пятница, 6 июня 2014 г.

Европада да Сабантуйлар гөрли

    Европада да Сабантуйлар гөрли
фото: tatarica.narod.ru
Менә инде берничә ел күп кенә Европа илләрендә шаулап-гөрләп Сабантуйлар үтә. Бу традициягә башлангычны беренчеләрдән булып Германия татарлары сала. 2002 елда Берлинда һәм Майндагы Франкфурт шәһәрләрендә беренче тапкыр татар халкының милли бәйрәмнәре оештырыла.

Быел Европада Сабантуйларга старт Брюссельда бирелде. Аннары Париж, Лондон эстафетаны дәвам итте. Чиратта – Рига һәм Прага. Соңгы нокта исә 14 июньдә Германиядә куелачак. Бу юлы Сабантуй Саксония башкаласында – Лейпцигта үтәчәк.

Быелгы Сабантуйның Саксониядә узуы символик мәгънәгә ия. Чөнки Саксония Ирекле дәүләте Татарстан белән күптәннән партнерлык элемтәләре урнаштырган. Лейпциг бургомистры Брукхард Юнг һәм Саксония премьер-министры Станислав Тиллих бу башлангычны хуплый. Бәйрәмдә Лейпцигтагы Россия генераль консулы Вячеслав Логутов, ФРГ Милли дәүләт китапханәсе баш тонмейстеры Торстен Аль һәм башка дәрәҗәле кунакларның катнашуы көтелә.

«Дойчланд татарлары» Германия татарлар берлеге активистлары берничә ай элек үк бәйрәм программасын әзерли башлады. Гадәттәгечә, бәйрәмдә традицион милли уеннар, ярышлар узачак, ир-атлар көрәштә көч сынашачак. Бәйрәмгә Татарстаннан сәнгатькәрләр килүе дә көтелә. http://intertat.ru/tt/

Комментариев нет: