пятница, 26 апреля 2013 г.

2013 елда Тукай премиясе лауреатлары – бишәү



2013 елда Тукай премиясе лауреатлары – бишәү
26 апрельдә – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан башкаласы Казанда традицион “Шигърият бәйрәме” узды. Бу көнне иртә белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың күренекле дәүләт, мәдәният һәм сәнгать әһелләре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.

фото: president.tatarstan.ru

Төш вакыты якынлашканда шәһәрнең М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында зур бәйрәм программасы башланды. Анда быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм “Сәләт” яшьләр оешмасы тарафыннан оештырылган яшь иҗатчылар республика бәйгесендә җиңүчеләр чыгыш ясады. Барлыгы бәйгедә 150 бала катнашкан, аларның 10 сы - җиңүчеләр рәтендә. Яшь талантлар “Сәләт” лагеренә юлламалар һәм төрле үрнәктәге заманча цифрлы техника белән бүләкләнде. Гран-прига лаек булган Биектау районының Әлдермеш авылы урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы, яшь шагыйрә Алисә Сәгыеваны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев котлап, җиңүче бүләген тапшырды.


“Шигърият бәйрәме”нең иң матур өлеше – ул Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең чираттагы лауреатларын игълан итү тантанасы. Татарстан Президенты имзалаган 2013 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру турындагы Указны сәхнәдән республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова яңгыратты.


Римма Ратникова үзенең чыгышын Тукайның “Бәйрәм бүген!” шигырен уку белән башлап җибәрде. Ул президент, Дәүләт Советы, хөкүмәтебез исеменнән “Шигърият бәйрәме”нә җыелган барча халыкны Туган тел көне белән тәбрик итте.


Быел, премияне тапшыру кагыйдәнамәсеннән чыгарма буларак, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге биш кешегә бирелде. Алар - Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Казан, Уральскидагы Тукай музейларында тематик күргәзмәләре өчен Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров, “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары һәм “Хатыннар сагышы” әсәре өчен язучы Нәбирә Гыйматдинова, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган “Кара чикмән” спектаклендә - Буретта, “Курчак туе”нда – Наташа, “Арбалы хатыннар” спектаклендә Гайшә образларын иҗат иткәне өчен Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Алсу Гайнуллина, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать остасы - Габдулла Тукай истәлегенә багышлап, күн мозаикасы техникасында башкарылган хезмәтләр циклы өчен Софья Кузьминых һәм “Җиңүнең хатын-кыз йөзе” бишенче симфониясе өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Шамил Тимербулатов.


Лауреатлардан беренче булып Нәбирә Гыйматдинова сүз алды. Язучы ханым иҗатына югары бәя бирүләре өчен республика җитәкчелегенә һәм укучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Әлбәттә, минем әсәрләремне көтеп алып укыган укучыларыма зур рәхмәт”, - диде лауреат. Алсу Гайнуллина үзенең чыгышында: “Габдулла Тукай – һәр татар кешесе өчен иң кадерле исем. Габдулла Тукай бүләгенә ия булу иҗат кешесе өчен - ул иң олы бүләк. Без кечкенәдән Тукай әкиятләре, шигырьләре белән үстек, аның иҗаты безне гомеребез буена озата бара”, - дип сөйләде.


Шигърият бәйрәмендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, төрле елларда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиевләр һәм бүгенге көндә актив иҗади тормыш белән яшәүче егетләр һәм кызлар үзләренең шагыйрьләрен укыды.

Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары

Комментариев нет: