понедельник, 22 апреля 2013 г.

Татарга ни җитешми?


Бибинур СабироваБибинур СабироваБу сорауны татар да куя үз-үзенә, идарә органнары җитәкчеләре дә шул ук сорауны китереп куя безнең алдыбызга. 20 ел дәвамында милли хәрәкәтне җентекләп өйрәнеп килгән кеше буларак, татарга ни җитмәгән дигән сорауга минем үз җавабым бар.

Беренчедән, татарга бердәмлек җитешми, дибез, бу турыда әйтми калган кеше юк, ә шулай да берләшүгә ирешеп булмый. Милләттәш милләттәшне ашаудан туктамый торып, бердәмлеккә ирешү мөмкин булмаячак.

Икенчедән, дәүләт алдында милләт мәнфәгатьләрен яклый белү җитешми безнең халыкка, бу эштән татар зыялылары читтә тора.

Өченчедән, милли-мәдәни мохтариятләр милли үсеш юлында киртә булып тора.

Милли-мәдәни мохтариятләр турындагы Русия кануны кайчан чыгарылды? Милли хәрәкәт көч ала башлагач чыкты ул канун, милли үзаңны томалау, милли хәрәкәтне басу, аны бәйрәмнәр үткәрүгә генә әйләндереп калдыру, сәяси мәсьәләләрдән читләштерү өчен. Бу канунның төп асылы шунда: милли-мәдәни мохтарият идарә органнары өчен төп иҗтимагый оешма, милләт өчен булган чаралар бу оешма аша гына диярлек үткәрелә. Дәүләт сәясәте милләтләр үсешенә киртәләр кора торган кануннар кабул итеп гамәлгә керткәндә, ничек инде сәясәттән читтә торып милләтне саклап калып булсын?!

Мохтарият - идарә органнарының кесә оешмасы, аның җитәкчеләрен дә идарә органнары куя, аны халык вәкилләреннән сайлату формаль төстә генә үтә, җитәкчене сайлап куючылар белән алдан ук әзерлек эше үткәрелә.

Иң зур бәла - халкыбыз туган телне сакламый, аны саклау чараларын күрми, тиешенчә көрәшми. Татар мәгълүмат чараларының күпчелеге милли үсеш сүнүенең сәбәпләрен ачып күрсәтмиләр, бәйрәмнәрне, ярышларны аллы-гөлле итеп күрсәтү белән мавыгалар, шуны милли үсешнең чәчәк атуы итеп күрсәтергә тырышалар.

Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте Русия регионнарындагы татар милли-мәдәни мохтариятләр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый алмый, чөнки аның максатларын, милли үсештә тоткан урынын, ролен ачыкламый, урыннардагы милли-мәдәни мохтариятләр эшенә анализ ясамый, нәтиҗәләр чыгармый, чөнки ул милли-мәдәни мохтариятләр турындагы кануннан читкә бер адым да ясый алмый, ясарга теләми дә бугай.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре http://www.azatliq.org/content/feature/24965003.html

Комментариев нет: