четверг, 25 апреля 2013 г.

Халыкныкы – халык йөрәгендә


Халыкныкы – халык йөрәгендә
Тукай бер төркем шигырьләрендә нечкә хисле, нәзек җанлы, кешеләргә, матурлыкка гашыйкъ шәхес булып күз алдына килеп басса, икенчеләрендә үсешеннән артта калган, әхлаксыз, алдакчы затларны кызган табада биетүче сатирик, шунда ук сәясәтче, философ буларак калка... Уйлап карасаң, фани дөньяны 27 яшендә ташлап киткән шул ук Тукай...

1906 елда иҗат ителгән “Татар кызларына” “Кемне сөяргә кирәк?”, “Көз”, “Шагыйрьгә” әсәрләрендә тиздән үсеп китәчәк көчле лирик сәләте ачык ярылып ятса, “Сорыкортларга” памфлетында, иҗтимагый мәүзугъны алга чыгарып, ярлыларны рәнҗетү, талау исәбенә баеп, тәмле ашаудан башканы белмәгән “Аристократ – сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар”ны усал итеп, көлеп сурәтли, шәхси үчен дә кушып, сатирик типлар тудыра. Агымдагы сәясәттән дә читләшми шагыйрь. “Государственный Думага” да Русия шагыйрьләренең беренчеләреннән патша төзегән Думаның җитди эшкә яраксыз, буш оешма икәнен фаш итә. Думада эш кырган кыяфәт чыгарып, һаваланып утыручылардан Тукай гаҗәеп алым кулланып каһкаһә белән көлә. Җитди мәсьәләләр хәл итәргә тиешле оешма турындагы шигырь “Әй бәгърем, Нәгыймә көенә” башкарыла дигән аңлатма, эчтәлек белән шәкелнең туры килә алмавына ишарә ясап, сатирик эффект тудыра. “Государственная Думага”да шагыйрь фикерләвенең төп үзенчәлеге – ироник караш – памфлетның буеннан-буена сузыла.

Шигъриятенең бу үзенчәлеге Дәүләт Думасында бер төркем карагруһ депутатларының татарларны Төркиягә күчерергә вакыт дигән тәкъдимнәренә җавап буларак язылган “Китмибез” (1907) памфлетында тагын да ачыгырак күренә. “ – Сезгә  монда юк ирек, солтан җиренә” китегез, диюләргә “Мондагы ун урнына ул җирдә 15 шпион” дип, кызыбырак китеп, шигъри күпертү алымын кулланса да, “Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл” кебек, катгыйлыгы, бөердән сөйләшүе, шул хакта бәхәсләр куертылган сталинизм чорында да, хәзер дә әһәмиятен югалтмый. Бу шигыре белән Тукай үзен олы иҗтимагый-сәяси проблемаларын күтәрергә лаеклы трибун – шагыйрь буларак раслады, гражданин, сәясәтче, халкы исеменнән фикер әйтергә хаклы кеше буларак ачылды. Милләт балаларының тапкырлыгын, эш сөюен, табигать яратуын, кешелек сыйфатларын үзәккә алган үлмәс “Шүрәле” (1907) әсәрендә фольклорга, халык мифологиясе катламына килеп чыга. Бу бәрәкәтле чыганак бөтен иҗатына таяныч, якты нур, халыкчан рух биреп торачак.

Мифологик мотивны үстергән поэмасында да шагыйрь образы оркестрның дирижеры “вазифаларын” үз өстенә ала.

            Җәй көнен яздым бераз – языйм әле кыш, көзләрен,
            Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.


Казанга, туып-үскән якларына кайту шатлыгын чагылдырган романтик рухлы шигырьләренең әйдәп баручы образы – шагыйрь үзе.

            Аерылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
            И Казан арты! Сиңа кайттым тагын да мин.
                            (“Туган җиремә”)


Казан белән күрешү шатлыгын тасвирлаган “Пар ат” (1907) шигъри осталыкның тирән серләрен үзләштегән, җитлеккән сүз остасы каләменнән төшкән әсәр. Тукайның мәркәзебезгә биргән романтик бәясе, дәртле, чакырып торган аһәңе галәм буйлап таралган татарларның күңелләрендә горурлык хисе уятып, яшәүгә, бердәмлеккә дәртләндереп торучы изгеләр сүзе дәрәҗәсенә күтәрелгән шигырь булды.

            И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
            Мондадыр безнең бабайлар гүрләре, почмаклары,
            Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

“Пар ат”та сурәтләнгән Казан яшь шагыйрьнең хыялында, хисендә романтик биеклеккә күтәрелгән, идеаллаштырылган үз шәхси шәһәре. Татар халкының бөек чорын, аянычлы тарихын, шатлыгын-кайгысын, сөенүен-моңын үзенә сыйдырган Каланы аның бары тик горур, бөек, азат итеп күрәсе килә. Ә инде Казанда яшәп, аны һәръяклап таныганнан соң, үз язмышын да истә тотып, башкалабызга бөтенләй башка бәя бирә.

            Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан:
            Имгәтеп ташлап савып, сау эшчеләр сайлый Казан.
                        (“Казан”, 1913)


Бу шигырьдә инде Казанны иң изге хисләренә төргән, аны самими яраткан яшь егет образы юк. Авылдан эш эзләп килгән яшь таза егетләрне изгән буржуаз кала белән аның алыш-биреше аз. Хикәяләүдә турыдан-туры катнашмаса да, авторның бу хәлләргә битараф була алмавы, әрнүе, экзистенциаль сагышы кайнар балавыз кебек тамып тора.

Якын туганнары, йорты-җире, гаиләсе булмаган шагыйрь авыр мизгелләрдә халкына килеп сыена, шул таянычыннан көч, дәрт, илһам ала.

            Азмы какканны вә сукканны күтәрде мин ятим?!.
            Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.


Җаны-тәне, бөтен барлыгы белән үзен татар баласы дип таныган Тукай гомумкешелек проблемаларына милли мәнфәгатьләр, туган халкына мәхәббәте, аның киләчәге турында кайгырту аша килә. Ул үзенең татар кавеменнән булуын яшермәү түгел, киресенчә, шуның белән горурланып яшәде.

            Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
            Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да.
                        (“Бер татар шагыйренең сүзләре”, 1907)


Шагыйрь  беркем алдында тез чүкмәде, кәкрене туры дип әйтмәде, “туры Тукай” дигән халык кушкан тәхәллүсен аклап яшәде. Эчтәлекләре җәһәтеннән сыйдырышлы, күпкырлы һәм сәнгатьчә югары иҗатта татар халкының гасырлар сынавын үткән сыйфатлары, кызларының чибәрлеге, туган табигатенең матурлыгы төрле жанрларда тирән чагылышын таба. Бу мираста иң нечкә лирик хис тә, шаярту да, җитешсезлекләребездән үтемле итеп көлү дә бар. Тукайның бөтен иҗаты буйлап сагыш, саф сулы чишмә чыңлавыдай моң агыла...

Тарихи сызлану тудырган, күңел лирикасының иң югары камиллегенә ирешкән үрләреннән берсе – “Милли моңнар”да (1909) Тукай “Чын безнеңчә матур милли көйнең” “әллә нинди зарлы, моңлы” булуын халкының фаҗигале үткәненә китереп бәйли. Йөрәкләрне парә-парә китергән моң үз халкының язмышына барып тоташкан “җыруда” гына туа ала икән.

Шигырьнең каһарманы шагыйрь үзе, халыкның тарихы, моңының үзенчәлекләре, җырчының күңелне әрнеткән дә, иркәләгәндә җыруы аның кабул итүе аша бирелә.

            Ишеттем мин кичә берәү җырлый
            Чын безнеңчә матур моңлы көй.


Лирик сюжет халык моңының туу сәбәпләрен, җырчының осталыгын тыңлаучы кальбендә туган хисси дулкында ачыла. Беренче юллар белән соңгы куплетның беренче юллары, алкалы композиция тәшкил итеп, шәхес белән җәмгыять арасындагы каршылыкны да ачып бирәләр.

            Түзәлмадым бардым җырлаучыга
            Дидем: “Кардәш, бу нинди көй?”


Җанны-рухны нәзакатьле сүзе белән иркәләгән, чорлар арасындагы якынлыкка фәлсәфи бәя биргән бу шигырь җыр буларак та халык арасында яши. Империядә милләтләрне кысу сәясәте көчәйгән елларда, аерым алганда, “Өзелгән өмит”, “Көзге җилләр”, “Үкенеч”, “Үтенеч” кебек шигырьләренә өметсезлек, чарасызлык, төшенкелек чаткылары үтеп керә, лирик каһарманның олы дөнья белән мөнәсәбәтләре тагын да катлаулана.

Бу шигырьләрдә үзеннән генә тормаган әдәби-сәяси йомшаклыклары өчен гафу үтенү, яралы шигъри җанның бәргәләнүе, борчылуы, чыгу юлын таба алмыйча өзгәләнүе ачык күренә. Рухи дөнья низагъларын ачу юлында шагыйрь психологик анализ алымнарына, символларга киң таяна. Тирән сер саклаган лирик шедеврларыннан берсе “Үтенеч” (1912) парчасында халык җырларында аклык, күңел юанычы, ярдәмчеллек символы “ак күгәрчен”гә контраст булып кара көчләр, явызлык рухы “козгын” капма-каршы куела.

            Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп,
            Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип, күпме күз яшь түкмәдем.
                            (“Үтенеч”)


Җәмгыять белән шәхес арасындагы, эчке, рухи каршылыкларны эченә алган фәлсәфи, рухи эчтәлекле шигырьләренең үзәгендә яшәү-үлем, яшьлек-картлык, яктылык-караңгылык, үткән-киләчәк кебек төшенчәләр каршылыгы, икеләтелеп сурәтләнгән дөнья, заманча әйтсәк, бинар опозиция, Тукай әсәрләрен дөнья поэзиясенең иң мәшһүр үрнәкләре югарылыгына күтәрә, вакыт чикләрен үтеп, мәңгелеккә, чиксезлеккә алып чыга. Тирән сер һәм заман басымын җиңү – бөек шигырьләрнең асыл билгеләре.

Сөекле халкын өзелеп яратса да, Тукай аның тормышында артка сөйрәгән хорафатларны да күрә, вакыты белән җиңелчә, елмаеп-көлеп, кирәк тапканда, “Печән базары яхут яңа Кисекбаш” поэмасандагы кебек, усал итеп, авырттырып, чеметеп ала (“Милләтчеләр”, “Бәгъзе зыялыларыбыз” һ.б.). Кешеләр арасында гаделлекне, югары әхлак кагыйдәләрен раслап, яклап язылган шигырьләрендә дә Тукай кырыс һәм катгый. Әхлаксызлыкның тамыр җәя баруын ул байлыкка баш ию, кешене сыйныфларга аерып карау белән аңлата.

            Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
            Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.
                            (“Әхлаксызлык”)


 Мондый карашның безнең көннәрдә дә заманча яңгыравын кем инкарь итә алыр икән. “Пыяла баш”, “Рәсемгә ишарә”, “Иман”, “Гөнаһ”, “Мөридләр каберстаннан бер аваз” һ.б. шигырьләрендә, “Яңа хөтбә”, “Хаҗи” кебек проза әсәрләрендә ул тискәре гамәлләре белән исламның абруен төшерүче надан, ялганчы, халык мәнфәгатьләре, шәкертләрнең аң-белем дәрәҗәсен күтәрү турында уйламыйча, шәхси ләззәт, корсак тирәсендә калган дин әһелләреннән көлә, аларны кояш яктысына тартып чыгара, “Шиһап хәзрәт” (1913) мәдхиясендә “Татарда да гыйрфин (аң-белем) уты кабынганны күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше” бар дип, бөтен мөселман дөньясында алдынгы фикер иясе, тарихчы, дин гыйлеме белгече буларак танылган Ш.Мәрҗәни алдында баш ия, чын дин кешесе шундый булырга тиеш дигән фикер уздыра.

Дин әһелләренә таләпләре артык катгый, кырыс, килешмәүчән булу совет чорында Тукайның атеистлыгы турында да сүз куертуларга сәбәп булды. Моңа шагыйрьнең Алланы, ислам динен олылаган  берише әсәрләренең (“Кичке азан”, “Туган тел”нең соңгы куплеты һ.б.) укучыдан яшереп тоту да сәбәпче булды. Шагыйрьнең үз чорының мулла, хәзрәт, шәкертләреннән ачы итеп көлгән шигырьләрен кабат укыганда, фирка билетын чалмага алыштырган, татарча белмәүләре, өйрәнергә теләмәүләре нәтиҗәсендә, читтән килгән мөселман кардәшләребез аңламый дигән сылтау белән вәгазьләрен рус телендә алып баруларының шаһиты булса, Тукай алардан ни рәвешле, нинди усал сатирик чаралар кулланып, көлгән булыр иде икән? дигән сорау-фикер туа.

Татар халкының киләчәккә ышанычы, өмете булган балалар һәрвакыт Тукайның игътибар үзәгендә. Балалар әдәбиятының иҗатында мөстәкыйль юнәлеш булып үсеп китүе шул хакта сөйли. “Бала белән күбәләк”, “Эш”, “Эшкә”, “Гали белән кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи”, “Бишек җыруы” һ.б. саф татар телендә язылган әсәрләре бала күңеленә якын буяуларда, хезмәткә, халкыңа мәхәббәт, әхлак, намуслылык, әдәби зәвык тәрбияләү рухы белән сугарылганнар. Жанр таләпләрен тәгаен сиземләгән шагыйрь лирик каһарманын алгы рәткә чыгармаска тырышып, “читтән торып” тасвирлау алымына өстенлек бирсә дә, үз балачагының хатирәләрен, хайваннар дөньясын күзәтүләрен читләтеп уза алмый. Һәр шигырьнең артында, янында ике терсәгенә кулларын куеп, яратып, игелек теләп, көлемсерәп басып торучы шагыйрьне шәйләве кыен түгел. Тукай мирасында битараф шигырь юк.

Тукай иҗатында әдәби телне үстерү халыкның үз шигъри хәзинәсен өйрәнү белән үрелеп бара. Туган телнең иң матур үрнәкләрен ул фольклорда таба һәм рухи мирасыбызны фәнни-гамәли өйрәнүне 1910 елда “Халык әдәбияты” исемле җәмәгатьчелек алдында ясаган тирән эчтәлекле чыгышында башлап җибәрә, аерым җырларның (“Тәфкилев көе”, “Ашказар көе”, “Җизнәкәй” һ.б.) килеп чыгышын халык тарихы, моңы белән бәйләп аңлата, мифология мотивларын, җыр өлгеләрен әдәбиятта үстерү үрнәкләрен биреп калдыра (“Су анасы”, “Авыл җырлары” көлтәләре). Туган телебезнең гүзәллеген, сыгылмалы көчен, халык рухына якынлыгын гаҗәеп бер камиллек белән әйтеп биргән “Туган тел” (1910) шигырьләреннән башка бер әсәр язмаса да, Тукай әдәбият тарихында калыр иде. Бу шигырь халкыбызның яшәеше өчен иң авыр елларда милләтебезгә рухи канат куйган, өмет нуры бөркегән әсәр булды, ә инде үткән гасырның 90-нчы елларында, милли күтәрелеш чорында, татар халкының гимны дәрәҗәсенә күтәрелде. Шигырьнең илаһи тәэсир көчен лирик каһарманның шәхси кичерешенең тирәнлеге, туган милләтенең иң югары хисси омтылышын чагылдыруы тәшкил итә.

Шул рәвешле, Тукай шигърияте аның шәхесеннән үсеп чыга, алар бер-берсеннән аерылгысыз. Шагыйрь шәхесе үз чиратында татар халкына хас иң гүзәл сыйфатларны, чынбарлыкка мөнәсәбәтне, рухи бөеклеген, тарихи фаҗигасен, матурлык дөньясын чагылдыра. Озын чылбыр халык – шәхес – шигърият кебек аерылмас буыннардан тора. Нәкъ менә шул табигый бөтенлек нәтиҗәсендә Тукай яшәгән, иҗат иткән еллар вакыт ягыннан ераклашкан саен, иҗатының мәгънәви тирәнлеге, сәнгати көче, лирик каһарманының кичереш байлыгы тирәнрәк ачыла бара.

Күренекле әдәбият галиме, язучы Гали Рәхим ХХ гасыр башында ук Тукайга иң төгәл бәясен бирде. “Халык үзенең җырчысын аралап алды... Ул һаманда безнең беренче “халык шагыйре”без булып калыр”.

P.S.: cтатья выполнена при финансовой поддержке РГНФ (грант №12-14-16033)

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН, Радик САБИРОВ

Комментариев нет: