда гаепләп кулга алу һәм газаплау башлангач, актив рәвештә бу хакта үзенең Вконтакте сәхифәсенә яза башлый. Ул Түбән Кама вакытлы изоляторында интектерелгән Рафаил Зариповныңәти-әнисе белән видеоинтервью урнаштыра. Интектерүләр турында беренче мәгълүмат аннан тарала башлый һәм җәмәгатьчелеккә билгеле була.
Аны көч структуралары даими рәвештә куркытып, берничә тәүлеккә сак астында тотып, кызын эзәрлекләп карасалар да, ул газапланган мөселманнар турында язуын туктатмады, җәмәгатьчелеккә әледән-әле яңа мәгълүматлар тарата торды. Ахыр чиктә аны мартта башта ике айга сак астына яптылар, аннары бу вакытны 2 августка кадәр озайттылар.
Имаев инде узган ел азагында ук Азатлыкка куәт структуралары тарафыннан эзәрлекләүләр башлану сәбәпле үз тормышы өчен борчылуын әйткән иде.
Блогер Имаев язмасында изоляторда җәзалануы хәбәр ителгән егетләрнең берсе – Рафаил Зарипов бу көннәрдә иреккә чыккан булырга да мөмкин. Бу хакта еш кына Чистай мөселманнары турында социаль челтәрләргә язып торучы, шулай ук эзәерлекләүләргә дучар булган һәм хәзер Истанбулда яшәүче Марат Моратов 14 июльдә Facebookта язды.
"Рафаилне азат итү күптән түгел "Дальний" мәхкәмә эше тәмамлануы белән бәйле булырга мөмкин. Гаеплеләргә шактый кырыс карарчыгарылды, әмма җенес әгъзасы киселгән Алмаз Галиев әле дә рәшәткә артында кала", дип яза ул. http://www.azatliq.org/content/article/25456963.html

Комментариев нет: