понедельник, 1 апреля 2013 г.

Балалар китабы – сихри бер дөнья


Балалар китабы – сихри бер дөнья
2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.

Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми.

Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Кеше хәзер китап укымый, дип уфтанырга яратабыз. Соңгы ике дистә ел эчендә “Дөнья балалары нәрсә укый?” темасына үткәрелгән халыкара тикшеренүләр бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксынуын күрсәтә бит.

Әмма шулай булса да, матур, төсле китап күрсәтсәң, һәрбер сабыйның күзендә очкын кабына. Кыскасы, балалар китабына ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мөмкинлекләр дә хәзер башка. Нинди генә форматта һәм кыяфәттә, нинди генә материалдан басылмый алар. Күренекле язучы М. Горький да балалар әдәбиятын зур бер “суверен держава” дип атаган.

Беренче китап кайчан басылган?

Бик борынгы заманнарда кешеләр агач кайрысына, балавыз һәм балчык тактачыкларга, металл кисәкләренә язганнар. Соңрак кәгазьгә күчкәннәр. Борынгы китаплар зур һәм авыр булган. Аларның тышларын хәтта асылташлар белән бизәгәннәр.

Без белә торган китап XV гасырда гына барлыкка килгән. Нәкъ шушы чорда Европада Иоганн Гуттенберг китап баса торган җайланма уйлап тапкан. XIX гасыр уртасында пар белән баса торган машиналар һәм пресслар барлыкка килә.

Беренче татар китабының туган көне

Безнең борынгы бабаларыбызның язма истәлекләре “рун язуы” дип аталган. Алар безнең эрага кадәр V гасырда барлыкка килгән. Бу язулар ташка чокып язылган, аларны “чөй язуы” дип тә атыйлар.

Соңрак, Болгар чорында, язу өчен мамыктан ясалган кәгазь кулланыла башлый. Ул Европада киң таралган пергаменттан күпкә чыдам саналган. Нәкъ шушы чорда бабаларыбыз телендә “китаб” сүзе пәйда була.

Ислам дине кабул ителгәннән соң, Болгарда гарәп язуы киң тарала. Текстлар махсус кәгазь битләренә языла һәм төргәк рәвешендә саклана башлый. Беренче татар китабы 1612 елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. Казанда исә беренче китап 1800 елда типография ачылгач кына дөнья күрә.

Балалар китабына 355 ел

Беренче балалар китабы 1658 елда Англиядә басыла. Бу чех педагогы Ян Каменский тарафыннан төзелгән латин дәреслеге була. XVIII гасырда Даниэль Дефо һәм Джонатан Свифт исемле язучылар “Робинзон Крузо” һәм “Гулливер маҗаралары” исемле атаклы романнарын иҗат итә. Шушы китаплар барлыкка килгән көннән “балалар әдәбияты” дигән могҗизалы дөнья капкалары ачыла.

Балалар әдәбиятының “алтын чоры” дип XIX йөзне атыйлар. Бу чордан башлап сабыйлар өчен күпләгән мавыктыргыч әсәрләр иҗат ителә.

Комментариев нет: