среда, 10 апреля 2013 г.

Тукай премиясен хатын-кызларга бирер вакыт җитте



Тукай премиясен хатын-кызларга бирер вакыт җитте
2013 ел өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә сигез шәхес тәкъдим ителде. Алар арасында музыкант, җырчы, композитор, рәссам, декоратив-гамәли сәнгать остасы, шагыйрь, язучы һәм сәнгать белгече бар.

Күптән түгел, традиция буенча, Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле премиясенә дәгъва итүче сәнгатькәрләр белән очрашу оештырылды. Анда һәркем үз иҗаты турында сөйләде.

Тукай премиясенә быел 55 ел тула. Бүгенге көндә бөек шагыйребез исемендәге премия лауреатлары исемлегендә 176 шәхес һәм ике коллектив – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Кол Шәриф мәчете проектын эшләгән иҗат төркеме бар.

Габдулла Тукай музеенда узган очрашуга Г.Камал исемендәне Татар дәүләт академия театры актрисасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артисткасы, җырчы Гөлзада Сафиуллина, шагыйрә, сәнгать белгече Розалина Шаһиева һәм композитор Шамил Тимербулатов килде.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова турында исә галим Әнвәр Хәйри, быел 77 яшен тутырган, Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы Клара Булатова турында якташлары исеменнән Камәрия Җамалетдинова, хастаханәдә дәвалану сәбәпле кичәдә катнаша алмаган декоратив-гамәли сәнгать остасы Софья Кузьминых иҗаты турында кызы - Светлана Гарбузова һәм Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рәссам Ильяс Айдаров турында Габдулла Тукай музее директоры Рәмис Аймәт үзе сөйләде.


Алсу Гайнуллина Габдулла Тукай премиясенә Г.Хугаевның “Кара чикмән” әсәрендә Буретта, М.Гыйләҗев, Р.Хәмитнең “Курчак туе”нда Наташа, З.Зәйнуллинның “41 нче ел хатыннары”нда Гайшә һәм башка сәхнә образлары өчен тәкъдим ителде.

“Габдулла Тукай премиясе – бүләкләрнең иң зурысы. Шуңа күрә ул миңа элегрәк бирелмәгәндер дә. Габдулла Тукай – татар халкы өчен илаһи зат. Без аның шигырьләрен, әкиятләрен укып үстек. Аны Пушкин, Лермонтов белән чагыштыра алмыйм, чөнки Тукай – ул безнеке. Аның әсәрләренә без бүген дә мөрәҗәгать итәбез, алар һәрвакыт заманча”, – диде Алсу Гайнуллина үзенең чыгышында һәм Тукайның XX гасыр башында татар шәкертләре язмышын ачынып сурәтләгән, аларны авырлыкларны җиңеп, укырга, белем алырга өндәгән “Шәкерт, яхуд бер тәсадеф” шигырен укыды.


Алсу Гайнуллинага рус классигы Александр Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасында төп роль - Ларисаны башкарган өчен 1980 нче елларда РСФСР Дәүләт премиясе тапшырыла. Кичәдә шушы спектакльдән өзек тә күрсәтелде.


Артистканың сәхнәдә иҗат иткән рольләре турында Г.Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин да сөйләде. Аны театрга гашыйк иткән кеше Алсу Гайнуллина икән. “Мин Арча педагогика көллиятендә белем алганда Галиәсгар Камал театрында тәүге тапкыр Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” спектаклен карадым. Анда Шәмсегаян ролендә Алсу Гайнуллина уйнады, мин аның сәхнәдә тудырган образына хәйран калып, шул көннән театр сәнгатенә чын-чынлап гашыйк булып, артист юлын сайларга карар кылдым... Инде менә үземә дә Алсу Гайнуллина белән берничә тапкыр бергә уйнарга туры килде. Соңгы тапкырында Аяз Гыйләҗевнең Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча куелган “Яра” спектаклендә аның улы ролен башкардым. Режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев: “Бәләкәй рольләр булмый, кечкенә артистлар була. Бүген сәхнә әсәрләренә кытлык заманында, мин Алсу Гайнуллинага кайвакыт бәләкәй рольләр биреп тә, әсәргә, образга мәгънә кертәм”, - дип әйтә. Шул ук “Курчак туе”ндагы Наташаны искә төшерү дә җитә...”, - дип фикерләрен җиткерде Фәнис Җиһаншин.


Мәдәният һәм сәнгать үсешенә өлеш керткән “Кеше тавышы” (1983), “Безгә дөнья дәшә” (1988), “Мәрхабә” (1994), Ветенараннар өчен хәйрия программасы (1995), “Әй, моң дәрьясы, бер тамчың булсам иде” (1997), “И туган телем, и газиз җирем” (1998), “Минем җырым” (2001), “Үлемсез ил җыры” (2007) концерт программалары циклы өчен 2013 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә Татарстанның халык артисткасы, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина аерым урын алып тора. Татарстанның Арча районы Шекә авылында туып үскән Гөлзада ханым үзе дә: “Тукайның якташы булгангамы, мин гомерем буена үземне Тукай бүләген алган кеше кебек хис итеп яшим”, – ди.

“Бүген безне – музейга очрашуга килгән өч хатын-кызны – язмыш бер баскычка бастырды. Өчебез дә милләткә хезмәт иткән кешеләр. 2010 елда Алсу Гайнуллина белән бергә хаҗга баруымны яхшы хәтерлим: элек аның иҗатына илаһи мәхәббәт белән караган булсам, монда бергә бер бүлмәдә яшәп, иңгә-иң намаз кылып, буяуларсыз-гримсыз, рәхәтләнеп яңгыр астларында коенып, зур юл үттек, ул миңа терәк булды. Алсу, һичшиксез, шушы дәрәҗәле бүләкне алырга лаек. Розалина ханым белән дә без электән таныш, бергә тормышка ашырган эшләребез күп. Тукай премиясен алабазмы, юкмы, иң мөһиме - без хезмәт иттек. Милләтебезгә хәлебездән килгәнне, көчебездән килгәнне бирдек. Тагын да алга таба бирергә көчебез бар. Алганга караганда, бирү рәхәтрәк икән. Биргәнең сиңа кире әйләнеп кайта, рәхмәте явып тора”, - дип сөйләде Гөлзада ханым.

“Үз иҗатыма килгәндә, мин җыр кысаларына гына сыймадым инде. Баштарак Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар белән концерт алып баручысы, нәфис сүз остасы булып эшләргә туры килде. Җыр - ул минем кечкенәдән, тумыштан, канымда. Мин җыр аша милләтемә хезмәт итәргә тиеш идем, ул - минем миссиям. Концерт программалары өчен быел Габдулла Тукай бүләгенә кандидат итеп куйдылар. Ләкин, әйткәнемчә, хезмәтем җыр кысаларына гына сыймый. Тормышымда студия эшчәнлегем дә зур урын алып тора. Анда йөзләп, меңәрләп данәдә дисклар яздырылды - Тукай әсәрләре, Җәлил әсәрләре, Айрат Арсланов башкаруында шигырьләр җыентыклары, “Шанлы Казан” җыентыгы, кырым татарлары иҗатчыларының шигырьләре,.. соңгыларын бер шигырь өчен заманында төрмәләргә япканнар. Үзем әзерне җырлап-биеп сәхнәгә чыгару гына түгел бу, ә һәр әсәрне бөртекләп җыеп, эшкәртеп, музыкага салып, үзем башкару. Гастрольләргә йөргәндә мөнәҗәтләрне микрофон белән өлкән буын вәкилләреннән яздырып кайта идем мин. Студиямдә язылган дисклар барысы да бушка таратылды, балаларга, мәктәпләргә озатылды. Шушы елларда 10 диск дөнья күрде, шул исәптән 2 дискта мөнәҗәтләр тупланды, татар композиторларының үлмәс әсәрләре һәм татар халык җырлары аерым дискларга керде, “Каршы ал туган ягым” җыентыгында туган илгә багышланган җырлар урын алды. Мин аларны темалап аерым-аерым чыгаруымның сәбәбе - балалар өйрәнсен, белсен өчен шулай эшлим”, - дип аңлата Гөлзада ханым.


Гөлзада Сафиуллина 1999 елдан бөтен төрки дөньясын туплап, “Сөембикә варислары” исемле фестиваль үткәрә. “Ул гадәти бәйге түгел, ә балаларга тарихны сөйләп, кырым татарлары, ногайлар, башка төрки халыклар белән таныштырып, без бер милләт, бер халык, телебез бер, динебез бер дип сөйләп, төрки яшь буын вәкилләрен берләштерү максатыннан оештырылган фестиваль. Соңгы тапкыр 2010 елда узды. Фестиваль биш номинация - музыка уен коралларында уйнау, җыр, бию, нәфис сүз, рәсем, чигү сәнгатьләре буенча уза. Мастер-класслар үткәрелә, Сабан туе бәйгесе, “Татар егете” бәйгесе, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе оештырылды. Фестивальгә акча туплау - иң авыры шул булгандыр. Соңгысында: “И, Раббем, фестиваль башланырга бер атна калды, миңа ярдәм ит инде, мин синнән башка акча сорамам, болай да күп бирдең, рәхмәт сиңа”, - дип, намаз укыганда Ходайга ялвардым. Шуннан ун ел инде Казанның Киров районында сата алмый яткан иске студиямә сатып алучы табылды. Яңа хуҗаларга: “Бераздан оформить итәрбез, әйдә, 1 миллионны бир миңа, кесәмә салыйм, – дидем дә Кырымга фестиваль үткәрергә киттем һәм сәхнәдән аны рәхәтләнеп балаларга тараттым, – дип сөйли Гөлзада Сафиуллина. – Чыннан да, һәммәбезнең хезмәте зур. Һәм шуның белән без бүген бик бәхетле. Кытай халкының әйтеме бар: кешегә начарлык теләсәң – аңа күчеш чорында яшәргә телә, дип әйтәләр. Без дә күчеш чорында яшәдек. Кыйблаларын югалтучылар булды, ә без югалтмыйча, бүген дә милләткә хезмәт итү юлында”.

Артистка үзенә сәхнә костюмнарын һәрвакыт милли итеп тегәргә тырышуы турында да ассызыклады. “Иң беренче читегемне чыгарып куям, – Арча читеген, чигүле. Бу – мактану, әмма үзем белән түгел, халкым белән мактану”, – ди ул.


“Баки Урманче” (1987, 2012), “Әхсән Фәтхетдинов” (2002), “Фиринат Халиков. Вечная Казань” (2005), “Абрек Абзгильдин (2010), “С любовью к Тукаю” (2011), “Страна Шурале” (2012) фундаменталь сәнгать белеме хезмәтләре өчен шагыйрә, сәнгать белгече Розалина Шаһиева Габдулла Тукай премиясенә икенче ел рәттән дәгъва итә. Дөресрәге: “Мине былтыр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шагыйрә буларак Тукай премиясенә тәкъдим иткән иде. Минем ике шигъри җыентыгымның, берсе - рус, икенчесе татар телендә, әле чыккан вакыты гына, шуңа күрә алар премия комиссиясенә тапшырылганчы, бер ел кеше кулында йөрергә тиеш иде. Менә хәзер инде аларның эчтәлеге белән танышып өлгерделәр, дип уйлыйм. Ләкин инде быел конгресс мине сәнгать белгече буларак Дәүләт бүләгенә тәкъдим итә. Сәнгать белгече буларак, синең башкарган эшләрең күбрәк, диделәр. Чыннан да, шушы соңгы егерме елда, элек Казанның Ленин мемориалы урынында татар халкының борынгы вакытлардан алып бүгенгәчә мирасын чагылдырган Милли мәдәният музеен төзегән елларда шигъриятне бераз читкә куеп торырга туры килде”, - дип сөйләде Розалина Шаһиева үзе хакында. Розалина ханым - сәнгать белеменә кагылышлы 10 альбом, төрле газет-журналларда бастырылган 200-300ләп мәкалә авторы. Тамашачыларны ул үзенең яңа җыентыгыннан “Тукай моңы” исемле шигырен укып сөендерде.


Алда әйтелгәнчә, Клара Булатова иҗатына Габдулла Тукай музеендагы кичәдә Әлмәттән килгән Камәрия ханым Җамалетдинова бәя бирергә тырышты. Ул Әлмәт районында инде икенче тапкыр Клара Булатова премиясе тапшырылуын хәбәр итте. “Әлмәт кенә түгел, республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан да яшь иҗатчылар әлеге иҗади бәйгедә катнашты. Соңыннан җыентык дөнья күрде. Без Клара апа белән горурланабыз, аның иҗатын кадерләп яшибез. Тукай премиясе комиссиясе, гаделлек саклап, провинция шагыйрәсенә дә үзе исән чакта Дәүләт бүләген бирер, дип өметләнәбез. Әлмәт төбәгендә Тукай телен яшәтүче шагыйрә моңа лаек. Клара Булатова үзе исән чакта ике томлык чыгарган беренче хатын-кыз шагыйрә. Бүген аңа 77 яшь һәм ул янәдән ике томлыгын әзерли”, - дип сөйләде Камәрия ханым.


Язучы Нәбирә Гыйматдинова иҗаты турында чыгыш ясаган галим Әнвәр Хәйри исә хатын-кыз язучы һәм шагыйрьләргә Тукай премиясен тапшырырга вакыт җитте, дип катгый рәвштә белдерү ясады. “Быел Тукай бүләгенә биш асыл зат тәкъдим ителә. Аларның барысы да аңа лаек. Сез барыгыз да иҗатыгыз белән милләткә, яшь буынны тәрбияләүгә күп өлеш кертәсез, алга таба да иҗат уңышлары телим”, – диде Әнвәр Хәйри.

“Нәбирә ханым белән мин республика буенча төрле мәктәпләрдә үткәрелгән очрашуларга күп йөрдем. 3-4 шәр сәгать сүз алырга үз чиратымны көтәргә туры килә иде. Көн буена - Нәбирә иҗаты турында сүз. Аның әсәрләрен китапханәләрдән чират торып алып укыйлар. 2000 елда Чаллыга баргач, мәдәният идарәсендә бер хат күрсәттеләр, халык нигә кибетләрдә Нәбирә Гыйматдинова китаплары юк дип, Шәймиевкә шикаять язган икән. Шаккаттык. Аның әсәрләренең теле матур, ул образларны табигать белән бәйли белә. Мин үзем Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә эшлим, ел саен китапханәдә үткәрелә торган иң күп укылган китаплар бәйгесендә инде менә 11 ел рәттән проза әсәрләре авторы буларак Нәбирә Гыйматдинова беренче урында бара. Аның әсәрләренә кинофильм төшерелде, театрларда спектакльләр сәхнәләштерелде. Быел Нәбирәгә 57 яшь тула. Ул артык тыйнак кеше. Эндәшмичә, ат кебек эшли дә эшли, күп вакыт күләгәдә кала. Вакыт җитте, җәмәгать! Милләтебезнең әхлакый, рухи тәрбияләү юнәлешендәге 30 еллык иҗаты өчен, ике дистә китаплар чыгарган Нәбирә ханымга тиешле бәяне бирергә вакыт җитте”, – дип белдерде Әнвәр Хәйри.


Г.Тукай истәлегенә багышлап, күн мозаикасы техникасында башкарылган әсәрләр циклы өчен рәссам, декоратив-гамәли сәнгать остасы Софья Кузьминых шулай ук икенче ел рәттән Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән. Аның кызы Светлана Гарбузова останың Габдулла Тукай тормыш һәм иҗат юлына багышланган яңа хезмәте белән таныштырды. Ул Софья Кузьминых яратып эшләгән күн мозаикасы техникасында велюр материалдан ясалган өч декоратив-гамәли сәнгать әсәреннән гыйбарәт. “2011 елның язында без әни белән Тукай эзләре буенча Кушлавыч, Кырлай авылларында, Арчада булдык. Әнидә күн мозаикасы техникасында тулы бер серия иҗат итү идеясе туды. “Тукай истәлегенә багышланган” әлеге циклда үзәк эш - Кушлавыч, икенчесе, шагыйрьнең әнкәсе туган ягы - Өчиле, һәм өченчесе, шагыйрь гомер кичергән - Кырлай төбәге тасвирлана”, – дип бәян итте Светлана Гарбузова.


“Җиңүнең хатын-кыз йөзе” Бишенче симфониясе өчен 2013 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгән композитор Шамил Тимербулатов музейга очрашуга хастаханәдә дәваланган җиреннән килгән иде. Композитор Тукай музее урнашкан Тукай урамындагы йортта туып үскән, бүген дә шунда яши. “Минем Тукай белән бәйләнешем бик зур. Равил Фәйзуллин белән без татар музыкасында беренче симфония-оратория иҗат иттек. Симфонияләр бар иде, ораторияләр бар иде, ә симфония-оратория юк иде. Быел без тагын Габдулла Тукай һәм Равил Фәйзуллин сүзләренә өченче симфония-оратория яздык. Ул “Болгар хикәятләре” дип атала”, – дип хәбәр итте Шамил Тимербулатов.

Композитор сөйләгәнчә, “Җиңүнең хатын-кыз йөзе” әсәре – сөекле әнисенә багышланган. “Җиңү ул матур була, хатын-кызлар кебек. Минем әнкәй ятим калган. Аның әтисе белән абыйлары репрессиягә эләккән. Әнисе тиф белән авырганда, бу бала барыбер дөньяда яши торган түгел, бәлки үлеп китмәсме дип, аны әнкәсе янына яткырганнар. Әмма ул исән калып, авыр тормыш юлын эстерәп, әле бер гаиләдә, әле икенче гаиләдә яшәп, авылдан-авылга, танышлардан танышларга күчеп үскән. Шулай 41 ел килеп җиткән. Яшь комсомол кыз үз теләге белән сугышка китә, Мәскәү тирәсенә зенитчица булып алына. Үткәннәрне искә төшереп сөйли иде миңа әни. Симфониядә аның сурәтен баянда уйный торган бер өлеш бар. Җиңү килгәч, әлеге музыка җиңүче хатын-кызларга гимн буларак яңгырый. 2010 елда минем юбилейда залдагы халык аны аягурә басып тыңлады”, – ди композитор.

Шамил Тимербулатов Әстерхан яклары белән иҗади элемтәдә яши, чөнки үзе дә Әстерхан кияве. “Быел Әстерханда Тукайга һәйкәл ачыла. Шунда чакырдылар. Тукай бакчасын төзекләндерүгә акча җыю максатында соңгы елларда Әстерхан татарлары белән бергәләп 5-6 хәйрия концерты оештырдык”, – ди Шамил Тимербулатов. Ә иҗади планнарына килгәндә: “Әстерханда бик матур опера һәм балет театры бинасы сафка бастырылды. Анда безнең труппадан да егетләр китте. Хәзер без шагыйрь Ринат Харис белән балет куярга җыенабыз, музыкасы әзер дияргә була. “Ак бүре” дип атала, бу әсәрне сез яхшы беләсез”, – дип хәбәр итте ул.


Мәгълүм булганча, Тукай премиясенең 2013 елгы лауреатлары исемнәрен без 26 апрельдә - бөек татар шагыйренең туган көнендә беләчәкбез.

Автор фотолары

Лилия ГАДЕЛШИНА

Комментариев нет: